Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель: Кояшлы көн күләгәсе


Чараны Бауман урамына килүчеләр генә белә алды. Туган тел бәйрәме көнендә шул урамда төшерелгән фото.
Чараны Бауман урамына килүчеләр генә белә алды. Туган тел бәйрәме көнендә шул урамда төшерелгән фото.

Шигырь бәйрәмендә меңнәрчә егет һәм кызның татарча сөйләшүе, җырлашуы экран-эфирда киң чагылыш тапмады.

Узган шимбәдә, Казанда, Туган тел бәйрәме кысаларында күп кенә чаралар үтте. Тукай туган көнне республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкка мөрәҗәгать итеп, туган тел, милли рух һәм иҗат турында мөһим фикерләр әйтте. Бу көнне Казандагы Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салынды, шигырь бәйрәме үтте, яшь кино төшерүчеләрнең “Җисем” фестивале гуманитар университет бинасында ачылды, “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган махсус акциянең йомгаклау чарасы Бауман урамында узды. Һәм Камал театры янындагы мәйданда да кичке сәгать 11 гә кадәр бәйрәм дәвам итте. Яшьләрне милли рухта тәрбияләү өчен мөһим булган чаралар мәгълүмат чараларында лаеклы яктыртылдымы соң?
Гаҗәеп матур көн иде

Эчендә милли җаны булган һәркем миллион кешеле Казан шәһәрендә туган телнең яшьләр мохитенә керүен күреп шатланды. Шигырь бәйрәмендә яңа шигырьләр һәм күптән таныш әсәрләр яңгырады. Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары чын милли рухтагы әдәби-музыкаль композиция белән Тукай һәйкәле янында, театр тыкрыгында чыгыш ясады. Чын татарча шигъри сүз һәм җырлар белән сөйкемле татар егетләре һәм кызлары узган гасыр башындагы милли күтәрелешне күз алдына китереп бастырды. Араларында беркатлы һәм бераз куркыныч Шүрәле уйнап, биеп йөрде. Һәм бу тамашаны “Яңа гасыр” телеканалын караучылар зәңгәр экраннардан туры эфирде күреп торды. Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаган әдипләрнең кайбер шигырьләре аеруча кыю һәм актуаль яңгырады. Шунда ук Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән 11 эшнең 4 сенә югары исем һәм премия бирелү турында игълан ителде.

Мәдәни инкыйлап башланган кебек иде
Меңнәрчә егет һәм кыз үзләре теләгәнчә сөйләште, җырлады, биеде.
Ә инде меңнәрчә егет һәм кызларның Бауман урамында саф татарча үзләрен кызыксындырган темага, үзләре теләгәнчә сөйләшүе, җырлашуы, биешүе ниндидер мәдәни инкыйлап башланганын күрсәтте. Күпме көч салынган бу көнне әзерләүгә, бу эштә нинди кызыклы шәхесләр катнашкан, күпме яңа идеяләр туган! Мәгълүмат чаралары, журналистлар ничек кенә бу кадәр тансык һәм кызыклы вакыйгаларны тасвирлап бетерер дигән фикер туа. Өлгерерләр әле, алар хәзер күп, дип уйлыйсың. Радио, телевидение, гәзит һәм журналлар, интернет бертуктаусыз мәгълүмат биреп тора. Глобализация чорында милли телләрнең заманадан артта калмаска тырышуын һәркем күрергә хаклы. Мондый чараны кем, ничек итеп оештыру бәйнә-бәйнә тасвирланса, якын киләчәктә авылда, шәһәрдә, уку йортларында үткәрелсә никадәр шәп булыр иде.

Тукайның үзен узып киттеләр
Шундый кәефләр белән 26 апрельдә чыккан газеталарны, теле-радио каналларны, интернет сәхифәләрен ачтым. Рәхмәт инде -“Ватанам Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарына, монда Тукай бүләкләрен тапшыру турында президент фәрманы басылган. Дөрес, башка еллардагы кебек фото рәсемнәр белән түгел, болай сүзләр белән генә. Бары тик tatar-inform.ru һәм intertat.ru интернет сәфхифәләрендә берникадәр мәгълүмат бирелде, алары да тулы булмады. Яшьләрнең телне кайтару акциясе ничек баруын бары тик Бауман урамына килүчеләр генә белә алды. Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә һәм бу хәбәр әзерләгән дүшәмбе көнне дә бу вакыйгалар экранда, эфирда тиешле чагылыш тапмады. Күренекле шагыйрьләр һәм түрәләр Тукайга игътибар күбрәк бирелергә тиеш дип кабат-кабат әйттеләр. Шул арада үзләренең 5-6-7 томлыкларын чыгарып, китап үрчетүдә Тукайның үзен узып киттеләр.

Берничә сүзгә лаек булды
Бауман урамындагы һәм Камал театры каршындагы массакүләм чаралар кайбер каналларда берничә секундка һәм берничә сүзгә лаек булды. Бу шимбә, якшәмбедә әллә ничә көн элек булган вакыйгалар гына яктыртылды. Әйтергә кирәк, менә 30 еллап инде үткәрелә торган шигъри митингның кайда, сәгать ничәдә үтүе турында гәзитләр, теле-, радиоканаллар атна буе сөйләп тормадылар. Мөгаен, шигырь бәйрәменә, күп дигәндә, бер мең чамасы өлкән яшьтәге миләттәрвәрләр генә түгел, ә дистә меңнәрчә яшьләр дә килер иде. Югары уку йортлары студентлары, гимназия укучылары, иҗади оешмалар, милли җәмәгатьчелек вәкилләре туган тел бәйрәменә килсен өчен, бәлки ниндидер фәрман, аерым указ кирәк булгандыр?! Һәрхәлдә 10 еллап элек театр тыкрыгы шигырь бәйрәменә килүчеләр белән шыгырым тула иде.

Бик күпләр белми калды

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучыларга бүләкләр тапшыру һәм Бауман урамындагы татар яшьләре концерты журналистлар игътибарыннан читтә калды. Бик күпләр туган тел бәйрәменең Казанда ни дәрәҗәдә үтүен белми калды. Ярый әле якшәмбе кичендә “Яңа гасыр” каналының “Яшьләр тукталышы” тапшыруныда бу акция күренеп калды. Ә бит шимбә көнне төштән соң Казанның үзәге татар егетләре һәм кызлары кулына күчкән иде. Кирәкме туган тел, юкмы дип зарланып, шөбһәләнеп йөрүче юк иде.

Көндәшлек тә тәэсир итә
Тукай бүләгенең яңа ияләре бигрәк тә салкын каршы алынды. Хәтта сирәк -мирәк булган репортажларда да Президент фәрманы белән “Мин яратам сине, Татарстан” җырының авторлары Роберт Андреев, Роберт Рәкыйпов та, Салават белән бергә, Тукай бүләгенә лаек булганы әйтелмәде. Республиканың иң зур иҗади бүләген алган һәр кеше кызыксыну уятып, аның иҗаты җентекләп өйрәнелсә, бу табигый булыр иде. Ә чынлыкта болай түгел. Бүләк алган шәхесләр мондый дәрәҗәгә ирешмәүчеләрнең салкын сулышын сизәләр. Көндәшлек тә тәэсир итә. Эшләр болайга китсә, киләсе елларда мондый бүләкләрне алу өчен якалашып, күлмәк ертып бетсәләр дә, мал һәм дан бүленгәч, дошманлашып китсәләр дә аптырамассың.

Бөтенләй онытылып бара
Димәк, Тукай һәм Сәйдәшләр рухын эзләнүләр бөтенләй онытылып бара. Базар икътисады, мал туплау һәм теләсә нинди юллар белән өскә үрмәләү зәхмәте милли үсеш һәм иҗат мохитенә менә шулай килеп керде.Милли фидакарьлек һәм яңача фикерләү аерым төркемнәргә һәм шәхесләргә хас. Алар кемнеңдер күргәнен, мактаганын көтеп тормый.

Шул ук арада
Шимбә, кичке сәгать 5 тә гуманитар университетның актлар залында сәләтле балалар һәм яшьләрнең беренче “Җисем” кинофестивале үтте. Бу зур залны яшьләр тутырган иде. “Сәләт” аланнарының сәлкешләре һәм әйдаманнары кино экраннарын килгәндә кайберләренең 2-3 яшьлек балалары рәт арасында йөгереп йөреде. Менә алар татарча сөйләшсен, татарча яшәсен өчен шартлар бүген тудырыла. Кинофестивальдә катнашкан 20 дән артык кыска метражлы фильмнарның кайсылары җиңеп чыкканы хәзергә сер булып калсын. Кем белә бәлки сишәмбе газеталарында, теле-, радиорепортажларда бу турыда да сөйләрләр. Ә хәзергә “Җисем”нең ничек үтүе киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм түгел. Хәер, фестиваль узуга ике генә тәүлек үтте әле. Кайчанда булса, кем дә булса моны халыкка җиткерер. Әгәр дә ул вакытка кадәр татар теле белән кызыксынучылар исән-имин калса. Бу фестивальдә һәм татарча сөйләшүчеләрнең акциясендә төшерелгән рәсемнәрне “Азатлык”ның интернет сәхифәсендә күрә аласыз.
XS
SM
MD
LG