19 май Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында "дошманнар" Русияне дистәләгән дәүләткә бүләргә тели дип белдерде. Соңгы вакытта Путин әлеге мәсьәләне еш күтәрә башлады. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Русия башлыгы милли республикаларның аерылып чыгуыннан курка дип саный. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан бирле бу хакта сөйләшүләр көннән-көн арта бара.
Кавказ федераль бүлгесендә узган очрашуда Путин "дошманнар"ны "неоколониаль сәясәт" алып баручылар дип атады.
"Русияне дистәләгән кече дәүләтләргә бүләргә кирәк дип әйтәләр. Ни өчен икәне аңлашыла — алга таба үз ихтыярларына буйсындыру, эксплуатацияләү, үзләренең мәкерле мәнфәгатьләрендә куллану өчен", диде ул. Шул ук вакытта Көнбатыш илләре лидерлары, Украинага булышып, Русиянең таркалуын максат итүен кире кага.
Путин чыгышында шулай ук Русиянең меңъеллык тарихы дәвамында күпмилләтле дәүләт булып оешуын, сугыш вакытында бердәмлек көчәюе турында әйтте. Русиянең Украинага каршы сугышында барлык халыкларның да катнашуын белдерде.
Әлеге "бердәмлек"тә ул "бөек урыс теле"нең үзәктә торуын ассызыклады.
Путин бу "бердәмлек" чорында Русиядә халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе артуын искәртте. Ул "объектив статистика" нигезендә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү өчтән бергә артуын әйтте. 2017 елда ул 63 процент булса, 2022 ел ахырына 94,2 процентка җиткән.
"Күпчелек кеше үзен иң элек илнең ватандашы итеп тоя, беренче урында этник төркемгә түгел, Русия җәмгыятенә, дәүләткә бәйле булуын әйтә", диде ул.
Путин әлеге фикерләрне, ягъни Русиянең гражданлык милләтен коруны милли сәясәт Стратегиясенә кертергә тәкъдим итте. Хөкүмәт һәм белгечләргә төзәтмәләрне карарга фәрман бирде.
БУ ТЕМАГА: Һелен Фоллер: "Татарстан демократик дәүләт була ала"Әлеге идеологик милли сәясәт Татарстанда да чагылыш тапты. Сугыш дәверендә республика тиз арада Конституциясен үзгәртергә, президент атамасыннан колак кагарга мәҗбүр булды һәм кисәк кенә урыс телен яклауга кереште.
Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Урыс телен яклау чарасы буларак Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, ә татар теле башка туган телләр белән берләштерелде. Быел Татарстанда урыс теле берләшмәсен төзергә җыенулары да әйтелде. Узган атна Рөстәм Миңнеханов "Русия — ислам дөньясы" стратегик күзаллау утырышында янә русофобия мәсьәләсен күтәрде.
Русия гражданлык милләтен коруда, Путин фикеренчә, мигрантлар да аерым урынны алып тора. Читтән килеп эшләүчеләр өчен ул элекке совет республикаларында урыс мәктәбен ачу кирәклеген әйте.
Мигрантлар мәсьәләсендә "дошманнар" аерым проблемнар тудырырга тели дип саный Путин. Ул Көнбатышта мигрантларның җирле телне белмәвен мисал итеп китерде.
"Алар үзләрен бу дәүләтләрнең ватандашлары буларак хис итми, еллар буе яшәп тә җирле телне белми. Бу гаҗәп хәл, ләкин факт", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Британ күзләве: Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрәШул ук вакытта 2017 елда Путин милли республикаларда яшәүче урысларның җирле телне өйрәнергә теләмәвен яклап чыкты һәм милли телләрне укытуны ихтыярига калдырды.
Әйтергә кирәк, сугыш башлану белән Путинның Көнбатышны Русияне таркатырга тырышуда гаепли башлавы ешайды. Быелның 26 февралендә ул Русия таркалса, мәскәүләр"(московиты), ураллар (уральцы) һәм башкалар булачак", дигән иде. Аның сүзләренчә, мондый планнар "кәгазьдә бар". "Барысы да язылган, барысы да кәгазьдә язылган", диде Русия президенты. Ул бу очракта урыс халкы "бүгенге формада яшәвен туктатачак" дигән фикерен әйтте.
Элегерәк ул берничә тапкыр АКШның элеккеге Дәүләт секретаре Мадлен Олбрайтның имеш "Себер байлыгының бер илгә генә каравы гаделсезлек" дигән уйлап чыгарылган өземтәсен кулланды. Интернетта 2000 елдан бу сүзләрне АКШ сәясәтчесе әйткән дигән сүзләр таралды, әмма ул аларны беркайчан да әйтмәве билгеле.
Cоңгы елларда Путин "милли республикалар – акрынлап шартлаячак мина ул" дигән сүзләрне еш кабатларга ярата иде.
Путинның Русиянең таркалу ихтималы турында еш әйтә башлавы нәрсәне аңлата? Бу милли республикаларга атап әйтелгән фикерме? Әллә урыслаштыру кампаниясен алып баруга һәм яңа эзәрлекләүләр үткәрүгә бер сылтаумы? Яки чыннан да Русиянең таркалуына җирлек бармы? Азатлык сәясәт белгече Руслан Айсин һәм публицист Харун Сидоров белән сөйләште.
БУ — ПУТИННЫҢ ЧЫНБАРЛЫКТАН КУРКУ РЕАКЦИЯСЕ
Айсин фикеренчә, бу Путинны бүгенге чынбарлыктан курку реакциясе, чөнки "ФСБ аңа барысын да җиткереп тора".
— Бу, беренче чиратта, бүген киң колач җәйгән хәрәкәт эшенә булган реакция, — ди ул. — Әлеге тема алга китте, аның белән мавыгучылар артты. Урыс мәдәниятен кире кагу да шуның белән бәйле. Русия хакимияте "урыс дөньясы"ның нигезе бик сай булуын күрә. Шуңа күрә Путин русияләрне безнең сәясәтне хупламасагыз, деколонизация сезнең башыгызга төшәчәк, илне җимерәчәкләр дип куркыта. Миңа калса, бу Путин режимының соңгы сулышы. Хакимият бәйсезлек идеясыннан курка, чөнки астан күтәрелгән бу хәрәкәтне алар туктата алмый. Административ чаралар кертелсә дә, халык үзаңын үзгәртеп булмый.
Русиядә менталь таркаулык бара. Сугыш шуны күрсәтте, сугышырга теләүчеләр күп түгел. Путин милли батальоннар төзеп, азчылык халык вәкилләрен сугыш утына ташласа да, моның нәтиҗәсе булмады. Сугыш йогынтысында деколонизацион хәрәкәт көчәеп китте. Ленин Русия империясендә милли мәсьәлә хәл ителмәде, шуңа таркалды диде. Хәзер дә шул ук хәл күзәтелә.
БУ ТЕМАГА: "Сугышта уңышлар булмаса, Русия бар ачуын милли республикаларга, азчылык халыкларга, мөселманнарга юнәлтә ала"Путин китергән саннарга килгәндә, Руслан Айсин аларга ышанмаска чакыра. Моны ул "урыс дөньясы" урынына алмашка килүче төшенчә дип атый һәм халык фикере белән уйнау дип саный.
— Мин бу саннарга ышанмыйм, чөнки Русиядә социология юк дәрәҗәсендә, — ди ул. — Икенчедән, Русиядә гражданлык үзбилгеләнү принцибы гомумән юк, чөнки гражданлык институтлары оешмаган. Әлеге төшенчә Франциядә, Германиядә бар. Аларда башта этник милләт, аннан сәяси милләт, соңыннан гражданлык милләте оеша. Бу мантыйк нигезендә баручы табигый баскыч. Бер баскычтан өченчегә сикереп булмый. Путин күп нәрсәләрне бутап әйтә, бәлки аны махсус бутыйлардыр. Татарлар, чеченнар, якутларны үз эченә алган "Урыс дөньясы" төшенчәсе тормышка ашмады, хәзер "россиян" дигән үзбилгеләнүгә кайттылар. Бу - манипуляция.
Тоталитар дәүләттә социология була алмый, булса да ул ялган саннар була. 1991 елда СССРны саклап калу өчен үткәрелгән референдумда халыкның 90 проценты яклап тавыш бирде. Аңлашыла, Урта Азия республикалары Мәскәү ничек куша, шул саннарны язып бирергә күнеккән. Нәтиҗәдә, ярты елдан соң дәүләт таркалды. Минемчә, алар Русиядә нинди хәлләр барганын аңламый.
ПУТИН РУСИЯНЕҢ БҮЛЕНҮ ИХТИМАЛЫНА ҖИТДИ КАРЫЙ
Публицист Харун Сидоров фикеренчә, Путин китергән статистика кыска вакыт эчендә ишелеп төшәргә мөмкин. Бүгенге вазгыятьне ул Беренче дөнья сугышы вакыты белән чагыштыра.
"Бүген ике модель бар. Беренчесе — 1941-1945 елда төрле каршылыклар булуына карамастан, совет халкы җәмгыять буларак ныгыды. Икенче модель — 1914-1917 елгы вакыйгалар. Ул вакытта ура-патриотизм кәефе белән сугышка киттеләр. Русияне яклап Маннерһайм, Cкоропадский, мөселман бүлекчәләре, атаман Краснов каһарманнарча сугышты. Ахыр чиктә бу империя җиңелгәннән соң, монархка тугры булучылар үзаңы ишелеп төште. Санаулы айлар эчендә бу Русиядә дә кабатлана ала. Империяне хәрби юл белән тота алган мәлгә кадәр барлык милләтләрнең үзаңы төшереләчәк. Шулай да милли үзаң тирәндә, йоклаган рәвештә саклана һәм әчи бара. Империя белән коллапс булса, бу статистика чүп тартмасына төшеп китәчәк", диде ул.
Публицист фикеренчә, Путин Русиянең төрле өлешләргә бүленү ихтималына җитди карый.
"Русия хакимияте моны куркыныч яный торган мәсьәлә буларак күрә. Минемчә, бу алар алып барган сәясәтнең нәтиҗәсе, гәрчә үзләре сәясәтне бу проблем чыкмасын өчен алып бардык дип саный", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Брүссел форумы: татар-башкортлар Европа парламентында ниләр сорадыХарун Сидоров сүзләренчә, бу чыгыш Путинның идеологик карашларына бәйле.
"Путин Русиясендә милли республикаларның киләчәге юк, аларны юк итү - вакыт эше генә. Бүген хакимияткә сугышны бетереп, "тарихи Русия"нең тышкы чикләрен билгеләү мөһим. Шуннан соң алар эчке реформага керешәчәк. Миңа калса, Конституция үзгәртеләчәк, чөнки ул хакимиятне идеологик яктан канәгатьләндерми. Бу хакта даими төстә әйтеп торалар. Йә Володин милләтләрнең үзбилгеләнүенә каршы чыга, йә Бастрыкин дәүләт идеологиясе тыюлуны бетерергә чакыра. Әлегә алар кискен адымнарга бара алмыйлар. Ахыр чиктә алар төрле сылтау белән республикаларны эреләндерәчәк дип уйлыйм.
Әгәр империя җимерелсә, Русия составындагы республикалар форматы үз-үзен юкка чыгарачак. Алар үз юлын эзләп, күршеләре белән элемтәне тулы канлы дәүләт буларак корачак", дип саный ул.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң нигездә чит илгә китәргә мәҗбүр булган милли хәрәкәт вәкилләре бәйсезлек идеясен күтәрә башлады.
- Узган ел ахырында узган Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә Русиянең азат халыклары форумының дүртенче җыенында Татарстан, Башкортстан, Чечняның бәйсезлеге турында сөйләштеләр.
- Ел башында Русиядәге төрле милләт хәрәкәтләре вәкилләре Европа парламенты бинасында Мәскәүнең азчылыкларга булган басымы турында сөйләде, республикаларга бәйсезлек сорады. Аларга җавап буларак, "бу катлаулы тема", "Көнбатыш Русия эчендә төбәкләр арасында сугыш булдырмау турында уйларга кирәк" диештеләр.
- Милли республикаларның мөстәкыйльлек алу ихтималы турында төрле сәясәт белгечләре, экспертлар да еш сөйли башлады. Антрополог, Татарстанны өйрәнүче эксперт Һелен Фоллер фикеренчә, Татарстан өстендә Мәскәү тормаса, ул демократик дәүләт була ала. Ул сугыштан качып чит илләргә киткән татарларның дөньяга карашы үзгәрәчәге һәм алар Татарстанны яңадан кору идеяләре белән кайтачак дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!