Төркиядә сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчураның хатларыннан торган китап басылып чыкты. Ул Акчураның 50 хатыннан тора. Барысы да — якын дусты, Төркия дипломаты, вакытында Польша, Британия һәм башка илләрдә Төркия илчесе булган Әхмәт Фәриткә төрле елларда юлланган шәхси хатлары. Аны басмага галим Исмаил Төркоглы әзерләп чыгарды. Китап 2 мең данә тираж белән дөнья күрде. Галим сүзләренчә, бу хезмәт басылып чыксын өчен өч ел гомер кирәк булган. Хатларны уку шактый авыр булды, дип аңлата ул. Китап төрек телендә басылып чыкты, әмма башлыча ул татарларга кызык һәм кадерле, ди галим.
Йосыф Акчура дустына нинди хатлар язган, нинди йөрәк серләре белән бүлешкән, бу хатлар кайда һәм кемдә саклана, Йосыф Акчурага җавап хатлары бармы һәм аның архивы кемнең кулында — бу хакта Исмаил әфәндедән сораштык.
— Исмаил әфәнде, "Йосыф Акчураның Фәрит Әхмәткә хатлары" дип исемләнгән китап чыгуы белән котлыйбыз. Бу китап белән беренче чиратта татарлар кызыксынырга тиеш дип яздыгыз үзегезнең социаль челтәрләрдә. Ни өчен?
— Нәкъ шулай, чөнки әлегәчә кадәр Йосыф Акчураның мондый хатлары киң җәмәгатьчелеккә чыкмады, бу берсе дә укымаган, белмәгән, күрмәгән хатлар. Без Йосыф Акчураның нинди кеше булганын беләбез, әмма хатларда барыбер аның яңа яклары ачыла. Әхмәт Фәриткә язылган хатлары бик күп аның, 500ләп сакланган дип чамалыйм. Алар күбрәк тә була ала, әлеге вакытта Әхмәт Фәритнең вакыфы ул архивны тәртипкә китерә, бәлки, тагын яңа хатлары да чыгар. Бу хатлар барысы да Әхмәт Фәритнең туганнарында, алар оештырган фондта саклана. Аларда — төп нөхсәләр. Мин эшкәрткән хатлар — копияләр. Алар Йосыф Акчураның оныгын Хәсән-Йосыф Акчурада саклана. Вакытында миңа аларны ул бирде һәм мин өч ел дәвамында аларны укыдым.
50 хат өчен озак вакыт диярсез, әмма Йосыф Акчураның язуын тану бик авыр. Кулдан язу, кайбер урыннарда коточкыч, хәтта нинди сүз икән бу дип баш ватып утырырга туры килә. Әле ул төрекчә генә язмый, татарчаны да, урысчаны да, французчаны да кыстыра. Шуңа язуын тану чын дешифровкалау кебек булды.
— Әхмәт Фәриткә язган хатлары чама белән 500ләп дидегез, алар бик күп хат алышкан булып чыга. Кем ул Әхмәт Фәрит һәм Йосыф Акчурага ни өчен якын була?
— Йосыф Акчура Әхмәт Фәриткә атнасына 2-3 тапкыр хат язган, алар 2-3 битле. Ара-тирә тәбрикләмәләр дә җибәреп торган. Сезнең атнасына озын хатлар язарлык кешеләрегез бармы, мәсәлән? Әле шәхси тормышыннан борчылуларны да, сәясәт турында язарлык фикердәш тә булырга тиеш ул кеше. Әгәр Акчура атнасына берничә тапкыр хат язган икән, димәк Әхмәт Фәрит аның өчен бик кадерле кеше булган дип нәтиҗә ясарга кирәк.
Кем ул Әхмәт Фәрит? Ул— Йосыф Акчураның яшьлек дусты. Бергә авыр чакларны да, төрмәләрне узалар, сөргеннән бергә качалар, бер идея белән янып чыныккан кешеләр. Соңыннан алар туганлаша да. Әмма бу хакта бераз соңрак.
Йосыф Акчура Әхмәт Фәрит белән Истанбулда таныша, алар икесе дә хәрби көллияттә укый. Курсташлар. Ул вакытта Акчура төркичелек, милләтчелек идеяләре белән яна башлый. Ул солтан Габделхәмит IIгә каршы яшьләр хәрәкәтенә кушыла. Бу 1890нчы еллар азагы була. Каршылык күрсәткән яшьләр арасында Әхмәт Фәрит тә була. Истанбулда туган төрек кешесе. Яшьләрдә рөхсәт ителмәгән китаплар табыла һәм алар 1897 елда кулга алына, ахыр чиктә аларга үлем җәзасы да чыгарыла. Әмма хәрбиләр, җәмәгать эшлеклеләре тавыш күтәрә һәм бу карар гомерлек төрмәгә алыштырыла.
Йосыф Акчура да, Әхмәт Фәрит тә ул вакытта Госманлы империясенә кергән Либиягә сөргенгә җибәрелә. Барлыгы 84 кеше булалар. Су юлларын белмәсәң аннан чыгып та, качып та булмый. Себердәге каторга кебек урын. Әмма 1899 елда ике дус: Йосыф белән Әхмәт төрмәдән кача. Аларга шундагы кешеләр ярдәм итә, чөнки алар да патша сәясәте белән канәгать түгел, яшьләрнең идеяләрен кабул итүчеләр дә шактый була. Алар икәүләшеп Тунис аша Әлҗәзәирга, аннары Франциягә кадәр җитә.
Йосыф Акчура Париждагы Сорбоннага укырга керә, төрки сәяси качаклар җәмгыятен төзи. Нәкъ Парижда төркичелек идеясен ничек тормышка ашырырга дигәнне күз алдына китерә башлый. Ул университетны тәмамлагач, Русиягә, туган яклары Сембергә кайтып китә. Менә шунда ул күпләп дустына хатлар яудыра башлый. Фәрит белән юллары аерыла, әмма аларның араларын хатлар якынайта.
1894 елдан башлап Йосыф Акчураның үлеменә, 1935 елга кадәр алар аерылмый. 1909-1918 елда хатлар юк, чөнки алар икесе дә Истанбулда яши. Димәк очрашып аралашканнар.
Әхмәт Фәрит тә, Йосыф Акчура да Төркиядә мәртәбәле шәхесләргә әверелә. Акчура — парламент депутаты, ә Фәрит озак еллар дәвамында төрле илләрдә Төркиянең илчесе, дипломаты була.
— Сез алар дуслар гына булып калмый, ә туганлаша дип тә әйттегез. Бу ничек була?
— Кызык деталь сезгә. Либиядән төрмәдән качарга аларга бер зур хәрби ярдәм итә. Шәүкәт бәйнең кызлары була, бер кызына — Мөфидәгә Әхмәт Фәрит гашыйк була һәм хисләр җаваплы да әле. Әхмәт Фәрит Франциягә килгәч, шул кызга өйләнә. Дуслар гел бергә, шуңа Әхмәт Фәритнең хатыны Йосыф Акчураны бик яхшы белә, таный. Әмма ул вакытта еллар узып, Йосыф Акчура Мөфидә ханымның сеңлесе Санәмгә гашыйк булачагын белми әле.
Акчура белән Әхмәт Фәрит дус гына түгел, ә баҗалар да!
Йосыф Акчура бик соң өйләнә, 45 яшендә генә. Ахыр чиктә буйдак булып йөргән мәртәбәле шәхес гомерлек дусты Әхмәт Фәритнең хатыны Мөфидә ханымның сеңлесе Санәмгә өйләнеп куя. Сүз уңаеннан, Мөфидә Фәрит тә мәшһүр ханым, ул Төркиянең танылган язучысы була. Шуңа да Акчура белән Фәрит дус гына түгел, ә баҗалар да!
Бу хәл ничек була? Йосыф Акчура Әхмәт Фәритләрдә еш кунак була һәм Санәмне күреп белә. Санәм белән Мөфидә ханымнарның әтиләре белән дә якын дуслар. Санәм белән аларның яшь арасы зур, 20 ел бардыр. Шуңа башта аңа кыз бала кебек кенә карый. Әмма еллар уза, Йосыф Акчура Санәмгә укуда ярдәм итә башлый. Акчура җәен Истанбулга якын булган утрауларга китеп ял иткән була. Менә шул вакытта Санәмгә репититор буларак ярдәм иткән. Дәресләр биргән вакытта алар бер-берсенә гашыйк була. Санәм ханым Йосыф Акчураны бик яраткан.
Алар 1920 елда өйләнешә. Кызганыч, гаилә булып бик аз яшәп калалар, 15 ел чамасы гомер итәләр. Бәхетле булганнар дип беләм. Йосыф Акчура 1935 елның 11 мартында вафат була, аңа 61 яшь була. Өч елдан хатыны, Санәм ханым бакыйлыкка күчә. Ике балалары ятим кала. Ул ике баланы Әхмәт Фәрит белән Мөфидә ханым тәрбиягә ала. Йосыф Акчураның балаларын Төркия хакимияте Швейцариягә укырга җибәрә, чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала. Шуны да әйтергә кирәк, Йосыф Акчура парламент депутаты булса да әллә ни зур байлыка ия булмый. Мәсәлән, Истанбулда ул вакытта әле шартлары булмаган, фәкыйрьрәк районда Кадыкөйнең Гөзтапә дигән җирдә яшәгән була, торак сатып алырга теләгән булса да аның моңа акчасы җитмәгән. Әнкарада яшәгән вакытта ул баҗасының торагында гомер иткән.
Йосыф Акчураның ике баласы туа. Берсе Торун — ир бала, икенчесе Өлкән — кыз бала. Уллары архитектор була, кызлары — табибә. Торуның ике никахы була, бер хатыны — француз. Ике никахтан икешәр бала туа. Кызының бер улы туа. Аның исеме — Йосыф. Йосыф Акчураның 5 оныгы бар.
Йосыф Акчураның бер оныгы - телевидение операторы, берсе яхталар белән сәүдә итә
Йосыф Акчураның улы Торун озак яшәмәде, әмма кызы йөз яшькә җитте. Мин аралашкан Хәсән-Йосыф — Торун Акчураның улы. Ул бүген Әнкарада яши, медиа өлкәсендә хезмәт куйган, зур казанышларга ия булган шәхес. Төркиянең атаклы Мәхмәт Али Бирант исемле журналисты бар иде, Хәсән-Йосыф Акчура шуның операторы булып булып эшләде. Хәзер Билкәнт университетында студентларга белем бирә. Әнисе дә исән. Милләте белән француз булса да ул гомере буе Төркиядә яшәде, балаларына татар исемнәрен бирде. Хәсән-Йосыфның исеменә игътибар итегез. Хәсән — Йосыф Акчураның әтисенең исеме. Хәсән-Йосыф Сембердә дә булды. 2016 елда анда конференция узды, без анда бергә барып катнаштык. Йосыф Акчураның туган авылы Зөябаш авылында булдык. Аны зурлап, Йосыф Акчураның оныгы дип кадерләп каршы алдылар, бик тәэсирләнде ул. Кызганыч, татар теле инде югалган. Өлкән ханымның улы Йосыф яхталар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Ул да исән-сау.
— Хатларга килгәндә, сез аларның бер өлешен укыдыгыз, сезне тетрәндергән, кызык булган фактлар нинди?
— Мәсәлән, Йосыф Акчура бер хатында дустыннан ярдәм сорый, торак мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Ул вакытта Әхмәт Фәрит инде аягында нык басып торган, хәлле, ихтирам яулаган шәхес була. Ни сәбәпледер Әхмәт Фәрит аңа бу мәсьәләдә ярдәм итми кала. Бурычка акча биреп торырга сораса да бирмәгән.
Аннары мин укыган хатларның берничәсе Йосыф Акчураның Париждан туган ягы Сембергә кайткан вакытына туры килә. Нәкъ шул вакытта ул Сембердә аны төрки дөньяда таныткан "Өч төрле сәясәт" хезмәтен яза. Дәүләт төзелә икән, ул нәрсәгә нигезләнергә тиеш: төркичелекме, исламчылыкмы, госманлылыкмы дигән сораулар куя. Рецепт бирми, җаваплар язмый. Шулай да төркичелек белән котыртып ала. Ул чынында манифест язма. Анда ничек эшләргә, нәрсә булдырырга дигән сорауларга инструкция дә юк. Йосыф Акчура кешеләрне бу хакта уйларга этергән беренче кеше була. Менә шул хакта дусты белән бүлешә. Дусты Истанбулда журналист булып эшли, мәкаләсен җибәрә, "Бер җөмләне дә үзгәртә күрмә!" дип кисәтә.
Йосыф Акчура урыс кызына гашыйк була
Тагын бер хатында ул бер чибәр кызга гашыйк булуын яза. Ул кыз урыс милләтеннән. Кем ул, нинди гаиләдән — һич берни билгеле түгел. Бары тик Казаннан булуы, гимназиядә укыганы, пианинода уйный белүе турында мәгълүмат бар. Аның исемен дә белмибез, чөнки Йосыф Акчура аны "Нихәл" дип яза. Ул йөрәк серен Әхмәт Фәриткә ача. Татарларда ул вакытта марҗа кызы белән аралашу проблем тудырган, ә никахлашу — җинаять. Әмма өйләнгәнме икән ул — бер хәбәр юк. Бәлки, Казанның ЗАГС архивында нинди дә булса документ бардыр, чөнки Әхмәт Фәрит хатыны Мөфидә ханым алар өйләнешкән дә булган дип әйтә. Йосыф Акчура мәхәббәт утында янгандыр, әмма кавышмагандыр дип уйлыйм, чөнки катнаш никахка барысы да каршы. Ул бай, алдынгы фикерле нәселдә туган булса да, гаилә кору мәсьәләсендә консерватив булгандыр дип уйлыйм.
— Тагын ниләр язган?
— Сембергә кайткач, ул дустына Русия империясендә ришвәтчелек таралган дип тә яза. Аларның тукыма фабрикасы була бит, Акчураның әтисе үлгәч, милек туганнарына күчә, аның әнисе бер өлешне кайтырырга да тырышып йөри, әмма ул да иртә вафат була. Йосыф Акчураның газиз әнкәсе Истанбулда җир тетрәве вакытында һәлак була. Шыр ятим кала, сеңлесе туган була, әмма кечкенә килеш вафат була. Милек белән аның кардәше Ибраһим абыйсы идарә иткән, Акчурага аның эшчеләр белән аралашуы ошамаган. Бу хакта ул хатларында да яза.
Сүз уңаеннан, Сембергә бер тапкыр Әхмәт Фәрит үзе дә сәяхәт итә, Зөябашка да бара. Тагын бер дуслары, соңыннан баҗа булып киткән Зөһтү Илхан әле өйләнмәгән чагында Сембергә сәяхәт итә. Ул Төркиядә икътисад турында беренче хезмәт язуы белән мәшһүр.
— Әхмәт Фәрит белән бик дус булган дип сөйлисез, ә үзара үпкәләшкән вакытлары булганмы?
— Булгалаган. Йосыф Акчураның кайбер хатларында үпкә сизелә. Әмма артыкка китмәгән ул хис һәм ул күбрәк идеология мәсьәләләре турында фикер алышуга бәйле булган. Бәхәс дип атарга кирәктер.
Аларның дуслыгының бер кечкенә мисалы. Парижда алар икәү бер бүлмәдә яши. Икесенә бер диван. 7 көн Йосыф Акчура диванда йокласа, Әхмәт Фәрит — идәндә. Аннары бер атна узуга урыннар белән алмашканнар. Димәк кечкенә бүлмә, бер генә кеше сыярлык, башка әйбер куймаслык кысан җир. Бу Садри Максуди истәлекләрендә бар. Йосыф Акчура Парижда да намазларын калдырмаган, әти-әнисе вафат булса да, иманнан еракламашаган, гадәтләрен онытмаган. Ул укыган да укыган. Әхмәт Фәрит Акчураны китапханәдә калдыра идем дип әйтә, кич килсәм, аны һаман да шунда укып утырган килеш таба идем дигән истәлекләре бар.
— Ә Әхмәт Фәритнең Акчурага язган җавап хатлары бармы?
Акчураның архивы янганмы, әллә берәр складта ятамы — белмибез
— Урынлы сорау, әмма юк шул. Фәрит хатларны җавапсыз калдырмаган билгеле, әмма берсенең дә аларны күргәне юк. Йосыф Акчура вафат булгач, ул Әнкарада яшәгән фатирыннан бөтен документларны, китапларны җыеп алып китәләр. Бу эшне ул вакытта демократ фирканең депутаты, соңыннан 1950-1960 елларда Төркиянең премьер-министры урынбасары Самет Агаоглы башкара. Әмма соңынннан ул Акчураның язма мирасын алдык, тик алар югалды дип әйтте. Янганмы алар, әллә берәр складта ятамы — белмибез. Ничек югалтканнар аны, башка сыймый. Бәлки, кемнеңдер кулындадыр алар, бәлки, кайчандыр табылыр да алар.
Ярый Әхмәт Фәритнең кызы әтисенең бөтен документларын, китапханәсен саклаган! Шуннан гына Йосыф Акчураның документларын, хатларын беләбез. Мирасны саклау мөһим шул, барысы да аңламый аны. Әхмәт Фәритнең фонды Төркиянең иң бай вакыфларның берсе. Хәзер аның белән аның якын туганнары идарә итә. Хәсән-Йосыф та шул вакыф әгъзасы булган, ул да бит Әхмәт Фәритнең нәсел кешесе, әмма ахыр чиктә ничектер читләштерелгән ул аннан.
Югалган мирас дигәннән, Садри Максуди белән Йосыф Акчура Парижа булганда Исмәгыйль Гаспралының "Тәрҗемән" газетының 10 еллыгына бер кеченә китап чыгаралар. Менә шул китап бер җирдә дә юк. Кая киткән, кемгә җибәрелгән булган ул? Билгесез. Ул да кайчан да булса табылыр дип ышанам.
— Йосыф Акчура ничек вафат була ? Әхмәт Фәрит аның үлемен ничек кичерә?
— Йосыф Акчураның сәламәтлеге шәптән булмаган. Балалары тугач та мин үлсәм, бу балалар кемгә калыр дип борчылган. Эшсез калырмын дип тә борчылган. Парламент утырышларыннан соң кайтып дуслар җыелышкач, Йосыф Акчурадан ник чыгып сөйләмәдең дип сорыйлар. Ул сыртына күрсәтеп, ике балам бар бит дигән. Аңлап була, менә хәзерге вакытлар белән чагыштырганда Русиядә яки Төркиядә кайсы депутат чәчрәп чыгып Путинны яки Эрдоганны тәнкыйть итә алсын? Ул вакытта да тәнкыйть авыр кабул ителгән.
Акчураның Истанбулның Кадыкөй районындангы Хәйдәрпаша станциясе янында йөрәге тота, шунда егылып үлә. Янында кечкенә улы була. Полиция йөгерешә башлый, депутат кеше бит! Әмма ярдәм итә алмыйлар. Җеназасы уздырыла. Ул Истанбулның Азия ягында яши, аның җәсәден зур көймә белән Европа ягына алып чыгалар. Баязит мәчетендә җеназа намазын укыйлар. Аннары җәяү, 5 чакрым ераклыкта урнашкан Әдирнәкапы дигән зиратка алмаш-тилмәш күтәреп алып баралар. Гаяз Исхакыйның васыяте була — вафатымнан соң мине Йосыф Акчура янында җирләгез ди ул. Якында ук урын табылмаса да, Гаяз Исхакыйның кабере Йосыф Акчурага якын җирдә урнаштырыла. Йосыф Акчура кабере янында Гаяз Исхакый һәм башка зыялылылар төшкән фото бар. Йосыф Акчураның Сөембикә манарасы кебек кабер ташын да Исхакыйлар, Фәритләр кайгыртып йөри.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!