Пермьнең 29нчы төзәтү колониясендә тоткыннар баш күтәргән

Иллюстратив рәсем

“Хөкем ителгәнннәрнең туганнары бу колониядән даими зарланып тора, чөнки хөкем ителгәннәр айлар буе штраф изоляторларында утыра”, дип сөйли хокук яклаучы Оксана Асауленко. ФСИНның Пермьдәге идарәсе матбугат хезмәтендә колониядә фетнә чыгуы – дөрес мәгълүмат түгел, дип белдерделәр.

Пермьнең 29нчы төзәтү колониясендә фетнә чыккан. Бу хакта Пермьдәге хокук яклаучы Оксана Асауленко җиткерде. "Хөкем ителгәннәрнең төрмә җитәкчелегенә каршы фетнәсе булуын хәбәр итәләр. Җиһазларны җимергәннәр, ватканнар. Мөгаен штраф бүлмәләрендә утыручылар баш күтәргәндер", ди ул.

Хокук яклаучы үзенә тоткыннарның туганнары мөрәҗәгать итә башлавын искәртә, алар бу хәл аркасында колониядәге якыннары белән күрештерми башларлар дип курка. "Бу хәл булгач, инде очрашуга кергән кешеләрне дә очрашудан чыгарганнар", дип язды ул 8 марттагы хәбәрендә.

"Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә Асауленко колониядә таксофоннарны да өзеп куюларын искәрткән.

"Бу колония шул ягы белән билгеле – биредә штраф изоляторына һәрчак күпләгән: 40 ка кадәр һәм аннан да күбрәк кеше ябыла. Бу колониядә беренче тапкыр хөкем ителгәннәр утыра. Һәм без күп тапкырлар шуңа игътибар итәргә чакырдык – штраф изоляторларында бу кадәр кеше утыруы – нормаль хәл түгел", дип сөйләгән ул.

Асауленко искәртүенчә, бу колониядәге кешеләр үзләрен тоту шартларына зарланмый, чөнки төрмә җитәкчелегеннән курка.

"Тоткыннар янына килгән чакта бернинди мәгълүмат та белешә алмадык диярлек. Былтыр биредәге штраф изоляторларында күп тоткыннар кан тамырларын кискән, дигән мәгълүмат та килгән иде безгә. Прокуратура һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе (ФСИН) бөтенесен кире какты. Тоткыннарны очраштырмый башладылар. Без Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән колониягә килгәч, безне озак күрешүләр үтә торган бүлмәгә кертмәделәр. Имештер, анда төзекләндерү эшләре бара диделәр. Аннан киткәч кенә күпләгән тоткыннарның үз-үзләрен яралавы турында белдек", дип сөйли хокук яклаучы.

Асауленко узган елның сентябрендә колониядә тагын бер гадәттән тыш булуын: бер тоткынның икенчесен гантель белән үтерүен искә ала.

"Хөкем ителгәнннәрнең туганнары бу колониядән даими зарланып тора: алар якыннары янына озын очрашуларга килә алмый, чөнки хөкем ителгәннәр айлар буе штраф изоляторларында утыра", дип сөйли ул.

ФСИНның Пермьдәге идарәсе матбугат хезмәтендә бүген, 9 мартта әлеге хәл уңаеннан фикер белдерделәр. 29 нчы төзәтү колонисендәге фетнә турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, диделәр.

  • Русия колонияләрендә утыручы тоткыннар андагы шартларга, төрмә җитәкчелегенең мөнәсәбәтенә протест белдереп, моңа кадәр дә баш күтәрде.
  • Әйтик 2021 елда Иркутски өлкәсенең 2нче төзәтү колониясендә ике хөкем ителүченең үлеме сәбәпле, тоткыннар ачлык игълан иткән иде. Эчке документларга күрә, бу колониядә хөкем ителүчеләрне түбәнсеткәннәр, анадан тума чишендергәннәр, кыйнаганнар, кулларын богаулаганнар, идән буйлап сөйрәп йөрткәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!