Качаклар Оштагы үзбәк районнарына кире кайта

Кыргызстан-Үзбәкстан чигендә һуманитар ярдәмнәр аксый, халык кыен хәлдә. Чик буена сыенган үзбәкләр хәлләр яхшыру өмете белән, хәзер кире Ош тирәсендә бәрелешләрдә азрак зыян күргән үзбәк районнарына сыена.
Охтана соңгы вакытта кабынган этник каршылыктан азрак зыян күргән үзбәк районнарының берсе. Ош шәһәреннән тагын да көньяктарак урнашкан Охтанада байрак үзбәкләр яши.

Кыргызстанның төньягындагы үзбәк районнарындагы хәлләрне күзәткән хәбәрчебез Брүс Панниер соңгы хәлләр турында болай белдерде:

"Су һәм ашамлык булуын ишеткән хатын-кызлар балалары белән үзбәкләр күпчелектә яшәгән районнаргa бара. Ярдәм тарату үзәкләре бу җирдә урнаштырыла. Таулы җирдә урнашкан бу районга машина белән кереп булмый, халык җәяү бара. Андагы бай бер үзбәк эшмәкәр халыкка ярдәм итәргә, аларны ашатырга тырыша. Юлларда балаларны саклаган халыкара ярдәм оешмалары халыкка ярдәм ташый", ди.

Ишегаллары "иминрәк"

Күрше районнарда киеренкелек аз да булса басылган. Әлеге районда зур ишегалды булган үзбәк өйләре урнашкан. Өйләрнең тирә-ягында биек агач диварлар булуы халыкка бераз булса да иминлек хисе бирә. Бүген иртә белән елга буенда кер юып йөргән кешеләр күренә. Урамда йоклаган кешеләр дә күренә. Ләкин һава шартлары качаклар өчен авыр. Соңгы өч көндә яңгырлар туктамый.

Качаклар хәле турында хәбәрчебез Брүс хәбәр итте:

"Качаклар зур ишегалды булган өйләргә сыенган. Әлеге районга ничә качак булуын белеп булмый, ләкин алар мең кешедән артыктыр дип уйлыйм. Чатырлар әлегә күренми. Монда тирә-як бәрелешләрдән зыян күрмәгән."

Баррикадалар сүтеп алынмаган

Кыргызстан хәрби көчләренең кичә илнең көньягында этник низаг сәбәпле башланган бәрелешләрне контроль итү максатында юлларга урнаштырган баррикадаларны ала башлаган иде. Шулай да хәбәрчебез Панниер Охтанада әле юлларда баррикадалар алып ташланмавын әйтә:

"Гадәттә район керешендәге юлларда баррикадалар төнлә үк алынып ташланырга тиеш иде. Ләкин монда калдырганнар. Хөкүмәт көчләре юлларны тикшерергә теләсе бу проблема тудырырга мөмкин, чөнки бу хакимиятнең әмеренә буйсынмауны күрсәтә", диде.

Нариманда вәзгыять киеренке

Ош тирәсендә үзбәкләр яшәгән Нариманда исә халык юлларда элеккеләрен ныгытыр өчен яңа баррикадалар куя башлаган.

Ош шәһәр хакимияте баррикадаларның алынуын теләмәгән җирле халык белән хәрбиләр арасында булган каршылыктан 17 кешенең яралануын белдерде.

Низаг булган көньяк төбәктәге хәлләр белән якыннан танышкан "Азатлык" хәбәрчебез, Нариманда бер кешенең хәрби көчләр тарафыннан бик каты кыйналуына үзе шаһит булуын белдерә.

"Яшь, карт димичә монда бик күп кешене кыйнаганнар. Башларына сугып кыйнаганнар. Кешеләрнең паспортын җыеп яндырганнар. Бу кешеләрнең кулларында хәзер рәсми бернинди документ юк, алар инде теләсә дә Үзбәкстанга бара алмаячак, чөнки яннарында кем булуларын исбат итәрлек паспортлары юк", диде.