Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мубайны блог корырга өндиләр


Татнет һәм альтернатив мәдәният йолдызы Мубай бу арада "Күңел" дискотекасында ширбәтле су эчә.
Татнет һәм альтернатив мәдәният йолдызы Мубай бу арада "Күңел" дискотекасында ширбәтле су эчә.

Билгеле татар блогчысы “Былтыр” җырчы Мубайны да блог ясарга чакыра. Блог тоту башкаручы иҗатына яңа дәрман бирә алыр иде, ди ул.

Билгеле булганча радионың Интернеттагы “Azatliq.org” сәхифәсе яхшы гына эшләп килә. Безне Интернетта да тыңларга була. Шулай ук ул хәбәрләр мәкалә итеп тә эленә. Сез аларны кереп укый да аласыз. Сәхифәдә шулай ук фотокүргәзмә дә бар. “Azatliq.org” сайтында шулай ук форумга кереп фикер алышырга да була. Форум Интернет кулланучыларының яраткан аралашу ысулы ул. Шул ук вакытта башка төрле аралашу яки фикер белдерү ысуллары да бар. Әйтик блоглар? Нәрсә ул блог? Инглиз, урыс телләрендә шактый киң таралган бу аралашу формасының татар телендә дә таралу мөмкинлеге зурмы? Татар кешеләре һәм татарча ясалган блоглар нинди ул?

Бүгенге Пәрәвез тапшыруында

* Татар-башкорт интернетындa ниләр бар?
* Интернеттагы татар матбугаты ни турында сөйли.
* Интернетта блоглар язып утыру модасы кими башлаган.

Сәбәбе: иң билгеле блоглар системасы “Livejournal.com”ны урыс фирмасы сатып алган. Татарда ул бик нык тарала алмаган. Кайберәүләр татар блоглары туып килә, киләчәге зур ди. Ә кайберләре исә аптырап калган: төшенкелеккә бирелгән. Татар блоглары ник аз дигән сорауга җавап эзлик. Блоглар темасы турында Сез Татар интернеты йолдызлары Әлфия Миңнуллина, Азат Сафиуллин (ул “Былтыр” буларак билгеле), Шамил Бикташ фикерләрен ишетерсез.

Татар-башкорт интернетында ниләр бар?

Төркиядә белем алучы башкорт сутендлары “Bashkironline.org” адресы белән аралашу сәхифәсен ачты. Сайт бар башкортны да бергә тупларга өметләнә. Аның бизәлешендә башокртстан табигаты күренешләре кулланылган. Сайт әлегә урысча эшли. Сәхифә үзендә форум да, блог та, кунак бүлмәсе дә тота. Кунак бүлмәсенә инде өч кеше язып та калдырган. Иң бай урыны исә фотогалериясы һәм ризык ресептлары бүлекләре.

Интернетның татар матбугаты ни турында сөйли?

Challi.ru” сайтында Шәһри Чаллы газетасы “Сулган гөл” дигән мәкалә биргән. Автор Рәҗәб Әхмәтов СПИД белән чирле бер кыз һәм аның апасы турында яза. Ә юлчылар бер ханымның ябыклыгына шаккатып күзәтә. “Вакытсыз сулган гөлнең шул поездда яшьли үлемгә китеп баруы кызганыч иде” дип яза газета сайты. Вакыйга Чаллыдан Уфага баручы поезд янында бара. Моны Чаллы газетасы Пәрәвезгә элгән.

Уфадагы татар газетасы Интернетта ни яза?

Omet-ufa.ru” сайты - Өмет газетасыныкы. Ерактагы якын кардәшләр бүлегендә ул Казахстан, Мәскәү, Финляндия, Мәскәү турында мәкаләләр биргән. Дөрес алар яңа саннарда басылган әйберләр түгел. Газеталар ачкан сәхифәләр еш кына соңарып эленә.

Азатлыкның үз сайтында ниләр бар?

Радио сәхифәсе тирәсендә дә кызыксыну, хәтта кайбер шау-шулар тынмый. “Aztliq.org” сайтында Татарстанда радионың кабатлап тапшырулары туктатылу турында фикер алышулар туктамый. Шулай ук “Пәрәвез” сәхифәсе турында да форум ачылган. Сәхифәбезне кулланучылар Русиядә Интернетка керү кыйммәт дип зарлана. Үзара аңлашулар да бар: билгеле информатика белгече Раил Гатауллинга бер мәктәп укытучысы сораулар биргән. Гатуллин ничек җавап биргән?

Азатлык.орг сәхифәсендә шулай ук фотокүргәзмә эшли. Аның аша ерактагы кышкы урманга да, Казан читендәге хәерче базарына да барып кайта аласыз. Сайт соңгы арада иң еш укылучы мәкаләләрне дә күрсәтеп тора. Әлбәттә “Aztliq.org” аша радиосын туры эфирда да, яздырылган соңгы тапшыруны да тыңлап була. Башка көн тапшыруларын да күчереп алып соңыннан да тыңлый аласыз.

Блоглар

Яңа 2008 ел бу нисбәттән яңа өметләр алып килде. Яңадан ачылган һәм хәзер үзен чын татар газетасы итеп танытучы “Intertat.ru” блоглар язу мөмкинлеген бирә (ләкин урыс интерфейсында). Пәрәвездәге газетасы мөхәррире - Әлфия Миңнуллина. 2005 ел нәтиҗәләре буенча “Tatarlar.ru” порталы аны “Татнет әнисе” дигән тамга белән бүләкләгән иде. Ул татар интернеты проблемаларын яки уңышларын эчтән белә.

“Күпләр блогларда утыра. Безнең татар блогында утырсалар әйбәтрәк булыр иде дип уйлыйм. Татар халкы сөйләшергә, фикер алышырга ярата. Блогларны укучылар яратыр дип саныйм. Ләкин әлегә чын-чынлап татарча эшләүче блоглар юк дәрәҗәсендә”, - ди Әлфия Миңнуллина.

Блогларны хатын-кызлар ярата

Интернетта билгеле татар Шамил Бикташ та: “Intertat.ru” бик билгеле газета иде. Күпләр Интернет дигәч тә “Intertat.ru”ны хәтеренә китерә. Блоглар эшенә бу газета алынуы мине сөендерә”, - ди. “Шул ук вакытта блоглар ул аеруча хатын-кызлар ярата торган аралашу ысулы. Элек кызлар мендәр астында көндәлек дәфтәрен тота иде. Хәзер алар блогта яза башлады. Тик мин уйлыйм, чын мода бер-ике ел элек булды дип. Хәзер “Vkontakte.ru” кебек тирән белем һәм талант сорамый торган аралашу системалары тагын да популяр булып китте”, - ди Шамил. Бикташ: "Блоглар Интернетка аерым кешеләрнең шәхси төсмерен бирде. Аңа кадәр без бары тик уртак, гомуми мәгълэмат чыганакларын гына укый идек. Ә блоглардагы көндәлек яки шәхси иҗади язмалар, Интернетны аерым шәхесләр тармагына да бүлде.
Тик менә узган Livejournal.comсервисының урыс ширкәте SUP сатылуы андагы акыллыбашларны куркытты. Яңа хуҗалары Мәскәү Кирмәненә якын дип санала. Русиядагы шактый билгеле сәясәтче, язучы, журналист утырган бу "Тере журнал"ның элеккеге хуҗасы америкалы Брэд Фитцпатрик системасының сыйфтанын яхшырту өчен саттым дигән. Ә берәүләр аны зур акчага кызыгып тиз арада котылды дип тә исәпли. Ни дисәң дә блоглар да мәңгелек түгел бит. Ә Русиянең акчасы күп, үз ватандашлары фикерен күзәтеп тору өчен ул аны тиз генә сатып алды дип уйланыла. Ә Livejournal.comда белемле, техник һәм төгәл фәннәрне яхшы үзләштергән русияле яки элеккеге сссрлы шактый кеше утыра иде. Интернетта урыстелле халык әйданманларның берсе булып тора. шулар арасында татарлар да шактый.

- Шамил Бикташев, син “Tugan-tel.at.tt”, “Kitapxane.at.tt” кебек сайтлар ясый идең. Ничек итеп блогларга килеп кердең?

- “Нәрсә? Кайда? Кайчан” атлы ярышларда катнаша идем. Шунда дусларым белән тагын да тыгызрак аралашыр өчен “Livejournal.com”да блог ачарга булдым. Шунда мин кайбер блогчы-татарларны да таптым. Минем блог татарча да, урысча да, инглиз һәм төрек телендә дә. Шуңа күрә әйтә дә алмыйм. Кем мин: татар блогчысымы, урысныкымы? Әйтик менә Азат Сәйфетдинов – “Былтыр” бар. Ул чын-чынлап татар блогчысы”.

"Былтыр" блогларны күпләп ачкан

Шунысы кызык, Азат Сәйфетдинов дистәгә якын блог ачкан. Башкаларын кызыксындырыр өчен, ди.

Азат Сәйфетдинов: “Мин башта “Byltyr.livejournal.com” блогын ачтым. Тик бу гына миңа җитмәде. Кешеләр милли блог оештыру идеясын күтәреп алмады. Шуңа күрә мин бертуктаусыз яңа блоглар ясый башладым. Максатым: башкаларны да үсендерү, аларны чын татарчы блоглар ясарга этәрү иде. Менә татарча әкиятләр таратучы, туйлар турында, себер татарлары турында, тарихи ташлар турында, татар китаплары, мәчетләре, туган телгә багышланган блоглар миңа бәйле. Блоглар аша мин уртак блог-җәмгыятьләргә дә керә алам. Әйтик “Татарлар” дип аталганына. Аны мәскәүлеләр корган. Тик татарча аралашу коралларын кулланмыйлар. Ә бит барлык блог тота ала торган “Livejournal.com” яки “Blogspot.com” кебек урыннарда да диярлек татарчаның латины да кириллы да укыла. Бары тик кызыксынып кулланырга гына кирәк. Аннары мин үзем дә һәрвакытта да татарча гына язмыйм. Шуңа күрә менә “Tatar.info” хуҗасы Айнур Сибгатуллинның да блогы зур кызыксыну уята. Ростовтан бу “мишар-ханум” дип аталучы блог та кызыклы. Ул блог аша тарихи якташларын таба, Пенза татарларын пропогандалый. Казандагы Наил Гариповның “сукыр” блогы бар.

Блогларны матур һәм кызык итеп яза белүччеләргә оештыру тагын да җиңел. Әйтик “Ильясхан Астраханский» блогы да бар. Тик бик сирәк яза, бик сирәк. Ә бит ул гадәттәнтыш кызыклы шәхес. Әйтик Мубай дигән нәфис телле җырчы бар. Ул да блог алып барса әйбәт булыр иде. Иҗади кешеләргә блоглар яңа дәрман бирә ала бит.”
XS
SM
MD
LG