Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яратам, сагынам сезне!” Журналист Алсу Кормашева хатларында ниләр яза?


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 38 көн тулды. 38 көн ул якыннары, дуслары белән бары тик кыска хатлар, адвокатлар аша җибәрелгән сәламнәр аркылы гына аралаша. Казанда ул әнисе белән әлегә кадәр очраша алмады, ә балаларын ул инде май аеннан бирле күрүдән мәхрүм.

Кайда утыра Алсу Кормашева? Нинди шартларда ул? Ниләр турында уйлый, ниләр эшли? Ул бу хакта кыска гына хатларда яза. Бүген аның рөхсәте белән кайбер өзекләр белән сезне дә таныштырмакчыбыз.

Киләсе мәхкәмә утырышы 5 декабрьгә билгеләнгән. Кормашеваны ул көнне чыгарырлар дигән өмет юк, тикшерүчеләр мәхкәмәдә аның тикшерү изоляторында тотуны дәвам иттерүне сораячак. Алсу Кормашева Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында утыра. Ул дөньяда ни булганын өзек-өзек кенә белә: яңа килгән кешеләрдән, ә кайбер әйберләрне — адвокаттан. Дөнья белән элемтәне ул хатлар аша тота. Кулга алынган беренче көннәрендә үк дуслары аңа хатлар яза башлады, аңа кирәк-яракларны җибәрде. Берничә көннән соң инде аннан да үз кулы белән язылган беренче хаты да килеп иреште.

Бөтен хатлар да укыла, цензор вазифасында булучы татарчаны белмәсә, ул хат барып та җитмәскә мөмкин

— Эчемдә ни булганын язарга тырышам. Беренче тапкыр күз яшьләрем белән еладым. Дөресен генә әйткәндә, хат та, "посылка" да көтмәдем. Кинәт кенә китереп тереп тоттыргач, тыела алмадым, еладым. Күңелем тулды. Унитаз юар өчен "ёршик"ка кадәр сөендем. Хәлвә белән каһвә эчәм, мин аны "татарча каһвә" дип атыйм. Сез моны ничек, кем аша оештыругызны күз алдыма да китерә алмыйм, рәхмәт яусын, — дип язды ул беренче хатында.

Хатлар башлыча урыс телендә языла, чөнки бу — төрмә, тикшерү изоляторындагы төп шартларның берсе. Гел үзара татарча аралашкан кешеләргә урысчага күчеп барлык хисләрне дә язу уңайсыз, билгеле. Әмма Алсу җавап хатларында "Борчылмагыз, мин барлык сүзләрне дә татарча укыйм", дип әйтте. Соңыннан ул җавап хатларында татарча да кыстыргалый башлады. Хәзер аннан җаваплар ике телдә килә. Тик барыбер татарча язылган хатлар бераз озаграк килә. Бөтен хатлар да укыла, цензор вазифасында булучы татарчаны белмәсә, ул хат барып та җитмәскә мөмкин.

Алсу көннәрен ничек уздыра?

Алсудан алган хатлардан тикшерү изоляторында көн иртәнге 6да башлана икәне аңлашыла. Камерадагы электр ут бер дә сүндерелми, төнлә дә ул тонык булса да яна. Иртәнге ашка ботка белән шикәрле кара чәй бирәләр, дип яза ул. Аннары камерада көн саен идәннәрне, диварларны юу оештырыла. Аны камерада утыручылар үзләре ясый. Төшке вакытта урамга чыгып керү дә тәти, ул бер сәгать дәвам итә ала. Ул бәләкәй генә бер мәйдан, дип тасвирлый Алсу үз хатларында.

Кайчак кәбестәле аш бирәләр, кайчак бәрәңге белән ит, кисәл. Кичке ашка еш кына минтай балыгы һәм кәбестә.

— Кысан гына мәйданда, чынында ул 4х6 дүрткел метрлап урын, боҗралап 40 тапкыр йөгердек. Бер мең метрны тутырасы килде. Йөгергәч тартылдык, сузылдык, төрле күнегүләр ясадык. Сакчы бик гаҗәпләнеп карап торды. Күрәсең, спорт ясаучылар сирәк күренеш, — дип яза ул. — Урамнан кергәч, төшке аш тараталар. Кайчак кәбестәле аш бирәләр, кайчак бәрәңге белән ит, кисәл. Кичке ашка еш кына минтай балыгы һәм кәбестә. Аны көн саен диярлек бирәләр, минтай балыгын ашап туйдым бугай. Менә кызыл аш яки карабодай бирсәләр, минем өчен чын могҗиза! Узган якшәмбе бигрәк тәмле иде ул. Ә бүген гомумән ашарлык булмаган ризык бирелде.

Гомумән кечкенә тәрәзәдән ашны кем ничек итеп бирүгә кадәр мөһим. "Тәмле булсын!", "Бүген карабодайны тәмле пешергәннәр, өстәп салыйммы?" дип сузсалар, ризыкның тәме дә үзгәрә. Ул витамин кебек файдалыга әйләнә.

Һәр кичне камерада утыручылар тикшерелә, сәгать кичке 10да йокы вакыты җитә.

Тикшерү изоляторында душ бар, аннан атнасына ике тапкыр файдаланып була. Ул сишәмбе һәм җомга ачык була. Алсу аны тоткарлаганнан соң 10 көн узуга гына беренче тапкыр юына алган икән. "Бүген сез алып биргән шампунь белән юындым, аның исе чәчләрмә сеңгән, балалар өчен кремны битемә сөртеп йокыга китәм", — дигән иде ул.

Бер көнне ул чәч очларын кисүе турында язган һәм аны еш кына "француженка" дип атауларын да әйткән.

Камерада утырган һәр кешенең үзенең аерым савыт-сабасы да, гомум куллана торганы да бар. Чәйнек, кечкенә суыткыч тотарга рөхсәт ителә.

"Хатыным – сәяси тоткын". Алсу Кормашева турында ире сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Китаплар бармы? Ниләр укый ул?

Алсу үзенең хатларында китапханәнең эшләмәве, ә камерада бары тик христиан дини китаплар яки аңа яраксыз психология әдәбияты гына барлыгына зарланды. Шулай да бер китап, ул татар язучысы Мәдинә Маликованың яңа әсәрләреннән торган татарча китап иде, озак вакыт узганнан соң аның кулына килеп иреште. Шуңа да ул еш кына хатларында кем нинди әсәр укыганын, нинди кино караганын язуны үтенеп сораган. Ул үзе — даими китап укый торган кеше. Тикшерү изоляторына килеп эләккәнче ул Айгөл Әхмәтгалиеваның "Туташ" романын, Мөхәммәт Мәһдиевнең публицистик әсәрләре, мәкаләләре тупланган китапны укып чыкты. Шуңа да мин китап урынына сезнең хатларны укыйм да укыйм, дия ул.

Сугыштан соң татар авылындагы хәлләр һәм Хөснәрия исемле хатынның тарихы турында язгансыз. Шундый матур кыйсса иде ул! Камерада утыручылар кат-кат нәкъ аның турында укыттылар.

— Көненә биш тапкыр укыйм сездән килгән хатларны. Ниләр укыйсыз — миңа языгыз. Сугыштан соң татар авылындагы хәлләр һәм Хөснәрия исемле хатынның тарихы турында язгансыз. Шундый матур кыйсса иде ул! Камерада утыручылар кат-кат нәкъ аның турында укыттылар. Яраттык аны барыбыз да. Күпме ярату, күпме көч, күпме җылылык җибәргәнсез! — дип хикәяләр турында фикерләрен язды Алсу. — Монда сүзсез дә күп нәрсә аңлашыла. Берәү әйберләрен актара башлаган иде — догалар китабы күренде. Күрәсең, минем карашны сизеп, миңа сузды. Яттан белмәгән сүрәләрне язып алдым. Кич мунчадан соң, яныма утырып, "Син укый беләсеңме" дип укып бирүемне сорады. Менә шундый җомга могҗизасы иде ул.

Алсу камерада утыручыларны татарчага өйрәтүе турында да яза. "Берсен дә махсус кыстамыйм, теләгән кеше үзе кушыла. Күпләр кызыксынып өйрәнә", дигән ул. Үзе даргин, әрмән телен өйрәнәм, дип язган ул. Камерада алар дүрт кеше утыра. Алар еш кына алмашына.

Ә бер хатында ул Габдулла Тукай язган "Дошманнар" шигырен тулысынча, татарчасын җибәрүне сораган. "Урыс телендә аерым җөмләләрен хәтерлим, ә татарчасы ничек яңгырый икән? Мөмкинлек булса, җибәрегез әле", дип сораган иде ул.

1912 елда Тукай тарафыннан иҗат ителгән шигырьне ул хәзерге татар теленә күчереп яңадан дусларына юллаган.


"Миңа нәрсә көч бирә?"

Алсу еш кына элекке вакытларын искә ала. Рәхмәт белән. Сагынып яза ул. Кайчак күңел төшенкелегенә дә бирелүе сизелә.

— Кайчак күңелдә давыл күтәрелә, бикле ишеккә, рәшәткәле тәрәзәгә карамаска тырышам. Ай күренми, аны күрер өчен өстәлгә, аннары батареягә басарга кирәк — мин алай эшләмим. Урамга чыкканда да күккә карамыйм, аны күрер өчен күзләр рәшәткәләргә барып текәлә — чәнечкеле чыбыклар белән уратылган һава да. Шуңа да карамыйм, — дигән ул бер хатында. — Монда кешеләр төрле, әмма язмышлар бертөрле. Менә инглиз телен яхшы белгән кызны да очраттым. Рәхәтләнеп инглизчә аралаштык. Сагындырылган. Зыялы кешеләр дә бар, искиткеч акыллылар. Кешеләрдән илһамланам. Алар бер-берсенә терәк булырга тырыша.

Дисциплина һәм Аллаһ Тәгаләгә, яхшы кешеләр барлыгына ышану миңа көч бирә. Гаделлек барлыгына шикләнәм. Үз акылымда, сау-сәламәтмен, шуңа да шөкер итәм. Көн саен 77 тапкыр хатларыгызны кабат-кабат укыйм. Бер хатасыз, матур, җылы хатлар язасыз. Яратам сезне! Сагынам. Сез үзегезне, ә мин үземне саклармын. Кочам сезне.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Чехия башкаласы Прагада яши.
  • 2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
  • 2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да - русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
  • Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
  • 18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
  • 20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
  • 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • 31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG