Болгарда яңа кунакханә төзү эше тукталган

Болгардагы "Кол Гали" кунакханәсе

Бу төзүчеләр гаебе белән бәйле.

Болгар шәһәрендә яңа кунакханә төзү эше тукталып калган. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

"Монда төзүчеләр буш кешеләр булып чыкты. Андый кешеләр белән эшләргә күнекмәгән дә һәм кирәкми дә. Үзебезнең акчага кунакханә төзибез диләр. Аннан бер-ике көн үткәч миңа Казанга шалтраталар: "Иптәш Шәймиев, ПГСны кайдан алырга икән?" Мин әйтәм, ПГСны әзерләдегезме дип мин шалтратырга тиеш. Булыр-булмас, бәхет кошы үзеннән-үзе кунмасмы дигән кешеләр белән эш итеп булмый", диде ул.

Аның сүзләренчә, яңа кунакханә гаилә белән килүчеләргә ташлама бирүне күзалларга тиеш булган.

Җәй башында Болгарда өч йолдызлы кунакханә төзеләчәге хәбәр ителгән иде. Ул Болгарның тарихи өлешеннән читтә, Икмәк музее артында урнашачак диелде. Аның урынын Миңтимер Шәймиевкә күрсәткәннәр иде.

Өч катлы кунакханә 300 кешегә исәпләнәчәк, алар өчен 185 номер каралган диелде. Корылмада конференц-зал, балалар уен залы, ресторан булыр дип көтелде. Кунакханәне 2024 елның җәенә төзеп бетерергә теләделәр. Ул гади туристлар өчен исәпләнгән дип ассызыкланды.

Соңгы елларда Болгарда өч йолдызлы кунакханәләр җитмәү сизелә.

2018 елда Болгарда биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсе ачылды. Ул гади туристлар өчен түгел, күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалды. Җәйге чорда бер төнгә кунып чыгу өчен хаклар 22 500 сумнан 45 900 сумга кадәр җитә. Моңа кадәр ресторанда хәләл ризыклар белән беррәттән хәмер дә тәкъдим ителде.

Кунакханәләр Болгарда гына түгел, Татарстанда да җитмәү сизелә.

2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Туристлар саны алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк булды. Узган ел тарихи шәһәрдә 830 мең турист һәм зыярат итүче килгән. 2023 елның сигез аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!