Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен укыту ата-аналар теләгенә калса – татар мәгарифе җимереләчәк


Чаллы шәһәренең 29-нчы мәктәбен яклап ата-аналар, укучылар пикетка чыккан иде. 2 апрель 2010
Чаллы шәһәренең 29-нчы мәктәбен яклап ата-аналар, укучылар пикетка чыккан иде. 2 апрель 2010

Татарстанда укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, татар телен һәм әдәбиятын укыту ата-аналар теләгенә калдырылса, меңнәрчә укытучы эшсез калачак, татар мәгарифе төптән җимереләчәк, милли кыйммәтләрне киләсе буынга тапшыру механизмы юкка чыгачак, дип белдерә.

1 декабрь шимбә көнне Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстанның милли оешмалары өч республикада дәүләт телләре саналган татар, башкорт һәм чуаш телләренең мәҗбүри укытылуын бетерүгә каршы урам җыеннарына чыга.

30 ноябрьдә Татарстан дәүләт шурасында Русиянең яңа мәгариф канунына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Бу чарада Русия думасында Татарстаннан депутат, мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйлметдинов, Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә катнашты.

Татарстан дәүләт шурасы Русиянең мәгариф кануны өлгесенә барлыгы 23 төзәтмә җибәргән. Гыйлметдинов сүзләренчә, өч өлештән тораган тәкъдимнәр арасында мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә багышланганы да бар. Анда милли телләрне өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен Русия төбәкләренең хокукый вәкаләтләрен арттыру турында сүз бара.


11 декабрь көнне Русия думасында мәгариф кануны өлгесе икенче укылышта каралачак. Бу өлгенең беренче вариантында, беренче укылышта тулаем кабул ителгәндә, республикалардагы дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру турында язылган иде. Иҗтимагый оешмалар, галимнәр һәм белгечләр мәгълүмат чаралары аша моңа ризасызлык белдерде. Канунны әзерләүчеләр бу ризасызлыкка колак салдымы, әллә юкмы, бүгенгә билгесез.

Бөгелмә районының Восточный авылындагы рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Хәбибуллина Русиядә мәгариф турында яңа канун әзерләнү турында ишеткән. Бу документ өлгесендә республикалардагы милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру турында язылганлыгы белән дә хәбәрдар. Канун әнә шул рәвешле кабул ителә калса, Хәбибуллина татар телен саклау өчен Татарстан мәгариф министрлыгының махсус күрсәтмәсе чыгар дип өметләнә.

"Әгәр мәгариф министрлыгы татар телен уку планнарына кертәсез дип күрсәтмә бирсә, ул вакытта татар теле укытылачак. Әгәр мәгариф министрлыгыннан татар теле факультатив булып кына укытыла дигән язу килсә, теләкләре булган балалар өйрәнәчәк, андыйлар да булырга мөмкин. Өстән күрсәтмә булмаган очракта балалар йөрмәскә дә мөмкин", ди Хәбибуллина.
Татар теленең абруе укытучыдан да тора
Аның сүзләренчә, Восточныйда ата-аналар бу канун турында ишетмәгән әле. Хәбибуллина Восточный мәктәбендә 25-нче елын эшли. Татар теленең абруе укытучыдан торуын да әйтә. "Укытучы әгәр дә җыелышларда ата-аналарга татар телен өйрәнергә кирәк дип әйтә икән, ата-аналар хуплап чыгачак. Мин үзем былтыр имтихан алыр алдыннан ата-аналарга яңача имтихан алу турында аңлаттым, күпме дәрәҗәдә өйрәтәчәгемне әйттем, алар миңа каршы килмәде", ди Хәбибуллина.

Восточныйда быел тугызынчы сыйныфны бетергәннәр татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны яңа ысул белән бирде. Алар республиканың башка мәктәпләрендәге кебек билет алып, андагы сорауларга җавап тотмады, ә мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән сораулыкны (тест) тутырды. Биш баланың өчесе бишлегә, икесе дүртлегә тапшырды. 22 ноябрь көнне Восточныйга республиканың башка мәктәпләреннән дә укытучылар бу тәҗрибәне өйрәнергә килде.

Восточныйда руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, удмуртлар яши. Мәктәптә бөтен фәннәр дә рус телендә укытыла һәм дәүләт теле буларак татар телен дә өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфтагылар монда ике сәгать татар теле һәм ике сәгать татар әдәбиятын укый. Рус әдәбияты өч сәгать, ә рус теле ике сәгать керә.

Мәгариф идарәләре дә татар теле дәрәҗәсен төшерүгә өлешен кертә

Казанның 165-нче рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Даутова фикеренчә, белем бирүне оештырганда килеп туган буталчыклар, аңлашылмаучанлыклар укучыларда һәм ата-аналарда дәүләт теленә тискәре мөнәсәбәт тудыруда төп рольне уйный. Алар узган ел тугызынчы сыйныфларны башта сораулыклар белән имтиханга әзерли башлаганнар, бары тик уку елы ахырында гына элеккечә билетлар белән бирәчәкләре ачыкланган. Тест белән имтихан тапшыру өчен ярдәмлекләр җитешмәүдә дә, бу эшнең ахырына кадәр нәтиҗәле итеп оештырылмавында да Даутова гаепне мәгариф идарәсеннән күрә.

Бу – татар теле бетте дигән сүз
Тугызынчыларда башка мәҗбүри имтиханнар рус теле һәм математика кебек татар телен тест белән бирмәү дә укучыларда икенче дәүләт теленә тискәре караш тудыра. Аның дәрәҗәсе югары түгел икән дип башына салып куя. "Башка фәннәр белән беррәттән татар теленнән дә имтихан булачак, яңача бирәчәкбез дип әйткәндә бала сентябрь аеннан ук фәнгә әһәмият бирә, аны өйрәнә, ныклап үзләштерә башлый", ди Даутова.

Әгәр татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү ата-аналар теләгенә калса, Даутова сүзләренчә, рус мәктәпләрендә аны бөтенләй укучы булмаячак. Һәм әлеге 165нче мәктәптә җиде татар теле укытучысының барысы да эшсез калачак.

"Әгәр алай була калса, бу – татар теле бөтенләй бетте дигән сүз. Әти-әниләр хәзер татар телен генә түгел, ә башка кайбер фәннәрне дә бөтенләй өйрәнмәү ягында. Шуңа күрә алар татар телен укыттырмаячаклар", ди Даутова.

"Татар теле моннан 15 еллар элек бик кирәк иде"

Казанның 102-нче гимназиясендә эшләүче исемен белдерергә теләмәгән бер укытучы татар теленең дәрәҗәсе моннан 15-20 еллар элек бик югары иде, чөнки күп җирдә татар телен белү таләп ителде дип белдерде.

"Моннан 16-18 ел элек укыткан вакытларны искә төшерәм. Беләсезме, ул вакытларда КХТИга кергәндә татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелде. Рус балалары безнең янга килеп өстәмә дәресләр дә алып йөргән иде. Педагогия институтының, КАИның кайсыдыр факультетларына әнә шулай итеп керде бит балалар. КХТИда беренче семестрда укыган балалар яныма килә иде, аларны татар теленнән зачетларга әзерләргә тырыштым. Хәзер бит боларның берсе дә бер җирдә дә юк.

Ул вакытларда ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәтләре дә бөтенләй башка иде. "Ой, надо, надо", дип кенә тордылар. Хәзер бер җирдә дә юк бит ул. Шуңа күрә, син 11-нче сыйныф малаена, өйрән син моны, бу сиңа кирәк, дип дәлилли алмыйсың", ди әлеге укытучы.

Казанның 102-нче һәм 94-нче гимназияләре янәшә урнашкан. Бу гимназияләрдә укучылар да татар телен өйрәнә. 94-нче гимназиядә 9 укытучы, 102-нчедә 22 укытучы татар теле һәм әдәбиятын укыта. Татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенннән торса, бу гимназияләрдә бер-ике генә татар теле һәм әдәбияты укытучысы калырга мөмкин. Бу хакта да әлеге исемен белдерергә теләмәгән укытучы әйтте. Аның сүзләренчә, татар теле факультатив итеп кенә калдырылса, аңа рәтле-башлы йөрүче дә булмаячак.
Рус ата-аналар безгә догалар кылачак
"Менә мин сезгә үзебезнең 102-нче һәм күршедәге 94-нче чип-чи рус гимназияләре буенча әйтәм, бу канун үзгәрешсез кабул ителсә, рус ата-аналар безгә догалар кылачак, татар теле гомумән укытылмаячак. Әллә нигә берәү генә, минем балам татарча да укысын, дип кенә әйтергә мөмкин. Менә без үзебезнең гимназиядә татар төркемнәре ясый башласак, катнаш гаиләдән булсын, татар гаиләсеннән булсын, ата-аналар шунда ук директор исеменә үзләренең балаларын рус төркеменә күчерүне сорап гариза язалар. Татар телен укыйсыбыз килсә, 2-нче гимназиягә киткән булыр идек, дип кенә әйтәләр.

Татар теле ата-аналар теләгенә калса, рус теле укытучылары үзләренә дәрес күбрәк була, БДИга яхшырак әзерләячәкбез дип бик нык сөенәчәкләр. Алар бит татар теле аркасында рус теленнән БДИга балалар начар әзерләнә, Русиядә дәресләр күп, Татарстан балалары русча начар белә дип дәлилләргә тели. Әмма Татарстанда рус теленнән баллар югарырак та.

Татар телен ата-ана теләгенә тапшыру зур фаҗига булачак, монда бер армия татар теле укытучысы эшсез калачак", диде әлеге укытучы.

"Мәгълүмат чараларында Татарстан һәм татар теле генә пычратыла"

Казанның 149-нчы лицеенда өч татар теле укытучысы бар. Бу лицей татар мәктәпләре өчен булган програм нигезендә эшли. Катнаш гаиләдән, бөтенләй татар телсез килгән балалар җыелган берничә сыйныфта рус мәктәпләрендә татар балалары өчен булган җиңеләйтелгән програм белән укыталар. Бу лицейда 796 баланың барсы да татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Әлеге лицей директоры Фирдәвез Вафина Русиядә яңа мәгариф канунын кабул итәргә әзерләүләре турында хәбәрдар, бу хакта укытучылар белән дә фикерләшкәннәр инде. Татар теле Татарстанда дәүләт теле булгач һәм галимнәр бала күбрәк тел белгән саен фикерләү дәрәҗәсе дә тирәнрәк, зирәгрәк булуны раслагач, татар телен укытмау канунга сыймаслык хәл дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Фирдәвез Вафина
Фирдәвез Вафина
"Иң беренче чиратта, мондый хәл булырга тиеш түгел. Әгәр безнең Конституция белән беркетелгән икән, дәүләт телен укыту булырга тиеш. Бездә катнаш гаилә балалары да укый. Мин аларга укыту шартларын, татар теленең кирәклеген аңлатып күрсәткәч, баламны татар теленә өйрәтергә кирәк дигән максат белән киләләр безгә. "Сезнең балагыз – татар баласы, без дә үз вакытында рус телен авырлыклар белән өйрән-өйрәнә бу юлны үттек", дип аңлаткач, проблемнар хәл ителә. Татар теле әти-әни теләгенә кала икән, бүгенге әти-әни киләчәк турында артык исе китми. Без бу проблемны да үзебез күтәрәбез. Укытучылар белән дә сөйләштек бу турыда, берсүзсез, татар теле дәүләт теле буларак, укыту планына кертелергә тиеш дип әйтәбез", ди Вафина.

Фирдәвез Вафина тумышы белән Мари Иленнән. Бу республикада да һәр бала мари телен өйрәнә. "Мәктәпләрдә милли телләрне укыту турында сүз чыкканда гел Татарстан, татар теле генә пычратыла, матбугатта гел ул гына телгә алына", ди Вафина.

"Соңгы 20 елда ирешелгән бөтенләй юкка чыгачак"

Кукмара районы мәгариф идарәсе хезмәткәре Рузалия Галиева сүзләренчә, татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенә калса, Татарстан мәгарифендә бүгенгә кадәр ирешелгән уңышлар 20 ел элек артка алып ташланачак.

20 ел эчендә ирешелгән нәтиҗә юкка чыгачак
"Татар телен укыту ата-аналар теләгенә калса, укучылар саны бик аз булачак. Бүген бездә бөтен кеше: рус, татар, мари, кем булуына карамастан, төрле дәрәҗәдә рәхәтләнеп татарча сөйләшә ала. Ипи белән һава ничек кирәк булса, тел кешегә яшәр өчен шулай кирәк. Татар теле бетсә – бер кранны яптык дигән сүз булачак.

Соңгы 20 ел эчендә ирешелгән нәтиҗә юкка чыгачак. Без бүген теләсә кайсы бала белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә алабыз. Бөтен кеше бер-берсен аңлый. Бездә нәрсә сөйли ул, дип этешеп-төртешеп торучылар юк", ди Галиева.

Кукмара районында барлыгы 32 мәктәп, иң аз дигәндә 70-ләп укытучы татар теле һәм әдәбиятын укыта һәм алар татар теле ата-аналар теләгенә калса урамда, эшсез калырга тиеш була, дип белдерде Галиева.

Хәдиуллин канун шул килеш кабул ителмәс дип өметләнә

Илсур Хәдиуллин
Илсур Хәдиуллин
Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хәдиуллин да бу канун шул килеш кабул ителсә, татар мәгарифен артка алып ташлаячак дигән фикердә.

"Дәүләт телен ата-аналар теләгенә калдырабыз икән, бу, беренчедән, артка чигенү булачак, икенчедән, дәүләт теле булуын югалтачак. Безнең республикадагы телләрнең әһәмиятен киметүгә юнәлгән канун кабул ителер дип ышанмыйбыз. Республика җитәкчеләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм милли республикаларның фикерләренә дә колак салырлар дигән өмет белән яшибез", диде Хәдиуллин.

"Татарстанга поликультур мәгариф системасына күчү кирәк"

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Марат Лотфуллин, бу канун үзгәрешсез кабул ителсә, милли мәгариф бөтенләй җимереләчәк, болай да укытудагы күп әйберләр Мәскәү белән килешенмәгән дип белдерә.

"Безнең Татарстан мәгарифе 90-нчы елларда яңа дәрәҗәгә - поликультуралы мәгариф дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Ул Европада күп еллар буена алып барыла. Бу Русиянең яңа кануны белән без яңадан 80-нче еллар дәрәҗәсенә әйләнеп кайтачакбыз. Монысы, беренчедән булды. Икенчедән, татар халкы үзенең тарихын, мәдәниятен алдагы буыннарга тапшыру механизмын югалтачак.

Марат Латфуллин
Марат Латфуллин
Бу хәл, гомумән алганда, Русия күләмендә яхшылыкка алып бармый. Үзләренең тарихи тамырларын югалткан кешеләр маргиналларга әйләнә. Маргиналлар арасында төрле фикерле оешмалар барлыкка килә. Бу хәлне бүген үк төрле халыкларда күреп була.

Казанда гына да 700-ләп татар теле укытучысы эшсез калачак. Аннан да кала, бу хәл татар теле белгечлегенең тамырын кисә башлаячак, бер кеше дә баласын татар бүлекләренә бирергә теләмәячәк.

Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килгәндә дә, бүгенге көндә үк проблемнар бар. Бүген мәктәпләрдә Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Безнең әлегә мондый дәреслекләр юк. Бу таләпкә биш ел узды инде. Безнең татар теле буенча да, татар телендәге башка фәннәрдән дә Татарстан мәгариф министрлыгыннан Русия министрлыгына барып расланган бер генә дәреслек тә юк. Гомумән алганда, Татарстанның үзенең дәреслекләр һәм програмнар әзерли ала торган хокукы юк", диде Лотфуллин.

Аның сүзләренчә, килеп туган бик катлаулы вазгыятьне Татарстан үз файдасына чишү өчен халык Русия думасына интернет аша таләпләрен, теләкләрен җибәрергә тиеш. Үзе ул Татарстанга поликультуралы мәгариф ситемасына керергә кирәк дип саный.

"Аның програмнары Русиядә бар, ул кабул ителгән. Ул система бөтен кешегә төрле телләрне: рус телен дә, татар телен дә, инглиз телен дә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Програмы шундый аның. Мин Татарстанга гомумән шундый програмга күчәргә кирәк дип уйлыйм. Ул вакытта Русия тарафыннан куелган аерым кануннар кирәк булмый", ди Лотфуллин.

Аның сүзләренчә, поликультуралы програм Русиядә кабул ителәчәк яңа мәгариф кануны белән дә каршылыкка кермәячәк. "Яңа канунда республикалардагы дәүләт телләрен мәҗбүри укытмау, ата-ана теләгенә калдыру турында сүз бара. Туган телне укытмаска дигән таләп куелмый. Ә поликультуралы укытуда дәүләт телеме, туган телме, милли телме, чит телме – барсы да укытыла ала. Һәр мәктәп үзенең програмын тәкъдим итә һәм ата-аналар аның белән ризалашып балаларын анда укыта ала", ди Латфуллин.

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы Русиядә кабул ителә торган әлеге канунга карата үз фикерен киң җәмәгатьчелеккә белдермәде. Министрлыкның сүзчесе Алсу Мөхәммәтова, Азатлык радиосына канунга тәкъдимнәр җибәрелде, дип кенә әйтте. Әмма нечкәлекләрен ачмады.

Русиядә быелдан рәсми рәвештә “Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре”нең алты юнәлеше укытыла башлады. Татарстанда ата-аналарга икенең берсен – "дөнья диннәре" һәм "дөньяви әхлак"ны гына сайлау мөмкинлеге бирелде. Татарстан президенты тәкъдиме белән укучылар православиене, исламны, буддизмны, иудаизмны өйрәнүчеләргә бүленмәде. Татарстан вөҗдан ирегендә дә тигезлекне саклап калды.

Бүген туган тел, дәүләт теле язмышы кыл очында торганда Татарстан әлегә үз сүзен кистереп әйтмәде.
XS
SM
MD
LG