Башкортстан югары уку йортларын тәмамлаучылар бу көннәрдә дипломнар алса, абитуриентлар укырга керү гаризалары яза.
Башкортстанның Уяндык авылы зур Сабантуй мәйданын хәтерләтәчәк. Бирегә җырчы Алсу һәм аның әти-әнисе кунакка кайта.
28 июнь көнне Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы булып үтте. Анда кырыктан артык мәсьәлә каралды.
Башкортстанның Әлшәй районындагы данлыклы Уразмәт авылында авылга нигез салынуга 265 ел тулуга багышлап чаралар үтте.
Башкортстанда читтән наркотиклар китереп сатучылар төркеме тоткарланган.
Башкортстан хөкүмәтендә Чехия белән Башкортстан арасында икътисади хезмәттәшлекне һәм туризмны үстерү мәсьәләләрен тикшергән утырыш үтте.
Башкортстан президенты каршындагы академия ректоры Башкортстанда президент атамасын алмаштыру ансат эш, ди.
14 июнь көнне Уфада Башкортстан инвалидлары җәмгыятенең чираттан тыш хисап-сайлау җыены булып үтте.
Башкортстанның Әлшәй районы Уразмәт авылында борынгы тарихыбыз ядкарьләрен кадерләп саклаучы шәхесләрнең берсе – Клара Тукаева-Насыйрова.
Башкортстан башкаласы Төркия кунакларын кабул итә. Уфага эшлекле сәфәр белән Истанбулның Фатиһ районы вәкилләре килде. Алар республикада 7 көн булачак.
Башкортстанның Чиләбе өлкәсенә күрше Сибай шәһәрендә ”Урал арты-2012” инвестицияләр җәлеп итү форумы башланды.
Башкортстанда май азагында ук башланган быелгы Сабантуйлар тагын утыз районда оештырыла.
Уфада татар халкының атаклы улы, күренекле балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге халыкара фестиваль башланды.
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов “Башнефть” ширкәтенең директорлар шурасы әгъзалыгыннан чыгачак.
Башкортстанда Габдулла Тукайга багышланган хәтер чаралары дәвам итә. 25 май көнне Уфадагы Милли яшьләр театрында шагыйрьгә багышланган тантана үтте.
25 май көнне Башкортстанда мәктәпләр һәм гимназияләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме оештырылды.
Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае үтеп, анда берлек идарәсенең яңа рәисе сайланган иде. Әлеге җаваплы вазифа танылган шагыйрь Риф Тойгынга йөкләтелде. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Башкортстанда төрки яшьләрнең “Урал моңы” халыкара җыр-музыка ачык бәйге-фестивале бара. Уналтынчы тапкыр оештырылган шушы бәйге Башкортстан дәүләт филармониясендә һәм аның Гала-концерты Уфадагы мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтә.
Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ач торудан баш тартып торырга булды. Таләпләре үтәлмәсә, алар яңадан ачлык игълан итәчәк.
Башкортстанның “Янгантау” шифаханәсенең элекке җитәкчесе, республика парламенты депутаты Рамил Бәдретдиновка карата җинаять эше ачылган.
дәвам