Татарстанда татар халык әкиятләре каһарманнарының исемнәренә патен алган ширкәт хәзер яңаларын — "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"не дә теркәмәкче була. Бу хакта Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде, дип яза "Республика Татарстан" газеты.
Казан оешмасының яңа тауар билгеләрен теркәмәкче булуы турында Фәррахов Роспатентка мөрәҗәгать иткәннән соң белеп алган. Ул Роспатент белән Икътисади үсеш министрлыгыннан "халык байлыгын яклауны" таләп иткән булган.
— Русия гражданнар кодексының 1483 маддәсе, 4 пунктына ярашлы, аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектларын тауар билгесе итеп теркәү рөхсәт ителми. Әгәр бу таләпләр бозылган булса, тауар билгесен хокукый саклауга каршы төшәргә һәм аны гамәлгә яраксыз дип табарга мөмкин, дип язган ике оешма да җавабында.
Шулай ук Казан оешмасы хәзерге вакытта "Алтынчәч" һәм "Убырлы карчык" тауар билгеләренә патент алмакчы була, дип белдергәннәр.
— Алтынчәч — татар әкияте каһарманы бит ул, һәм композитор Нәҗип Җиһановның шагыйрь Муса Җәлил либреттосына язылган танылган операсы да шулай атала, ул Казанда 1940 еллардан бирле куела. Әгәр беркем дә каршы төшеп мөрәҗәгать язмаса, алар бу хокукларны алачак һәм кабат тауар билгесен кулланган өчен компенсация сораячак. Кешеләрнең әнә шундый бизнес, дип сөйләгән депутат.
Фәррахов әйтүенчә, хәзерге вакытта төп проблем — аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объекларының исемлеге булмавы. Ул шундый төбәк исемлеге булдырырга тәкъдим иткән.
— Ул чакта Роспатент бу реестрга игътибар итәчәк. Татар фольклорын, классикларыбызның әсәрләрен саклап калу һәм популярлаштыру — дәүләт бурычы дип саныйм, дигән ул.
Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов министрлык әлеге хосусый ширкәттән татар әкиятләренең исемнәренә патентларны кире алуны сорап, Роспатентка мөрәҗәгать юллаган. Мөрәҗәгатьтә алар халык байлыгы һәм теге яки бу оешмага теркәлә алмый, дип әйтелгән.
— Әлегә җавап алмадык, тик бу милли байлык реестры төзүгә караганда кыскарак юл дип уйлыйбыз. Тегесе дә кирәк, билгеле. Шулай ук министрлык карамагындагы бөтен оешмаларга да җиткердек, бу ширкәт белән дә, аңа охшаша башкалары белән дә бер сумлык та килешүләр төземәгез дидек, дип сөйләгән Фәйзрахманов.
- Быел октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.
- "Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.
- Башта "Национальные игрушки" ширкәте "Әкият" театрыннан ярты миллион сум акча түләүне таләп иткән булса, Зәйниевнең бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә чыгарганнан соң ширкәт җитәкчесе Искәндәр Әсәнов килешү тәкъдиме белән чыкты. Ул "Коммерсант"ка "Әкият" театры бу каһарманнарны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә риза булуын әйтте.
- Дөнья татар яшьләре форумы әлеге хәл белән килешмичә, Роспатентка хат юллады. "Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: "Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында" федераль канунның II бүлеге, 8нче маддәсе буенча халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый", дип белдерде форумның матбугат хезмәте.
- Азатлык Радиосы аралашкан белгеч бу очракта аерым ширкәт тә, Роспатент оешмасы да гаепле түгел, бу матди булмаган мирас турында канунның камил түгеллеген күрсәтә, дип сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!