Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре җомга көнне чираттагы утырышын үткәрде. Анда 7 апрель көнне Уфада оештырылачак пикет хакында фикер алышу булды һәм мөрәҗәгать әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.
Мәгълүм ки, Русиядә узган ел үткәрелгән халык исәбен алуның тәүге нәтиҗәләре рәсми төстә бәян ителгән иде. Башкортстан статистика идарәсе башлыгы Әкрам Ганиев та республикада уздырылган җанисәпнең беренче йомгакларын мәгълүмат чараларына җиткерде. Ул йомгакларга караганда, Башкортстанда гомум халык саны кимегән. Бу хакта үз блогында президент Рөстәм Хәмитов та “Республикада халык саны 30 мең кешегә кимегән”, дип язып чыкты.
Республика статистика идарәсе башлыгы Әкрам Ганиев биргән мәгълүматлардан күренүенчә, Башкортстанда милләтләр нисбәтенә караганда, саннар 2002 елда үткән җанисәптәге белән бер чама икән. Менә шушы белдерү Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренең ачуын кабарткан. Чөнки алар да, республикадагы башка татар милли оешмалары да, 2002 елда үткән халык исәбен алу барышында хәрәмләшүләр коточкыч дәрәҗәгә җитте һәм татарлар саны ясалма киметелеп, башкортлар киресенчә арттырылды дип белдерә килде.
Бу җанисәптә исә татар җәмәгатьчелеге республикага яңа хакимиятләр килгәч, хәл үзгәрер һәм милләтләр нисбәте ялганлашуларсыз гына күрсәтелер дип өметләнүен әйтте. Әмма статистика идарәсе җитәкчесе Әкрам Ганиев әйткән мәгълүматлар татар оешмалары вәкилләре өметләрен челпәрәмә китерде.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов әле Уфада уздырылган киңәшмәдә, җанисәп нәтиҗәләре тулысынча рәсми игълан ителми торып, Әкрам Ганиевның милләтләргә караган өлешендә ясаган белдерүе канунсыз дип белдерде.
Бу белдерүгә ризасызлык белдереп, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары 7 апрель көнне Уфадагы Кунаксарай сәүдә-ял итү үзәге янындагы мәйданда пикет оештыру хакында килеште. Аңа кадәр ил җитәкчелегенә һәм республика президенты исеменә шушы мәсьәләгә кагылышлы бер мөрәҗәгать тә әзерләнәчәк. Ул мөрәҗәгатьне язу өчен оештыру төркеме төзелде.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов әйтүенчә, татар милли оешмалары узган елдагы җанисәп вакытында булган хәрәмләшү очраклары хакында кире каккысыз дәлилләр туплый.
“Халык исәбен алуның милләтләргә караган өлешендә татарлар тагын күпләп башкорт дип яздырылган очраклар хәттин ашкан. Тулы рәсми мәгълүматлар игълан ителү белән, без шул очраклар буенча мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итә башлаячакбыз. Ә аңа кадәр урам җыеннары, пикетлар оештыру мәгъкуль була”, ди ул.