Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставрополь краенда Ту-22М3 хәрби очкычы килеп төшкән


Ту-22М3 очкычы
Ту-22М3 очкычы

Русия моны техник төзексезлекләр аркасында ди, Украина кораллы көчләре исә без бәреп төшердек дип әйтә. Ту-22М3 хәрби очкычы Казанда җитештерелә.

Бүген Ставрополь краенда еракка оча ала торган ракет-бомбалар ташучы Ту-22М3 хәрби очкычы килеп төшкән. Русия саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, очкыч хәрби бурычын үтәп аэродромга кайткан чагында мәтәлгән. Экипаж әгъзаларының берсе үлгән.

Русия яхы фаҗиганың беренчел сәбәпләре - техник төзексезлек дип белдерә. Саклану министрлыгы ышандыруынча, очкычта кораллар булмаган, ул кешесез урынга килеп төшкән. Мәтәлгән урынында җимереклекләр дә юк диелә.

Украина кораллы көчләре исә очкычны алар бәреп төшерүен белдерде. Сугыш башыннан бирле бу украин хәрбиләренең бомбалаучы Русия хәрби очкычын бәреп төшерүләре турында әйткән беренче очрагы. Бу мәгълүмат бәйсез чыганактан расланмаган.

Русия саклану министрлыгы белешмәләренчә, экипаж катапульт ярдәмендә сикерергә җитешкән. Дүрт кешенең өчесе табылган, аларның берсе үлгән дип җиткерде Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров.

19 апрельгә каршы төндә Русия хәрби очкычларының Украинага ракет һөҗүме ясавы хәбәр ителде. Украин хәрбиләре хәбәренчә, ракетларның бер өлеше бәреп төшерелгән.

  • Украинада сугыш башланганнан бирле Ту-22М3 беренче тапкыр килеп төште. Узган ел шундый ук бер очкыч аэродромда юк ителгән иде, хәрби һава аланына украин дроннары һөҗүм итте дип белдерделәр.
  • Русиядә сугыш башыннан бирле хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
  • 2022 елның 17 октябрендә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
  • Шул ук елны 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. 2022 елда июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.
  • Быел гыйнварда Белгород өлкәсенең Корочански районында Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төшкән иде. Анда Украинаның 65 әсире дә булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG