Accessibility links

Кайнар хәбәр

13 ел нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка компенсация күләмен 2 млн сумнан 6 млн сумга арттырганнар


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

Үтерү нияте белән һөҗүм итүдә гаепләнгән Исхаковка былтыр декабрь ахырында Башкортстан Югары мәхкәмәсе 2 миллион компенсация түләү дә җитә дип тапкан иде.

Алтынчы кассация мәхкәмәсе Уфада яшәүче 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка 1959 елда гаделсез хөкем ителгәне өчен түләнергә тиешле компенсация белән бәйле карар чыгарган.

Бу хакта Исхаковның мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Виталий Буркин хәбәр итте. Мәхкәмә аңа ике миллион сум урынына алты миллион сум түләнергә тиеш дип тапкан.

"Алга таба барачакбыз, чөнки бу кабат мыскыллау кебек", дип язган юрист.

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе 1959 елда үтерү нияте белән һөҗүм итүдә нахакка гаепләнеп 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде.

Үзе ул 450 миллион сум сораган иде, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтү карары чыгарды. Пенсионер моны әз дип санады һәм шикаять итте.

  • Фәтхулла Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Былтыр майда ул моннан 65 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Фәтхулла Исхаков канунсыз 13 елга ирегеннән мәхрүм ителүе өчен 450 миллион сум таләп итте. Ул бу акчаларны Русия финанс министрлыгыннан түләттерүне сорап, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.
  • 13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Русия финанс министрлыгы бу карарны шикаять итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG