Ростислав Морзаголов үзенең эзләүгә игълан ителүен шәрехләде: "Алар үзләре эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында булачаклар"

Ростислав Морзаголов

Русия эчке эшләр министрлыгы Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовны эзләүгә биргән.

Морзаголов "Idel.Реалии"-га үзен эзләүгә игълан итүләренә аңлатып бу эш белән шөгыльләнүчеләр киләчәктә үзләре аларны алыштырачагын, аерым алганда "эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында һәм башка шундый нәкъ алар лаеклы урыннарда булачаклар," диде.

Аның сүзләренчә, failed state (уңышсыз дәүләтнең) зәгыйфь вәкилләре генә шундый ахмак системны булдыра ала. Кешеләрне хурлау, аларны җинаятьче дип игълан итү һ.б алар тарафыннан зур казаныш дип кабул ителә.

"Бу гарип, канунсыз, яшәү өчен хокукы булмаган дәүләтнең тиздән көн батымына шаһит булырбыз", диде ул.

Морзаголовка ике җинаять эше ачылуы турында быел май аенда хәбәр ителгән иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

  • 2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте. Морзаголов элек "Ачык медиа" дип аталган хәзер NEVZLIN media дип аталган YouTube каналда эшли.
  • 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!