Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Популярлык түгел, намус мөһим". Милли хәрәкәттә татар җырчылары


Казанда халык җыены, 90нчы еллар
Казанда халык җыены, 90нчы еллар

35 ел элек бу көнне Казанда, Камал театры бинасында Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче зур җыены узды. Корылтайны оештыру эшендә башлыча галимнәр катнаша, әмма араларында шагыйрь, язучы, журналистлар, җырчылар да була. Шуларның берсе — Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина.

Милли хәрәкәттә, аеруча Татар иҗтимагый үзәген оештыру эшләрендә ул вакытта күпчелекне ирләр тәшкил итә. Әмма милли хәрәкәттә, иҗтимагый эшләрдә берничә хатын-кыз да була. Азатлык өчен көрәштә язучы Фәүзия Бәйрәмова, җырчылар Вафирә Гыйззәтуллина һәм Гөлзада Сафиуллина кебек шәхесләр дә катнаша. Алар өчесе дә мәйдан көрәшчеләре була. Сүз белән, җыр белән көрәшәләр.

Җырчы Гөлзада Сафиуллина 35 ел элек булган хәлләрне искә ала һәм ни өчен Татар иҗтимагый үзәге оешканда аларга башка җырчылар да кушылмаган, нинди басымнар һәм югалтулар аша узарга туры килүе турында сөйли. Бүген үз сүзен әйткән сәнгатькәрләргә басым ясауга карата да аның үз фикере бар.

— Гөлзада ханым, бүген 35 ел элек булган хәлләрне искә алабыз. Совет Берлеге әле җимерелмәгән, КПСС, КГБ көчле, партия идеологиясе хөкем итә, ә татарлар Татар иҗтимагый үзәген оештыра, Казанда зур Корылтай уздыра. 1989 елда бу гайре табигый күренеш була. Татарлар төгәл максатларын белеп эшли. Татар милли хәрәкәтендә актив кешеләр арасында Фәүзия Бәйрәмова, Вафирә Гыйззәтуллина һәм сез дә бар. Корылтайда да катнаштыгыз. Ничек килеп эләктегез милли хәрәкәткә?

Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

— 1989 елда миңа 43 яшь иде. Гаиләле, ирем — композитор Риф Гатауллин, кызым Резедә бар. Исемем һәм дәрәҗәм дә бар. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп йөргән чагым. Бик күп гастрольләргә дә йөрим, Казанда да концертлар күп куела. Мин театрга акча китерә торган, тамашачылар җыя торган җырчы булып саналдым. Җырчылар гел күз алдында, мине беләләр иде. Аралаша торган даирәмдә язучылар, шагыйрьләр, композиторлар күп. Рәшит Әхмәтҗанов, Мөддәрис Әгъләмнәр белән бергә эшләдек. Алар шигырь яза, ирем аларны көйгә сала, шигырьләрне дә концертларда куллана идек. 1989 елга кадәр үк милли зыялылар арасында тел, милләт, тарих, азатлык турында сөйләшүләр бар иде, әмма кайда барырга — оешма юк иде. Кешеләрнең каны кайный иде.

Татар иҗтимагый үзәк оешканны ишетеп белә идем. Тарихчылар белән таныш идем. Мәсәлән, Фәрит Солтанов. Төгәл хәтерләмим, ул чакырмады микән әле мине җыелышка. Татар иҗтимагый үзәге җыелышларына йөри башладым. Ирем белән бергә. Без ул вакытта тарихны бөтенләй белмибез, ә анда тарих турында да сөйлиләр. Миңа кызык, бик мөһим һәм кадерле мәгълүмат ишетәбез. Шунда Марат Мөлеков, Рәшит Ягъфәров, Җәүдәт Сөләйманов һәм башкалар белән таныштым. Милли хәрәкәттәге кешеләр ачык күңелле, белемле, гайрәтле иде. Җыелышлар "Туган тел" белән тәмамлана иде. Мин җырлый идем. Гомумән, татар милли хәрәкәте "Туган тел" җырын көрәш җырына әйләндерде.

"Туган тел" белән бәйле бер хәтирә истә калган. Кайсы ел булгандыр, белмим. Камал театры каршында халык җыелган, ниндидер митинг. Риф Гатауллин белән мин дә бар. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Галим, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов миңа кәгазь тоттырды, анда кулдан "Туган тел"нең дүртенче куплеты язылган иде. Тыелган иде бит. Мин аны беренче тапкыр тулы килеш башкардым. Кешеләр шаккатты.

— Корылтайны ничек хәтерлисез? Сезгә нинди эшләр йөкләнгән иде?

— Мин делегат идем. Казаннан сайландым. Аңа кадәр оештыру эшләрендә дә катнаштым. Бик тәэсирле иде ул җыен. Беренче тапкыр бит ул шундый корылтай! Уйлап карагыз әле, кешеләр үзара җыелышып, милләт корылтае кирәк дигән карар кабул итеп, аның програмын булдырды, чит илләрдән кешеләрне китерделәр. Ул хәзер хакимият акча бирә дә, барысы да оештырыла. Ә ул вакытта башкача иде. Үзара акча җыю да бар иде, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итте. Мин дә акча эшли идем, уртак казнага салдым. Милли хәрәкәт нәрсә тели — моны кешеләргә танылган шәхесләр аша җиткерү дә мөһим. Мин дә, мәрхүм Вафирә Гыйззәтуллина да халык арасында танылган җырчылар. Безгә кешеләр карый иде, колак сала иде, бу да мөһим.

Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989
Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989


Корылтайда Әбрар Кәримуллинның чыгышы истә калган. Көчле галим иде ул, урыны җәннәттә булсын. Күп эшләде, йөрәге милләт дип типте. Марат Мөлековның да чыгышын хәтерлим. Ул корылтай да "Туган тел" белән тәмамланды. Вафирә белән икәү башкардык. Халык аягүрә басып башкарды.

— Азатлык өчен көрәш вакытында мәйдан җырчылары Вафирә Гыйззәтуллина һәм сез идегез. Башка җырчылар ни өчен кушылмады? Курку бар идеме, әллә милли үзаң түбән идеме?

— Аңлашылмый иде бит, кая таба бара хәлләр, татар саграк кылана бит ул, шуңа милли хәрәкәткә җырчылар ябырылып килү күзәтелмәде. Әмма милли үзаң түбән иде дип әйтә алмыйм. Дөрес, төрлесе булгандыр. Мәсәлән, Илһам Шакиров белән дә эшләдем бит, аның карашын белә идем, белемле, мәгърифәтле булды. Аның газиз әтисе — Сталин золымы корбаны, күпне башыннан кичкән ул, шуңа ул күңеле белән безнең яклы иде. Ирек мәйданнарында аның халык белән идарә итеп чыгышлары булмады. Мәсәлән, Вафирә Гыйззәтуллина кешеләрне җыры белән дәртләндерә ала иде, кирәк чакта тынычландыра да ала иде. Шулай да, мәйданда Илһам абыйны күрә идем. Ул читтә басып тора, минем өчен ул көч бирә, чөнки ул — алтын багана. Ул минем чыгышымнан соң башын кагып теләктәшлек белдерә. Белемле иде ул, аның да эчендә каны кайнаган. Гомумән, сәнгатькәрләр арасында милли җанлылар күп иде, әмма барысы да мәйдан тотмады. Соңынан кушылганнары да шактый булды, рәхмәт аларга. Кемдер аяк та чала иде бит.


— Өстегездән эләк язалар идеме? Гомумән, сез эшләп йөргән опера һәм балет театры җитәкчелеге милли хәрәкәттә йөрүегезне ничек бәяләде?

— Театр җитәкчелегенә минем тамашачыны җыюым, ничә сум акча китерүем мөһим иде. Театр минем исем белән акча эшләде, аларга шул җитте, калган эшемә кысылмадылар. Йә китәсең, йә милли хәрәкәттәге эшчәнлегеңне туктатасың дигән шартлар куелмады, шөкер. Әмма җырчылар арасында минем турында төрле сүзләр таратучы, исемемне пычратырга тырышучылар булды. Исемен әйтеп тормыйм, ул инде мәрхүм, мәйданнарда йөреп җитәкчелеккә каршы сөйли дип башкаларны миңа каршы котырта иде. Ә без җитәкчелеккә каршы эшләмәдек, без аларны бераз башкача уйларга кирәк, милләт, тел мәсьәләләре дә бар, халык авыр яши, табылган акчага алар да хуҗа икәнен аңлатырга тырыштык.

— Вафирә Гыйззәтуллинага басым бар идеме?

— Булды басым аңа. Без бер-беребезгә алай зарланып утырмадык, әмма авыр чаклары күп булды аның. Ачыклык заманы килде бер яктан, шул ук вакытта шоу-бизнес китте, профессиональ җырчылар кирәкми башлады, акчасызлык китте. Концертлар куела, ә кешеләр килми. Халыкта акча да юк вакыт. Мин дә, Вафирә да шундый вакытка туры килдек. Опера һәм балет театрыннан китәргә мәҗбүр булдым, шулай да матур итеп озаттылар. Шулай да, Вафирә белән чагыштырганда минем халәтем яхшырак иде. Концертлар тукталгач, эше дә юк иде аның, ул: "Нишлим, Гөлзада?!" дип ярдәм сораган иде. Авыр булды аңа, аеруча соңгы елларда.


Илгиз Бариев тәмәке фабрикасын тота иде, ул мине эшкә алды, фабрика каршында "Мирас" оешмасын оештырдым. Илгиз Бариев белән өйләнештек. Аның белән бергә милли хәрәкәткә бик нык булыштык. Авыр хәлдә калган сәнгатькәрләргә премияләр дә бирелде. Ул вакыттагы 2 миллион сум акча бүген күпмедер — белмим, Вафирәгә да, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рафаил Ильясов, Хәйдәр Бигичев һәм тагын берничә кешегә акча бирелде. Татар сәнгатен үстерү өчен рәхмәт сүзе иде ул.

— Сез үзегез милли хәрәкәттә, Татар иҗтимагый үзәгендә кем идегез, вазифагыз нинди иде?

— Илһамландыручы һәм акча капчыгы идем. Бусын ярым шаярып, ярым җитди әйтәм. Кесәдә акча булмый торып нидер эшләү авыр. Шөкер, ул вакытта мөмкинлегем булды — ярдәм иттем. Әйтәм бит, театрда эшләсәм дә хезмәт хакымнан акчаны бирдем, аннары үзем эшли башлагач та акчамны кызганмадым, бирдем.

Татар иҗтимагый үзәк нинди чара уздыра, һәрвакыт акчалата ярдәм иттем. Әле дә истә, Төркиядә яшәүче Гали Акыш Казанга кайтачак, аның юбилеен уздырырга кирәк диелде. Миңа мөрәҗәгать иттеләр. Кайда ясыйбыз дим. Казанның Актерлар йортында мөмкин, диләр. Нинди Актерлар йорты инде, иске, караңгы, бәләкәй зал, шундый олпат кешегә туры килми дим, кимендә опера һәм балет театры кирәк дим. Арендасы кыйммәт дип сүз чыкты. Хәл иттем мин аны. Гали Акышның туган көнен зурлап уздырдык. Аренданы да үзем түләдем, катнашкан җырчыларга да түләдем. Гали Акышны бүләкләргә күмдек.

Мин гастрольләргә чыгып китә идем, җырлыйм, ә үзем милләт, тарих, милли хәрәкәт турында да сөйлим. Бермәл Байконурга бардым, мин анда барып җитеп, чыгыш ясаган беренче җырчы идем, шуннан бер кочак имза алып кайттым. Татарстанның суверен дәүләт булуын телибез дигән ачык хат иде ул һәм халыкка әйтү була, шунда ук исем-фамилияләрен язып имза куялар иде. Гастрольдән кайткан саен Татар иҗтимагый үзәгенә кочак-кочак имзалы документлар алып кайта идем. Бу да зур эш иде.

— Сез басым булмады дисез, шулай да, курку бар идеме?

— Курку булмады. Минемчә, кешене идея яшәтә. Минем милләтчелегемне яшереп тә, тыеп та булмый иде. Вафирә да идеяле кеше иде. Утка кердек, җиңел булмады, әмма үткән юлыма үкенмим. Милләт эшләрендә катнашуым белән бәхетлемен. Тарихи вакыйгалар булган ул.

Сәнгатькәрләр арасында, күп булмаса да, үз фикерен әйтүчеләр әле дә бар, бу күбрәк Русия дәрәҗәсендәге кешеләргә кагыла, ахыр чиктә алар эт типкәсендә кала, читкә китәргә мәҗбүр булалар. Хакимият сәнгатькәрләрне үз пропагандасында куллана, дәшмәсәң дә, барыбер хакимият яклы булырга мәҗбүр итүләрен күзәтәбез. Сез пропаганда белән килешмәгән идеяле җырчылар, язучылар, артистлар турында ни уйлыйсыз?

— Сәнгать кешеләре читкә этәрелүне авыр кичерә. Алар арасында азат, ирекле яшәргә теләүчеләр бар, шуны кабул итмиләр, үч алалар. Алла Пугачева күтәреп йөрерлек шәхес, шулай булды да, ул халыктан чыккан кеше, бүген башкача фикерләве өчен аңа, гаиләсенә пычрак аталар. Мондый басымга шактый кеше дучар булды. Иҗат кешеләре нечкә күңелле, йөрәкләрендә ни булганын үзләре генә беләдер. Эшсез калу да, онытылу да авыр халәт.

Фикерне әйтмичә тыелып яшәү дә тулы канлы тормыш түгел. Уйлаганын курыкмыйча әйтүчеләр бар, афәрин аларга. Азчылыкта булу бик авыр. Бер әйберне истә тотарга кирәк: үзеңне сатарга ярамый. Әйе, популяр булып акча эшләү рәхәт, күп проблемнар хәл ителә, дәшмим әле, хакимият яклы булу күпкә отышлырак дип фикер йөртеп эш итүчеләр дә бар. Әмма тормыш үзгәрүчән ул.

Популярлык түгел, саф намус белән калу мөһим. Үзеңә хыянәт итмәү — шул кадерле. Вафирәне интектерделәр, үлеме дә сер булды, әмма нинди авыр хәлләргә калмасын - Вафирә намусын сатмады. Ул халык күңелендә символ буларак калды. Аннан да популяр җырчылар бар иде, ул да сәхнәдә соңгы елларда балкымады, әмма ул халыкның яраткан баласы, фидакарь көрәшче җырчы булып калды.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG