28-29 март көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Русиякүләм “Мастер-класс” бәйгесенең 2нче туры үтте. Чарада укытучылар 15 минутлык дәрес үткәрде һәм үз эшләренә анализ ясады.
Бәйгене оештыручылар сүзләренә караганда остаханәгә катнашучы укытучылар башта районнарда уздырылган ярышта җиңеп чыккан. Аннары аларның эшләре, альбомнар һәм дискетлар формасында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән.
Укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, аларның педагогик эшчәнлеген активлаштыру, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп алган бәйгенең нәтиҗәләре соңрак ачыкланачак.
Икенче турда 40 район һәм 5 төбәк укытучылары катнашкан
Быелгы бәйгедә 40 районнан җиңеп чыккан укытучыларның барысын да катнаштырырга булганнар. Бу бәйгегә шулай ук Русиянең 11 төбәгеннән дә эш килгән булган. Алар арасыннан Удмуртия, Оренбур, Мордовия, Мари Иле һәм Башкортстандагы татар теле укытучылары финалга чыккан.
Татарстан мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы өлкән укытучысы Гөлүсә Низаметдинова сүзләренчә, бүгенге көндә татар теле укытучысы дәреслек һәм методик әсбапларга кытлык кичерми, әмма проектлар эшчәнлеге өлкәсендә чишеләсе эшләр күп әле.
“Татар теле укытучыларының 35-40%ы компьютер белми”
“Татар теле укытучысының проблемалары күп анысы. Шуларның берсе – укытучының проект белән презентацияне аерып бетерә алмавы.
Моның белән беррәттән татар теле укытучыларының 35-40 %ы компьютер һәм смарт-такталар белән эшләү тәртибен белеп бетерми. Без инде үз курсларыбызда менә шушы проблемнарны яктыртырга тырышабыз”, ди Низаметдинова.
Республикада һәр укытучы һәрбер технология белән таныш булып, үзенә файдалысын сайлап алырга тиеш. Ә менә аларның шушындый остаханә, семинарларда катнашуы укытучыларга тәҗрибә тупларга ярдәм итә”, ди Низаметдинова.
“Әдәбият баланы әдәпле булырга өйрәтә”
Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Гәүһәр Әхмәдуллина сүзләренчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары балалар, ата-ана һәм гаилә белән тыгыз элемтәдә булганда гына авырлыкларны җиңеп чыга ала.
“Әдәбият үзе үк әдәп сүзеннән алынган бит. Әдәбият ул баланы тәрбияләргә, аны кешелекле булырга ярдәм итә. Аны киләчәккә әзерләүдә безнең әдәбиятыбыз беркайчан да саекмасын иде”, ди ул.
“Татар теле һәм әдәбияты фәненә хөрмәт тәрбияләсәк иде. Болар киләчәк буынны хәзерли торган фән дигән караш барлыкка килергә тиеш. Ә укытучы исә бу дәрәҗәне сакларга тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дәреслектән читкә чыгып, йөрәге белән эшли алырга тиеш. Фидакарь укытучылар булганда гына, татар теленә игътибар артыр һәм аның дәрәҗәсе дә күтәрелер”, ди Гәүһәр Әхмәдуллина.
28-29 март көннәрендә оештырылган татар теле укытучылары арасында Русиякүләм “Мастер-класс” бәйгесенең нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.
Әмма җиңүчеләрне 28 апрельдә узачак татар теле укытучыларының Русиякүләм форумы вакытында гына ачыклаячаклар. Остаханә җиңүчесе исә ноябрь аенда Мәскәүдә узачак укытучылар бәйгесендә республиканы вәкиллек итәчәк.