Март аеннан башлап Русия Украинаның оккупацияләгән җирләрендә (украиннарны биредә канунсыз тотып торалар) кимендә 21 фильтр лагеры оештырган. Бу хакта Йель университеты тикшеренүчеләренең хисабында әйтелә. Документ Conflict Obseratory проекты сайтында чыкты, проектка АКШ дәүләт департаменты ярдәм итә.
Хисап авторлары ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар һәм читтән торып уздырган тикшеренүләр нигезендә шундый 21 лагерның кайда урнашу ихтималын ачыклаган.
Белгечләр аны төп дүрт категориягә бүлә: теркәү пунктлары, теркәүләрен көткән затларны тоту урыннары, озак вакытлар сак астында тоту урыннары - тикшерү изоляторлары һәм төрмәләр.
Тикшеренүчеләр искәртүенчә, "сак астында тоту шартларына антисанитария, ризык һәм су җитмәү, кысанлык һәм җәфалаулар да керә дип фаразлана". Хисап авторлары бу объектларны бәйсез күзәтүчеләр дә күрә алырга тиеш дип таләп итә.
АКШ дәүләт департаментында Мәскәүдән "фильтр аша уздыру" тәҗрибәсен туктатуны таләп итәләр. Фильтрлау лагерлары, украиннарны мәҗбүри депортацияләүләре турында мәгълүматлар җыю өчен оешма 9 миллион доллар акча да бүлеп биргән.
Русиянең Вашингтондагы илчелегендә бу хисапны ялган дип атадылар.
Элегрәк мәгълүмат чаралары Русия белән чиктә фильтрлау лагерларыннан узган украиннар турында язган иде. Аларның күбесе рәхимсез мөнәсәбәткә һәм янауларга зарланды. "Фильтрлау" барышында Украина хакимиятен хуплауда шикләнелгәннәрне алып киттеләр, аларның язмышы билгеле түгел дип сөйли украиннар. Шулай ук алар күпләрнең документларын тартып алдылар, Русия ватандашлыгы алуны таләп иттеләр дип хәбәр иткән.
Украина хөкүмәте мәгълүматынча, сугыш дәвамында Украинадан Русиягә 1,6 миллион кешене мәҗбүри алып чыкканнар. Азатлык бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!