Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Белгечләр шурасы" милли телләрне өйрәнүне ихтыяри итмәкче


Казанның 155-нче гимназиясендә. 1 сентябрь 2011
Казанның 155-нче гимназиясендә. 1 сентябрь 2011

“Тел сәясәте өлкәсендә кануннарны камилләштерү һәм Русиядәге халыкларның этно-мәдәни теләкләрен канәгатьләндерү” дип аталган киңәшмәдә катнашучылар милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдырырга тәкъдим итә. Разил Вәлиев сүзләренчә, бу тәкъдим Русия Конституциясен бозу булып тора.

9 ноябрь көнне Русия думасының милләтләр эшләре комитеты каршындагы шура милли телләрнең киләчәгенә багышланган киңәшмәсен үткәргән иде. Бу шура үзен "белгечләр шурасы" дип атады һәм аңа Русия мәгарифендәге үзгәрешләрдә актив катнашкан, Татарстанга килгән вакытта татар теленә каршы булган бер төркем ата-аналарга теләктәшлек күрсәткән Ольга Артеменко җитәкчелек итте. Артеменко - Русиянең мәгарифне үстерү институтының мәгарифтә этно-мәдәни стратегия үзәге башлыгы.

19 ноябрь көнне бу “Тел сәясәте өлкәсендә кануннарны камилләштерү һәм Русиядәге халыкларның этно-мәдәни теләкләрен канәгатьләндерү” дип аталган киңәшмәнең сөземтәсе, ягъни нинди карарга килүләре билгеле булды. Аны Артеменко имзалаган.

Интернетта таралган мәгълүматка караганда, бу киңәшмәдә катнашкан ата-аналар республикаларның дәүләт телләрен мәгариф системасында өстәмә белем бирү бүлегенә кертергә һәм аны ихтыяри нигездә өйрәнергә дигән тәкъдим белән чыккан. Шулай ук мәктәпләрдә уку планы әзерләнгәндә бу эштә ата-аналарның да катнашуын канун белән ныгытырга кирәклеге әйтелгән.

Бу киңәшмәдә Татарстан, Башкортстан һәм Бурятиядән иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә катнашты дип белдерелә.

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Мәскәүгә татар телен укытуга каршы булганнарны гына сайлап җыйганнар.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Ни кызганыч, бу белгечләр шурасына үзләре теләгән кешеләр генә чакырылган. Бу хәл мәсьәләнең объектив тикшерелүе турында сөйләми. Анда рус телен генә яклаучы, аны күбрәк укытырга кирәк дип чыгыш ясаучы ата-аналар катнашкан. Бездә бер 30-40 кеше урыс телен яклап урамнарга чыккан иде, менә шулар арасыннан сайлап чакырганнар. Ә бездә бит ата-аналар алар гына түгел. Моңа кадәр меңәрләгән ата-ана Русия президентына да, думага да Бердәм дәүләт итмиханын бары тик рус телендә генә үткәрергә ярамый, аны милли телләрдә бирү кирәк дип мөрәҗәгать иткән иде. Нишләп бу утырышка аларның берсе генә дә чакырылмаган? Татарстан дәүләт шурасыннан Русия думасына туган телләрне үстерергә кирәк, милли төбәк компонентын бетерергә ярамый дип ничәмә-ничә мәртәбә мөрәҗәгать иттек. Нишләп алар ата-аналарны һәм шушы фикерне хуплаган дәүләт шурасы депутатларын чакырмаганнар? Бу бик тенденциоз үткәрелгән киңәшмә дип саныйм мин", ди Вәлиев.

Мәскәүдә әлеге белгечләр шурасы дип атаган киңәшмәдә катнашучылар Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиевка мөрәҗәгать белән чыкты. Анда “Русиядә дәүләт теле сәясәтен кануни тәэмин итү” дигән темага парламент тыңлаулары йә түгәрәк өстәл үткәрү кирәк диелә. Шулай ук телләргә кагылышлы Русия кануннарын һәм Татарстан кануннарын үзгәртү кирәклеге турында да белдерелә.

Разил Вәлиев сүзләренчә, бу утырыш карары Мәскәүнең милли телләргә каршы алып барган сәясәтенең чираттагы адымы булып тора.

Болар милләтләрнең хокукларын кысу өчен эшләнгән документлар
"Бу киңәшмәнең максаты Русиядә милли сәясәт турында моңа кадәр каралган һәм кабул ителгән карарларның дәвамы булып тора. Аның башы 309нчы кануннан башланган иде. Аннан соң Русия мәгариф министрлыгы фәрманы белән БДИне бары тик рус телендә генә тапшыру ныгытылды. Инде Русиянең милли сәясәт стратегиясе проекты чыкты. Күптән түгел генә Русиянең мәгариф кануны беренче укылышта кабул ителде. Болар һәммәсе дә милләтләрнең хокукларын киметү, кысу өчен эшләнгән документлар. Болар берсе дә күп милләтле Русиянең милли сәясәтен алга җибәрми, милләт кайгысын кайгыртмый. Бу белгечләр шурасы да карары да шушы юнәлештә эшләнгән бер адым булып тора.

Бу экспертлар шурасында каралган мәсьәлә һәм комитет рәисенә җибәргән тәкъдимнәр турыдан-туры Русиянең кайбер кануннарына, Русия Конституциясенең кайбер маддәләренә каршы килә. Конституциянең 68нче маддәсендә милли республикаларның дәүләт телләрен булдыра алулары турында язылган. Шуның артыннан ук Русиядә милли телләрне үстерү гарантияләнә һәм аның өчен шартлар тудырыла дип язып куелган. Шартлар тудырылгач һәм гарантияләнгәч, ничек инде бу белгечләр шурасы милли телләрнең мөмкинлекләрен киметү турында сүз алып барырга мөмкин?

Билгеле, Русиядә рус теле дәүләт теле буларак мәҗбүри рәвештә укытыла. Шулай ук Татарстанда һәм башка милли республикалардагы дәүләт телләре мәҗбүри рәвештә укытылырга тиеш, чөнки дөнья практикасы шуны күрсәтә - теләсә кайсы гына дәүләтне алып карасаң да, анда дәүләт теле мәҗбүри. Әгәр Русия Конституциясендә Татарстан һәм башка милли республикалар дәүләт дип язылган икән, димәк, алардагы дәүләт теле булган милли телләр мәҗбүри рәвештә укытылырга тиеш.

Без бу белгечләр шурасы кабул иткән мөрәҗәгатькә каршы чыгачакбыз һәм үзебезнең фикеребезне янә Русия думасына җиткерәчәкбез. Без моңа кадәр Русия Конституциясе нигезендә эшләдек һәм киләчәктә дә шулай булачак", диде Вәлиев.

Вәлиев сүзләренчә, Русиядә телләрне кысу сәясәтенең дәвам итүе, әлеге белгечләр шурасының тәкъдимнәре шушы арада Татарстан белгечләрен, юристларны чакырып Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралачак. Телләргә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, белгечләр шурасының фикерләре канун кыяфәтенә керә башласа, башка милли республикаларның вәкилләрен дә чакырып зуррак киңәшмә үткәрелергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG