Үзәк Азия, гомумән алганда Казакъстанда, милициянең кешеләрне җәберләү очрагы БМОның махсус комитетына шикаять ителде.
Исландия янартавыннан Европа һава киңлегенә таралган көл болытлары сәбәпле, инде бер атна диярлек очышка ябылган һава аланнары бүген әкренләп эшли башлады. Шулай да һава аланнарында җыелган халыкны илләренә кайтару эше әлегә катлаулы.
Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән очрашты. Русия президенты Медведев һәм Кәримов очрашудан соң ясаган чыгышта, Кыргызстанда сәяси тотрыклык урнаштырырга чакырды.
Төньяк Кыбрыста узган президентлык сайлавында тавышларның 50.3 %ын җыйган премьер Дәрвиш Эроглу казанды. Көньяк Кыбрыс хөкүмәте сайлауда милләтче Эроглуның җиңүен тынычлык сөйләшүләрендә "тискәре" тәрәккыят буларак атады.
Анкара Кыргызстанда 7-8нче апрельдә кабынган каршылык чараларыннан соң төзелгән вакытлы хөкүмәтне тулысынча яклавын белдерде. Яңа хөкүмәт җитәкчесе ярдәмчесе Атамбаев, Бакыев илдән киткән көнне Анкарада иде.
Бакыев илне ташлап китүеннән соң Кыргызстандагы вакытлыча хөкүмәт, 7 апрельдә 80нән артык кешенең үлеменә китергән протест чаралары вакытындагы атышларның сәбәбен бәйсез рәвештә тикшерергә вәгъдә итте.
Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте Корманбәк Бакыев президентлыктан чигенүен хәбәр иттe. Бакыев Казакъстанның Тараз каласына килде. Пәнҗешәмбедә Ош шәһәрендә Бакыев чыгыш ясаган вакытта атышлар булып алды.
Бер атна дәвам иткән каршылык чараларыннан соң АКШ һәм Русия рәсмиләре Кыргызстанның вакытлыча төзелгән оппозиция хакимиятенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Бүген илнең көньягында тарафдарлар алдында чыгыш ясаган Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев хакимияттән чигенергә җыенмавын әйтте. Бакыев оппозицияне дә "бандитлар" дип атады.
Кыргызстанда 75тән артык кеше үлеме белән тәмамланган президент Корманбәк Бакиев белән оппозиция арасында барган каршылыктан соң, илдә һәлак булганнарны искә алып 2 көнлек матәм игълан ителде.
Гарәп илләрендә үзенә булган кызыксынуны арттырган Төркия гарәп телендә эшләүчe яңа канал ачты. Төркия тәүлек буена эшлиячәк TRT әл-Төркия каналы аша гарәп дөньясында үзен танытуны максат итеп куя.
БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Үзәк Азия сәфәре кысаларында бүген Кыргызстанда булды. БМО башлыгы төбәктә кеше хокуклары торышын күзәтә. Сожгы вакытта Кыргызстанда бәйсез медиага басымнар арта бара.
Bu könnärdä Törkiäneñ Eskişehir häm soñıraq Ankarada Tatarstannıñ däwlät qurçaq teatrı Ğabdulla Tuqaynıñ su anası äsären quydı. Qazan qurçaqları Törkiädä irtägä qädär däwam itkän xalıqara teatr festivalendä qatnaşa.
Кытай Үзәк Азия илләрендә энергия, коммуникация һәм юл төзелешләрендә соңгы елларда зур инвестиция кертә башлады. Кытай, берьяктан, энергия ихтыяҗын кайгыртса, икенче яктан, үз малын читкә сату юлларында җайлаштырырга җыена.
Гыйракта узган парламент сайлавыннан соң илдәге төркмәннәргә сәяси игътибар арта башлады. 5 төркмән депутатның парламенттагы позициясе яңа төзеләчәк хакимияткә зур йогынты ясый ала.
АКШ президенты Барак Обама Франция президенты Николя Саркози белән Ак йортта очрашканнан соң ясаган чыгышында, Иранга санкцияләр кертү мәсьәләсен озакка сузмаска кирәк, дип әйтте. Франция башлыгы һәм көнбатыш илләренең күпчелеге Обама тәкъдиме белән килешә.
Сербия парламенты Сребреница вакыйгалар өчен гафу үтенү карарын кабул итте. 1995 елда Сербия хәрбиләре 8 меңләп боснияле мөселман ир-ат үтергән иде. Оппозициянен каршы чыгуы белән тәкъдимдәге "геноцид" сүзе төшерелде.
Бүген алман канцлеры Ангела Меркель ике көнлек Төркия сәфәрен башлады. Көнүзәгендә Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы, Иранга яңа басымнар һәм Алманиядәге төрек диаспорасының язмышы кебек бәхәсләр тора.
Гыйрактагы парламент сайлавында элекке шигый премьер Ияд Галләви җиңеп чыкты. Премьер әл-Малики исә Галлавига үз башына хөкүмәт төзергә мөмкинлек биргән сайлау нәтиҗәләре белән килешми.
Төркия премьеры Тайип Эрдоган конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр турындагы планны тәкъдим итә. Реформа нигезендә хәрбиләрне хөкемгә тарту җиңеләя, ә сәяси партияләрне ябу катлаулана.
дәвам