Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bulmas.ru хуҗасына һөҗүм булган, диләр


"Веб-хуҗага һөҗүм". Рүзил Мөхетдиновка шоумен Фәнил Вәкказов "түтә" терәгән.
"Веб-хуҗага һөҗүм". Рүзил Мөхетдиновка шоумен Фәнил Вәкказов "түтә" терәгән.

Татнетта яхшысы да, яманы да була. Әйтик сәхифәләр ачыла тора. Ә менә Bulmas.ru сәхифәсе хуҗасы Рүзил Мөхетдинов үзенә һөҗүм итүләрен әйтә.

Татар интернетында төрле яңалыклар булып тора. Яхшысы да, яманы да. Әйтик, яңа сәхифәләр, хезмәтләр ачыла тора. Ә менә Bulmas.ru сәхифәсе хуҗасы Рүзил Мөхетдинов исә үзенә һөҗүм итүләрен искәртә. Шулай иттереп, Интернетта хезмәт итсәләр дә, хәбәр таратучыларга куркыныч янап тора ала. Тик шулай да әйтик гадәти журналистика белән веб-журналистиканың аермасы бар икән. Шул хакта тәфсилләбрәк “Пәрәвез” тапшыруының башка өлешеннән укыгыз.

”World and Tatars” – яңа тараткыч

Интернетта World and Tatars исемле яңа
"googlegroups" хәбәр тараткыч пәйдә булды. Шул ук сериядан инде Milli Maksat һәм Татар –Press, Tatar yazmalari төркемнәре дә бар. Болары «googlegroups» тараткычлары. Шулай ук “yahoogroups” тараткычлары да эшләп тора. Алар арасында инде күп санлы кулланучылары булган “Tatar-l” дә бар. Аларны тараткыч дип кенә түгел, ә “әбүнәле аралашу”, “бәхәсләшү урыны” дип тә атап була. Соңгы төркем ике яклы хәбәрләшү урыны булып та тора. “Tatar-l” аша килгән хатлар аша әбүнәчеләре шул ук Milli Maksat яки Татар –Press турында да беренчеләрдән булып белделәр.

Безгә килгән хаттан

“Дөньяның кай якларыннан сайтыгызны караганнарын яки тыңлаганнарын башкаларга күрсәтәсегез килсә, кулланучыларның IP-адресларына нигезләнгән бушлай график харита сервисын менә шушы чарасы аша куллана аласыз.” Бу хатны АКШтан Фәрхәд Фаткуллин Ул аны “админнарга” дип юллаган.

Пычакны ник күтәрәләр?

Гадәттә веб-проектлар турында сөйлибез. Тик монитор артында утырып кына бәладан сакланып калып буламы? Веб каләм ияләре дә гадәти газеталарда эшләүчеләр кебек куркыныч булган һөнәр иясе түгелме? Әйтик, Bulmas.ru хуҗасы Рүзил Мөхетдинов “дошманнары” шактый булуын искәртә. Моны ул милли доменны яклаудан да, шулай ук күп санлы йолдызлар турында башкаларга ачыктан-ачык язып торырга мөмкинлек бирүеннән дә күрә. Bulmas.ru сәхифәсендә ирекле “сары” форум да эшли бит. Аны артык либераль, “гайбәтче”, “әдәпсез” дип санаучылар да бар.

“Каршыма берсе пычак тотып чыкты”, - ди Рүзил Мөхетдинов. Тик “Азатлык” хәбәрчесенә, кем икәнен һәм ни өчен икәнлеген төгәл белә алмыйм, дип җавап бирде. Шулай ук “Кәеф ничек” газетасы да: “Милициягә-фәләнгә хәбәр итеп тормаган, теге егет күз яшьләре белән үтенгәч, җибәргән”, - дип яза. Без сораштырган көндәшләре һәм танышлары исә, Рүзил үз сайтына шулай итеп реклама ясарга мөмкин дип тә әйтә.

Интернет үзара аңлашу урыны гына түгел, ул сәяси ирек, иҗтимагый тормыш урыны да булып тора. Шуңа күрәме, әйтик Төркиядә “Google” эзләгечен куллану кыенлашкан. Русиядә дә хакимият интернетны чикләүче канун булдырмакчы. Хакимияткә хуш килмәгән бик күп язмалар әле сайтларга кертелә алганны исәпкә алсаң, «интернетта күп кенә сәхифәләр яшәүдән туктарга мөмкин», - дип яза Azatliq.org.

Кайда булсагыз да, безне радиодан тыңласагыз да, Интернеттан укысагыз да исән-имин йөрегез. "Сау", "сау".

XS
SM
MD
LG