Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә үлем җәзасы кайтырмы, юкмы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәү өлкәсендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы теракттан соң Русия рәсмиләре һәм Путин режимына хезмәт итүчеләр үлем җәзасы хакында сөйләшә башлады. Аларның бер өлеше моны хуплый, икенчесе — бу юридик яктан мөмкин түгел дип белдерә. Әлеге сөйләшүләр Татарстанда да күзәтелә. Үлем җәзасын кайтару мөмкинме? Моны юридик яктан ничек эшли алалар? Үлем җәзасы бүген нинди илләрдә гамәлдә? Азатлык төп фикерләрне барлады.

Рәсмиләр өнди, Путин дәшми

Валерий Дмитриевич Зорькин иптәшләре белән җыела да: "Әйе, чыннан да, кемнедер тиз арада үтерергә кирәк", дип әйтәчәк", дип сөйләде ул

Үлем җәзасын кайтару мәсьәләсен теракт оештырылганнан соң рәсмиләр күтәрә башлады. Беренчеләрдән булып аны Русиянең иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев тәкъдим итте. Соңрак ул терактта катнашы булган һәркемне үтерергә кирәк диде.

"Аларны үтерергә кирәкме? Кирәк. Һәм бу булачак та. Әмма терактка катнашы булган кешеләрнең бөтенесен үтерү мөһимрәк. Бөтенесен. Кем түләгән, кем ярдәм иткән... Аларның бөтенесен үтерергә", дип искәртте Медведев.

Думада "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев Русиядә үлем җәзасы темасы "ныклап каралачак" дип белдерде.

26 мартта Дума утырышында ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий теракт оештыручыларга каршы "үлем җәзасыннан кала башка җәза була алмый" дип белдерде. "Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов бу максаттан референдум үткәрергә чакырды.

Думасы рәисе Вячеслав Володин исә үлем җәзасын гамәлгә кертер өчен референдум кирәкми дип әйтте.

"Безнең Конституциядә дә, җинаять турындагы канунда да беркем үлем җәзасын гамәлдән чыгармады. Конституция мәхкәмәсенең мондый хөкем карары чыгаруны кичектергән карары бар. Шуңа да монда Конституция мәхкәмәсенең карары да җитә", диде ул.

Бүген үлем җәзасы 39 илдә гамәлдә. Бу исемлектә Америка Кушма Штатлары да бар.

Русия президенты Владимир Путин әлегә бу хакта фикер белдермәде. Аның сүзчесе Дмитрий Песков ул фикер алышуда катнашмый диде. 2022 елның декабрендә президент үлем җәзасын кертүгә каршы булуын белдергән иде.

Шулай да Путин "Крокус"тагы теракттан соң террорчыларга "үч алу һәм аларны хәтердән сызып ату" белән янады.

Русия кануннарында үлем җәзасы турында нәрсә әйтелә?

1997 елның 16 апрелендә Русия кеше хокуклары һәм төп хокукларны яклау Конвенциясенең үлем җәзасын гамәлдән чыгару турындагы 6нчы Беркетмәсен имзалады. Ул Русиядә ратификация узмавына карамастан, Вена конвенциясе нигезендә Русиядә үлем җәзасын куллану рөхсәт ителми. 1999 елдан соң кешеләр үлем җәзасына тартылмый башлады. 2009 елда Конституция мәхкәмәсе үлем җәзасы тыелган дигән аңлатма бирде.

Русия Конституциясенең 20нче маддәсендә үлем җәзасы турында болай дип язылган:

1. Һәркемнең яшәргә хокукы бар.

2. Үлем җәзасы аны гамәлдән чыгарганчыга кадәр аеруча авыр җинаять кылган өчен җәзаның аерым чарасы буларак гаепләнүчегә утырышчылар (присяжныйлар) катнашында аның эшен мәхкәмәдә карау хокукы бирелгәндә федераль канун нигезендә билгеләнә ала.

Мәхкәмә хатасы белән кешене ирегеннән мәхрүм итү — бер, гомерен өзү — икенче әйбер. Хата белән үтерелгән кешенең якыннары да зыян күрәчәк, алар якын кешесен югалтачак.

Русия Федерация шурасы сенаторы Андрей Клишас үлем җәзасына булган мораторийны бетергән очракта да террорчыларны үлем җәзасына хөкем итеп булмый дип белдерде.

Аныңча, Конституция нигезендә мәхкәмә гаепләнүчене үлем җәзасына утырышчылар (присяжныйлар) катнашында гына хөкем итә ала. Шул ук вакытта Җинаять кодексында террорчылык һәм педофилия маддәләре нигезендә мәхкәмә утырышы утырышчыларсыз гына узарга мөмкин.

"Дәүләт яки җәмәгать эшлеклесенә һөҗүм итү" (Җинаять кодексының 277нче маддәсе), "хөкем итүче яки тикшерү алып баручы кешенең тормышына һөҗүм итү" (295нче маддә), "хокук саклау органы хезмәткәре тормышына һөҗүм итү" (317нче маддә), "квалификацияле үтерү" (Квалифицированный состав убийства) (105нче маддәнең 2нче өлеше) һәм "геноцид" (357нче маддә) очрагында гына гаепле дип табылган кешене үлем җәзасына тартырга мөмкин, дип язды сенатор.

Клишас "Крокус"тагы теракттан соң үлем җәзасын тәкъдим итүчеләрне "намуссыз спекуляция" белән шөгыльләнүчеләр дип атады.

Русия Конституция мәхкәмәсе әлегә дәшми. Мәхкәмә рәисе Валерий Зорькин бу хакта рәсми мөрәҗәгать булганнан соң гына фикерен белдерәчәген әйтте. Ул Дума депутатлары, президентның нинди очракта мөрәҗәгать итә алуын белдерде.

2022 елның ноябрендә Зорькин үлем җәзасын кертер өчен яңа Конституция кабул итәргә кирәк дип белдергән иде.

Юрист Павел Чиков сүзләренчә, бүгенгә кадәр Русия Конституция мәхкәмәсе үзе кабул иткән карарны көченнән чыгарган очрак булмады. Шулай да бу үлем җәзасын кайтаруны, ягъни мораторийны бетерүне башкара алмыйлар дигән сүз түгел.

Ләкин бу инде чын популизм. Конституцияне санга сукмау, төп канунда тишек табып шуны актару. Адәм көлкесе!

"Элек мондый хәл булмаганлыктан, моны ирекле формада да эшли алалар. Президент яки Дәүләт думасы белән Федерация шурасы Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать юллый. Аны бла-бла-бла криминоген вазгыять һәм педофилия таралу, шулай ук көчле санкцияләр басымы вакыты, традицион кыйммәтләр булу сәбәпле үлем җәзасын кайтара алабызмы дип аңлатма сорый алалар. Валерий Дмитриевич Зорькин иптәшләре белән җыела да: "Әйе, чыннан да, кемнедер тиз арада үтерергә кирәк", дип әйтәчәк", дип сөйләде Чиков.

Юрист сүзләренчә, үлем җәзасын кертер өчен күптөрле хокукый актлар кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, Русия юстиция министрлыгы үлем җәзасын башкару өчен административ регламент әзерләргә тиеш. Бүгенгә бу сорауларга Җинаять кодексында җаваплар юк, ди Чиков.

Татарстанда ни уйлыйлар?

Мөселманнар хокукын яклаучы, Татарстан адвокаты Руслан Нәгыев бүгенге шартларда үлем җәзасын кертергә ярамый дип язды. Моның өчен мәхкәмә һәм куәт оешмаларының эше камил булырга тиеш ди ул. Аныңча, бүгенге хокукый системны яхшы эшли дип әйтеп булмый, тикшерүчеләргә карата җаваплылык каралмаган. Русиядә гаепләнүчене аклап кабул ителгән хөкем карарлары 1 проценттан азрак.

Кеше хокуклары өлкәсендәге төп халыкара документлардан баш тартуның нәрсә икәнен үзегез аңлыйсыздыр. Бу нонсенс. Бу юлга беркем бармаячак һәм кирәк тә түгел.

"Мондый күрсәткечләр булганда үлем җәзасында мораторийны гамәлдән чыгарырга ярамый. Гаепле булмаган кешеләр үтерелүе ихтимал. Мәхкәмә хатасы белән кешене ирегеннән мәхрүм итү бер, гомерен өзү — икенче әйбер. Хата белән үтерелгән кешенең якыннары да зыян күрәчәк, алар якын кешесен югалтачак", диде ул.

Журналист Альберт Шакиров үлем җәзасы турындагы сөйләшүчеләрне "адәм көлкесе" дип атады. Ул Конституцияне үзгәртмичә моны эшли алмаячаклар ди.

"(Конституциянең) 1нче, 2нче, 9нчы бүлекләрен Федераль шура аша гына үзгәртеп булмау Конституциянең 135нче маддәсендә акка кара белән язылган! Чөнки бу бүлекләре "Конституцион строй нигезләре", "Кеше һәм граждан хокуклары, ирекләре", "Конституциягә төзәтмәләр һәм аны үзгәртү" дип атала. Бу сезгә президент мөддәте, хөкүмәт, субъект исемнәре генә түгел. Болар нигезнең дә нигезе. Ә монда берсе референдум ди, икенчесе башын җүләрлеккә салып "андый тыю юк та бугай", — дип утыра. Гади депутатлар да түгел бит. Каршы дәшүче дә юк! Ә бит шул ук Володин 2000 елда Конституцион җыен турында канун өлгесен Думага тәкъдим иткән депутатлар арасында иде. Башын җүләрлеккә сала дими тагын нәрсә дип әйтим. Әллә безнең илдә нинди тәкъдим керткәнен үзе дә белми калган наданнар гына өскә үрмәли аламы ул?" диде ул.

"Ләкин бу инде чын популизм. Конституцияне санга сукмау, төп канунда тишек табып шуны актару. Адәм көлкесе", дип тә өстәде Шакиров.

1947 елда СССР Югары шурасы президиумы фәрманы белән үлем җәзасы бетерелә

Казан федераль университетының конституция һәм административ хокук кафедрасы доценты Евгений Солтанов юридик яктан үлем җәзасын бетерү мөмкин түгел, дип "Бизнес Онлайн"га сөйләде.

"Әгәр дә без халыкара конвенциягә кушылдык, аны ратификацияләдек икән, бары бер юл гына кала — кире кагу. Моңа беркем дә бармаячак! Кеше хокуклары өлкәсендәге төп халыкара документлардан баш тартуның нәрсә икәнен үзегез аңлыйсыздыр. Бу нонсенс. Бу юлга беркем бармаячак һәм кирәк тә түгел. Дөресен әйткәндә, мин бу мәсьәләне хәл итүдә юридик мөмкинлекләр күрмим", диде ул.

Солтанов үзенең үлем җәзасына каршы булуын да әйтте.

Үлем җәзасы кайсы илләрдә гамәлдә?

Бүген үлем җәзасы 39 илдә гамәлдә. Мондый җәза төре Африка, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләрендә кулланыла. Бу исемлектә Америка Кушма Штатлары да бар.

1950 елның гыйнварыннан "эшчеләрнең сораулары буенча" "Ватанга хыянәт итүчеләрне, шпионнарны, диверсантларны" үлем җәзасына тарту турында фәрман дөнья күрә

Amnesty International хокук яклау оешмасы мәгълүматларына күрә, 2015 елда үлем җәзасына тартылган кешеләр саны 1 634гә җиткән. Бу — 1989 елдан иң зур күрсәткеч. Бер ел эчендә генә дә үлем җәзасына тартылган кешеләр саны 50 процентка үскән.

Үлем җәзасын кулланылган очракларның 89 проценты Иран, Пакъстан һәм Сөгуд Гарәбстанына туры килә. Кытайда күпме кеше үлем җәзасына тартылганы турында саннар яшерелгән.

Дөньяда үлем җәзасы гамәлдән чыгарылмаган, ләкин аны кулланмаучы илләр дә күп. Мәсәлән, Израилдә геноцид яки сугыш вакытында дәүләт хыянәте булган очракта гына мондый төр җәзага тарта алалар.

Үлем җәзасы СССРда төрле чорда гамәлдә булган. Аның иң күбе Олы террор вакытына туры килә. 1937-38 елларда НКВД тарафыннан 681 692 үлем җәзасы хөкеме кабул ителә. Икенче дөнья сугышы вакытында үлем җәзасы кешене асып кую буларак кулланылган.

1947 елда СССР Югары шурасы президиумы фәрманы белән үлем җәзасы бетерелә. 1950 елның гыйнварыннан "эшчеләрнең сораулары буенча" "Ватанга хыянәт итүчеләрне, шпионнарны, диверсантларны" үлем җәзасына тарту турында фәрман дөнья күрә.

СССР таркалу белән 1996 елга кадәр Русиядә 150ләп кеше үлем җәзасына хөкем ителгән. Шулай да бу төр җәза һәрвакытта да кулланылмаган, чөнки соңгы карарны президент кабул иткән.

1992-99 елларда Русиядә 1 011 кешегә үлем җәзасы билгеләнгән. Шулай да 131 кеше генә (1992-97) атып үтерелгән.

Русия президенты каршындагы кичерү (ярлыкау) мәсьәләләре комиссиясе рәисе (1992-2001) Анатолий Приставкин үлем җәзасына тартылган кешеләр исәбе рәсми саннардан күбрәк дип белдергән иде. Ул 1995 елда гына да 86 кешенең атып үтерелүе турында хәбәр иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG