Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият интернетны чикләүче канун булдырмакчы


Cоңгы вакытта Русия хакимияте интернет челтәрен кысуның яңадан-яңа юлларын уйлап таба. Хәзер инде экстремизмнан саклану белән бәйләп, алар интернеттагы сәхифәләрне ябуны күздә тота.

Пәнҗешәмбе көнне узган Дәүләт Думасы иминлек комитетында сүз шул хакта барды. Анда сәхифәләрне ябу турында канун проекты да тәкъдим ителгән. Рәсми рәвештә ул Русия Генераль прокуратурасы тарафыннан эшләгән дип билгеләнсә дә, “Газета” газетасы язуынча, ул ФСБ тарафыннан әзерләнгән.

Комитет утырышында Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Русиядә соңгы елларда милләтара низаг нигезендә, чит илдән, аеруча Үзәк Азиядән килүчеләрне үтерү артты. Шул үтерүчеләрнең күбесе яшьләр һәм алар шовинистик сәхифәләрне укучылар дигән. Шуннан чыгып, министрлык вәкиле фикеренчә, интернет сәхифәләрне тикшерүне, күзәтүне арттырыру кирәк. Аерым алганда ул сәхифәләргә элемтәне сатучылар теләсә кайсы вакытта аны ябып куя торган хокукка ия булырга тиешләр, ди.
Шулай итеп, хәзер экстремизмга хакимияткә хуш килмәгән бар язма кертелә алганны исәпкә алсаң, интернетта күп кенә сәхифәләр яшәүдән туктарга мөмкин.

Монна тыш, канун проекты массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан язмаларны прокуратура яисә берәр дәүләт органы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмичә генә кире кагу, юкка чыгаруны күздә тота. Әгәр редакция, журналист язманы кире кагарга риза түгеллеген белдерсә штрафлар каралган. Әле моннан тыш, редакцияне 90 көнгә ябып куярга да мөмкиннәр һәм барлык җиһазлар – компьютер, типография кирәк-яракларын да алып китү ихтималлыгы бар.

Шулай ук авторның кайда яшәвенә бәйлә тә сәхифәне экстремистикка чыгарырга мөмкиннәр. Ягъни сәхифә инглизчә, ә анда язучы мәскәүле булса инде мәкәлә экстремистик дип санала ала.
Күп кенә белгечләр бу юл белән хакимият үзенә хуш килмәгән язмаларны халыктан яшерә дип саный.
“Кешеләр катламнарга бүленә, ярлылар һәм байлар барлыкка килә. Менә шул ризасызларның фикерен яшерер өчен шулай эшләнәдер”, ди Казан журналисты.
Моннан тыш ул соңгы вакытта Исламны экстремизм белән бәйләү артты һәм бу мөселман сайларын да ябуга китерергә мөмкин, ди.

Икенчеләре бу - оппозиция белән көрәшүнең бер юлы да булып тора дип санаучылар шактый. Чөнки газета-журналлар, радио-телевидениедә оппозициягә юл күбесенчә ябык булса, интернетта теләгән кеше үз фикерен җиткерә ала. Нәкъ менә шул кайбер хуш килмәгән фикерләр киләчәктә инде экстремистик дип саналырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG