Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы – кырымтатарларның Кырымга тугрылык символы


26 июнь кырымтатарлар милли байрак көнен билгели. 2014 елда Русиянең аннексиясеннән соң Кырымда бу чараны элекке кебек урамнарга чыгып массакүләм рәвәштә үткәрү кимеде. Шулай да, ел саен кырымтатар яшьләре үзләре оешып, машиналарына байраклар элеп колонна белән юллардан уза. Мондый йөрешләр хакимият белән килештерелмәсә, төрле хәлләр дә була ала, чөнки ул көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый машиналарга аерым игътибар итә. Ни өчен мондый шартларда да Кырымда кырымтатарлар байрак көнен билгеләргә тырыша, аның мәгънәсе нәрсәдә? Азатлык кырымтатар милли байрагына бәйле тарихны барлады.

1917 елның 26 ноябрь-13 декабрь көннәрендә Бакчасарайда узган беренче кырымтатар корылтаенда Кырым демократик республикасының дәүләт байрагы һәм гимны кабул ителә. Зәнгәр күк төсендәге байракта төркилекне символлаштырган өч тешле һәм алтын-сары кырыйлы тамга. Аны Тарак тамга дип тә йөретеләр.

Тарак тамга тарихта төрле төрки кабиләләрдә, бигрәк тә Кырымда очрый, хәзерге формасында ул Кырым ханлыгында барлыкка килгән. XV гасырның беренче чирегендә Кырымны һәм аның төньягындагы киң далаларны үз эченә алган көчле дәүләт барлыкка килә. Тарак тамгаларын шулай ук Кырым ханлыгының төп шәһәре Бакчасарайда урнашкан Хансарайның керү капкаларында һәм диварларында күреп була.

Тарак тамганың өч теше Кырым ханлыгында хакимлеккә ия булган өч затны сурәтләгәне билгеле. Таракның урта теше – Хан, уң теше – Калга, ә сул теше – Нуреддин. Калганың кечерәк сарае Акмәчеттә урнаша һәм ул Ханга нәрсәдер булган хәлдә тәхеткә утыра ала.

Икенче бер хикәядә Кырым ханлыгы гадел булган, ә Тарак тамга үлчәү рәвешендә, гаделлекне гәүдәләндерә диелә.

1917 елда дәүләт символларын кабул иткән 78 кырымтатар депутатыннан торган Корылтай инициативасы белән Кырым халык республикасы төзелсә дә, ул ярымутрауда яшәүче барлык этник төркемнәрнең тигезлегенә нигезләнгән була. Ул вакытта ярымутрауда кырымтатарлардан тыш башка халыклар да яшәгән.

Дәүләт символларыннан тыш Корылтай җөмһүрият хөкүмәтен дә игълан итә. Хөкүмәт башлыгы һәм юстиция министры итеп Номан Челебиҗихан, тышкы эшләр һәм саклану министры итеп Джафар Сейдамет Кырымер, магариф эшләре министры итеп Амет Озенбашлы, финанс министры итеп Сейитджелил Хаттат, дин эшләре министры итеп Амет Шукрю сайлана.

Кырым кавалерия полкы һәм Русия империясе армиясендә хезмәт иткән кырымтатар пехотасыннан торган армия барлыка килә.

Украинаның Югары Радасы Кырымдагы хәлләргә кәнагатьсезлек белдерми.

26 июнь — Кырымтатар байрагы көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

1918 елның гыйнвар-февралендә большевиклар Кырымга керә. Хәрби-инкыйлаб комитеты декреты белән 1918 елның 17 гыйнварында Корылтай һәм аның хөкүмәте таркатыла. 1918 елның 23 гыйнварында Кырым мөфтие Номан Челебиджихан Акъяр (Севастополь) шәһәрендә большевиклар тарафыннан атып үтерелә.

Русия империясенең 150 еллык колониаль хакимлегеннән соң 1917 елдагы Корылтай һәм Кырым халык республикасының барлыкка килүе, кырымтатар элитасының дәүләт төзелешендә катнашуы Кырым ханлыгыннан соң беренче сәяси тәҗрибә була.

Узган гасыр башында дәүләтчелек символы итеп кабул ителгән кырымтатар милли байрагы сөргенлектән Кырымга кайткан кырымтатар халкы икенче корылтаенда 1991 елда Акмәчеттә яңадан торгызыла.

2010 елдан Корылтай карары белән 26 июнь кырымтатар байрагы көне дип игълан ителә.

Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булган, төрле илләргә сибелгән кырымтатарлар диаспорада, Украинаның төрле шәһәрләрендә яшәсә дә, алар Ватаннарына, Кырымга тугрыклы булып кала. Зәнгәр күк төсендә тарак тамгалы байрак моны чагылдырган һәм халыкны берләштерән бер символ булып тора.

Кырымтатар байрагы көне

Кырымтатар байрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1917 елда декабрь аенда Бакчасарайда кырымтатар халкы вәкилләренең беренче Корылтаенда кулланыла. 1991 елның 26 июнендә Акмәчеттә узган икенче Корылтайда ул милли байрак итеп кабул ителә.

2010 елда кырымтатар активистлары тәкъдиме белән 26 июнь — Кырымтатар милли байрак көне итеп беренче тапкыр үткәрелә.

Кырымнан тыш ул кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркия, АКШ, Романия, Канада һәм дөньяның башка урыннарында да үткәрелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG