Уфада танылган татар журналисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Нәбиеваны искә алу кичәсе булып үтте.
Башкортстандагы “Берлек” татар иҗтимагый оешмасы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар арасында “Халык хәтерен саклап” исемле бәйге игълан итте.
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның шау-шу тудырган әңгәмәсе уңаеннан Уфадагы галим Илдар Габдрафыйков Азатлыкка үз фикерләрен җиткерде.
9 февраль көнне Уфада татар кызларының "Нәүрүз гүзәле-2014" конкурсының икенче сайлап алу өлеше үтте. Анда Башкортстанның төрле районнарыннан 31 гүзәл туташ катнашты. Финал бәйгесе февраль азагына билгеләнгән.
7 февраль Мортаза Рәхимовка 80 яшь тулды. Шул уңайдан “Уфа-арена” боз сараенда аның хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды һәм хоккей уеннары булып үтте.
Уфадагы "Мирас" сәнгать галереясендә "Чыңгыз хан" татар рәссамнары иҗат берләшмәсе талант ияләренең чираттагы уртак күргәзмәсе эшли башлады.
Күренекле татар җырчысы Фән Вәлиәхмәтов Туймазы шәһәрендә “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле сәнгать бәйгесе оештыра.
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка 7 февральдә 80 яшь тула. Бу уңайдан рәсми чаралар каралмаган.
Уфадагы "Күк бүре" оешмасы башкорт зыялыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул милләт зыялыларын куркаклыкта һәм милли мәнфәгатьләрне сатуда гаепли.
28 февраль көнне Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк. Уфада бәйгене оештыру төркеменең киңәшмәсе булып үтте.
21 гыйнвар кичендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Мәүлид аена багышланган чара үтте.
Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә төзекләндерү эшләре барышында газ баллоны шартлап биш кеше һәлак булды һәм дистәгә якын кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылды.
Уфа шәһәре шурасы утырышында башкала мэрын сайлауга конкурс игълан ителде. Әлеге җитәкче Ирек Ялаловның вәкаләтләре вакыты чыкты.
Башкортстан депутатлары республика президенты атамасының киләчәктә башкортча әйтелеше “башлык” булырга тиеш дип килеште.
Башкортстан парламенты президент Рөстәм Хәмитовның еллык юлламасын тыңлаганнан соң республикада президент атамасын башлык атамасына алыштыру канунын беренче укылышта раслады.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары үзләренең тиздән үтәчәк пленар утырышында республика президенты атамасын үзгәртеп куярга мөмкин.
Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында танылган татар шагыйрәсе Фәния Чанышеваның яңа китабы басылып чыкты.
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге киң билгеле татар гимназиясе бүгенге көндә тагын да зуррак уй-ниятләр белән яши. Балаларын биредә укырга бирергә теләүче ата-аналар артканнан-арта бара.
Башкортстаннның Конституция мәхкәмәсе Дәүләт Җыелышы-Корылтай тикшерүенә республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесен тәкъдим итте.
Башкортстандагы киң билгеле татар спортчысы Әгълә Күчемов Бразилиядә ветеран спортчылар арасында тиз йөреш беренчелегендә дүрт алтын медаль яулады.
дәвам