Соңгы парламент сайлавы нәтиҗәләренә караганда, Кәркүктә гарәп дөньяви партиясе җыйган тавышлар көрд коалиция партиясе тавышына тиң диярлек. Гарәп һәм төркмәннәр көрдләргә каршы берләште.
7 мартта булган парламент сайлавы алдыннан, Кәркүктә көрдләр күпчелек тавышны алыр дигән фаразлар яңгыраган иде. Мәгълүм булганча, көрдләр җир асты байлыкларына мул бу вилаятьне көрд автоном төбәгенә кушарга хыяллана.
Яшерен батырын түгел, моны көрд сәясәтчеләре ачыктан-ачык әйтеп килде. Ләкин көрдләрдән кала, төбәктәге төркмәннәр һәм гарәпләр моңа катгый каршы торды.
7 мартта узган сайлау нәтиҗәләре әкренләп билгеле була башлады. Тавышларның 80% каралган, әмма нәтиҗә көрдләр теләгәнчә түгел.
Төбәктә сәяси көч үзгәрә
Көрдләргә зур көндәш Гыйрак секуляр партиясе бу юлы күбрәк тавыш җыйды. Әгәр дә бу күрсәткеч шулай дәвам итсә, бу төбәктәге сәяси юнәлешкә тәэсир итәчәк.
Көрдләрнең Кәркүкне көрд автоном төбәгенә кертү теләгенә каршы торган төркмәннәр көрдләргә каршы сайлау чараларында зур тырышлык күрсәткән.
Гыйрак төркмән фронты тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Һиҗран Казанҗы бу максатта нәмзәтләрнең төрле коалиция исемлекләренә теркәлүен әйтә.
"Төркмәннәр төрле сайлау исемлегендә катнашса да, аларны уртак максат берләштерә. Мәсәлән, Кәркүкнең статусы мәсьәләсе. Алар Кәркүкнең бернинди төбәккә керүен теләми. Төркмәннәр үз телләренең Гыйракта рәсми тел булуын таләп итә", ди ул.
Моңа кадәр Кәркүктәге сәяси караш башкача иде. Көрд, төркмән һәм гарәпләр бер-берсенә каршы көрәшә иде.
Гарәп һәм төрекмәннәр Көрд автономиясенә каршы
Мәгълүм булганча, Саддам Хөсәен хакимияте җимерелү белән, АКШ Гыйракта үзәк хакимияте урынына, илдә төбәк хакимиятләрен торгызырга тотынды. Бу карарга Кәркүктәге төркмән һәм гарәпләр каршы чыккан иде.
Көрдләр төбәктәге сугышчыларын АКШ файдасына кулланып, үз автоном төбәген булдырган иде.
Төркмән һәм гарәпләр бары тик 2008 елда гына төбәк хакимияте булдыру фикере белән килешергә булды. Килешүгә күрә вилаять башлыгы көрд булса да, аның ике урынбасары гарәп һәм төркмән милләтенннән булырга тиеш.
Ләкин төбәк хакимияте фикерен башыннан ук хуплаган һәм оешкан көрдләр вилаять мәҗлесендә хәзергәчә күпчелекне тәшкил итте.
Көрдләр Кәркүкне дә Көрд автоном төбәгенә кушарга тели. Ләкин төркмәннәр гарәпләр белән берләшеп, бу сайлауда көрдләрнең бу омтылышына каршы торды. Үзләрен Сәлчуклылар империясенең варислары дип санаган төрки телле төркмәннәр төньяк Гыйракта көрдләрдән соң икенче күпчелек милләтне тәшкил итә.