Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли


Павел Буторин
Павел Буторин

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Алсу 2023 елның 18 октябрендә тоткарланды һәм инде ай ярым диярлек Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Алсуның ире, "Настоящее Время" телеканалы мөдире Павел Буторин Америка түрәләренең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Алсу эшенә җәлеп итү максатыннан АКШка барды. "Америка авазы"на ул Кремльнең ни өчен американнарны тотык итеп алуы, гаиләсенең бу хәлләрне ничек кичерүе һәм Алсуга бүген ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләде.

— "Мемориал" Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип рәсми таныды. Никадәр мөһим адым бу? Кушма Штатлар да аның канунсыз тоткарлануын рәсми таныр дип көтеп буламы?

Алсу салкын камерада утырырга түгел, өендә булырга тиеш

— "Мемориал" оешмасының әлеге белдерүен хуплыйм. Алсу – сәяси тоткын дип һәрвакыт әйтеп килдем, чөнки Русия кануннарына караганда, "ят агент" билгеләмәсенә сәяси активлык төшенчәсе дә керә. Әлбәттә, Алсу бернинди дә агент түгел. Ул журналист, ул ике бала анасы. Ул Казанның 2нче СИЗОсында салкын камерада түгел, ә өендә булырга тиеш.

АКШ Дәүләт департаменты "Мемориал" белдерүенә игътибар итәр дип өметләнәм. Дәүләт департаменты Алсуны канунсыз тоткарланган дип таныса, бу бик мөһим адым булачак: әлеге эш белән консуллык бүлеге түгел, американ президентының вәкиле шөгыльләнәчәк. Алсу очрагын башка дәрәҗәгә күтәрү кирәк.

— Сезнең АКШта Алсуны азат итәргә тырышу белән бәйле күп кенә очрашулар булды. Аны иреккә чыгару өчен бөтен булган мөмкинлекләр кулланылачак дигән ышандыру таба алдыгызмы?

Алсуны хәзер канунсыз тоткарланган дип тану гына кирәк

— Әйе, андый ышандырулар булды, Алсуның эше иң югары даирәдә каралуын расладылар. Беркемгә дә Алсу тарихын яңа баштан сөйләргә туры килмәде. Бөтен чараларда, Дәүләт департаменты, АКШ Конгрессындагы очрашуларда Алсуны беләләр иде. Вашингтонда Матбугат клубында күптән түгел узган чарада Эван Гершкович (Русиядә шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган The Wall Street Journal журналисты – ред.) Алсу исеме дә берничә тапкыр телгән алынды. Бер сүз белән әйткәндә, америка хөкүмәте бу эшкә җитди карый.

Алдарак әйтүемчә, Алсуны хәзер канунсыз тоткарланган дип тану гына кирәк.

— Сез Эван Гершковичны телгә алдыгыз, аны Русия хакимиятләре шымчылыкта гаепли. Америка ватандашлары, журналистлары Кремль өчен һәдәф булып торамы?

— Әйе, моңа шигем юк. Беренчедән, сер түгел, гомумән, журналистика – Русиядә куркыныч һөнәр. Ул сәламәтлеккә дә, гомергә дә, иреккә дә яный. Һәм беренче чиратта, миңа калса, Эванны да, Алсуны да тоткарлау – башка бәйсез журналистларга һәм көнбатыш матбугатында хезмәт куючы журналистларга Русиядә эшләмәскә һәм Русиягә йөрмәскә дигән сигнал.

Икенчедән, Русия американнарны максатчан рәвештә эзәрлекли дип уйлыйм. Әйе, бу ике очрак (Эван һәм Алсу) төрле гаепләүләргә нигезләнгән, ләкин аларны берләштерүче бер факт бар: алар икесе дә Кушма Штатлар ватандашы. Үзләрен "ят агент" дип белдерү маддәсе нигезендә Русиядә күпләрне гаепләп булыр иде, ләкин алар нәкъ менә АКШ ватандашын көтте.

Кремльгә америка тотыклары ник кирәк?

— Мин аларның башына кереп карый алмыйм. Бәлки, алмашу өчен. Ләкин иманым камил, Алсу бүген рәшәткә артында АКШ ватандашы һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы журналисты булганы өчен утыра.

Алсуга нинди гаепләүләр белдерелгән?
18 октябрьдә Алсуга үз белдеге белән үзен "ят агент" буларак теркәмәгәне өчен Русия Җинаять кодексының 330.1(3) маддәсе нигезендә гаепләү белдерелә. Бу Русиядә журналистка карата ачылган шундый беренче эш. Әгәр мәхкәмә Алсуның гаебе дәлилләнгән дип санаса, аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яши. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды.

— Русиягә йөрмәскә кирәк, анда журналистларга куркыныч яный дидегез. Алсуны тоткарлау хәбәре сезнең өчен никадәр көтелгән яки көтелмәгән булды?

Авыру әнисенә ярдәм итәр өчен Русиягә кайтырга карар итте

— Алсу куркынычны аңлый иде. Бу җиңел генә кабул ителгән карар булмады. Ләкин Алсу бала анасы гына түгел, ә үз анасының кызы да. Һәм ул авыру әнисенә ярдәм итәр өчен Русиягә кайтырга карар итте. Моның күпмедер дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлый идек, ләкин рәшәткә артына ук утыртып куярлар дип уйламадык. 2 июньдә Русиядән чыкканда аны тоткарладылар һәм тоткарлау вакытында ук америка паспортын эзләп сумкасына керделәр. Моның америка ватандашлыгы белән бәйле икәне шунда ук аңлашылды.

Шуны да өстисе килә, Русия Украинага басып кереп, сугыш башланганнан соң Алсуның илгә кайтканы бар иде. Ул анда 2022 елның маенда булды һәм бернинди проблемсыз кире килде. Күрәсең, хакимиятләр аның АКШ ватандашы булуын да, Азатлык Радиосында эшләвен дә белгән.

— Аңа янаулар булдымы яки күзләү турында ниндидер сигналлар бар идеме?

— Сигналлар юк иде. Хәер, хәзер без ул вакытта ук аны күзәтү булган дип уйлыйбыз.

— Аны июнь башында тоткарладылар, җибәрделәр һәм тагын тоткарладылар. Ни өчен шулай булды?

— Минемчә, бу вакыт эчендә алар Алсуны нишләтергә икән дип уйлаган, бәлки Мәскәүдән күрсәтмәләр көткәннәрдер һәм, күрәсең, аңа каршы җитдирәк эш ачарга тырышканнардыр. Шуңа күрә башта аның паспортларын, телефонын алдылар, бөтен шәхси язышуларны актардылар, бу язышуларның бер өлешен хәтта интернетка да чыгардылар. Паспортлары булмагач, ул илдән чыгып та китә алмады. Бу бик озак дәвам итте һәм ахыр чиктә октябрь башында хөкемдар кечкенә штраф салып куйды. Ә соңрак, адвокат ялда булган чакта, Алсуны алып киттеләр.

— Махсус көтеп тордылар дип уйлыйсызмы?

— Әйе, шулай дип уйлыйм. Моның алдан планлаштырып эшләнүе күренә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын ике айга — 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты
Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын ике айга — 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты

— Сез аны тоткарлауның ике төп сәбәбе — аның америка ватандашлыгы һәм һөнәри эшчәнлеге дип әйттегез. "Настоящее Время" каналы мөдире буларак сезнең позициягез, шулай ук аның татар телен һәм татар мәдәниятен яклау эшчәнлеге дә роль уйнамады микән?

— Минем, Алсуның ире һәм Русия ватандашы булмаган кеше буларак, кулымда эш материаллары юк, шуңа күрә мин анда искә алынганмы, юкмы икәнен белмим. Ә аның татар телен һәм мәдәниятен яклау һәм үстерү эшчәнлегенә килгәндә, чыннан да, Алсу моның белән инде чирек гасыр шөгыльләнә. Ул бу темага тулысынча чумган, шуңа күрә аның үз Татарстанында төрмәдә утыруын күрү аеруча авыр. Алсуның тоткарлануы аның актив татар позициясе белән бәйлеме, юкмы икәнен белмим, әмма ничек кенә булмасын, бу бик күңелсез.

— Кремль азчылыкларның мәдәниятен, телен саклауга, үстерүгә никадәр ачулы карый?

Аның камерасы еш кына тулы, анда шактый салкын икәнен беләбез

— Мин татар теленең Татарстанда мәктәпләрдән әкренләп юкка чыга баруын беләм. Һәм беләм ки, Алсу эшләгән Азатлык радиосы бу процессны бик актив яктырта. Алсуның эшчәнлеге белән әлеге процесс арасында ниндидер ачык бәйләнеш бар дип әйтә алмыйм. Ләкин һәрнәрсә була ала.

— Алсу эшенә мөселман илләре тарафыннан ниндидер реакция бармы?

— Әлегә мөселман илләре тарафыннан киң реакция күрмим. Ләкин күрәсе килә, бигрәк тә Төркиядән. Алсу бу илне бик ярата. Ул төрекчә бик яхшы сөйләшә, күпмедер вакыт төрек телен укыткан, аның Төркиядә күп элемтәләре бар. Алсуның төрек дуслары гына түгел, Төркия хакимиятләре дә аның Русиядә нахакка кулга алынуы турында үз фикерен белдерсә иде.

Алсуның тоткарлавына дөньяда нинди реакция булды?
30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Моңа кадәр кеше хокуклары һәм матбугат иреге халыкара оешмалары Алсуны сәяси тоткарлауны хөкем итеп чыкты. Алар арасында Amnesty International, Журналистларны яклау комитеты, Freedom House, ПЕН-Америка, Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр, Халыкара журналистлар федерациясе һәм Халыкара матбугат институты. "Алсу Кормашеваны кулга алу – бүгенге көндә Русиянең ят агентлар турындагы канунын бәйсез матбугатка карата явызларча куллануның иң яңгыравыклы мисалы", дип белдерде Журналистларны яклау комитеты.

— Хәзер ул нинди шартларда тотыла?

— Алсуның хезмәттәшләре аннан цензура аша уза торган хатлар ала. Күрүемчә, яшәү шартлары турында теләсә нинди тискәре мәгълүмат хатлардан алына. Шулай да, аның камерасы еш кына тулы, анда шактый салкын икәнен беләбез. Әйе, Алсудан шактый уңай хатлар килә. Ләкин шуны онытмыйк, ул начар шартлары, сәяси тоткыннарга карата начар мөнәсәбәте белән билгеле булган систем тоткыны. Һәм аны чыннан да нинди шартларда тотуларына 100%ка ышанырга ярамый. Мин журналистларның һәм американ ватандашларының төрмәдә тотылу шартларын нормальләштерү белән шөгыльләнмәскә чакырам. Әгәр аларны анда кимсетмиләр һәм кыйнамыйлар икән, бу әле аларның бу төрмәләрдә барысы да яхшы дигән сүз түгел.

— Аңа еш язалармы?

— Әйе, аңа бик күп хатлар килә, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән дә. Кешеләр аңа караган фильмнарның эчтәлеген , үзләренең шәхси тарихларын сөйли. Бу аңа чыннан да бик ярдәм итә. Ул бу ярдәмнең кадерен белә. Без Алсуның үзен изоляцияләнгән итеп хис итмәвен, безнең ярдәмне, дусларының, гаилә әгъзаларының, халыкара җәмәгатьчелекнең ярдәмен тоюын телибез. Бу хәзер бик мөһим.

— Сезнең ике яшүсмер балагыз бар. Алар бу хәлләрне ничек кичерә?

— Авыр кичерәләр. Беркем дә сәяси тоткын кызы булып үсәргә теләми. Бу исемнең бернинди яхшылыгы да юк. Бу безнең гаилә өчен бик авыр вакыт. Ләкин мин аларның дусларына, укытучыларына рәхмәтле. Алар хәзер үз мәктәбе белән бик мәшгуль, үз хоббилары белән — икесе дә гитарада бик яхшы уйный. Һәм бу, әлбәттә, бу коточкыч хәлне күпмедер дәрәҗәдә җиңәргә ярдәм итә. Алар инде ярты елдан артык әнисез. Алсуның инде бер айдан артык үз балаларының тавышын ишеткәне юк. Сүз уңаеннан, аның хәтта әнисе белән дә күрешү мөмкинлеге булмаган. Ул үз адвокатын гына күрә ала.

— Сез балаларыгыз белән бу хакта еш сөйләшәсезме? Нәрсәләр булганын сөйлисезме?

— Без бу турыда көн саен сөйләшәбез. Кайвакыт хәтта артык еш сөйләшәбез. Әйе, мәктәптә алар башкалар кебек булырга тели — алар бит яшүсмерләр. Әмма өйдә безнең сөйләшүләрнең төп темасы — Алсу.

Алсу АКШ ватандашы һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы журналисты булганы өчен утыра

Балаларыбызның ирекле җәмгыятьтә үсүенә мин бик шат, алар АКШ ватандашлары. Һәм алар өчен әниләренең америкалы булуы, журналист булуы, эфирда нәрсәдер язганы яки әйткәне өчен генә рәшәткә артында утыруы бик кыргый күренә. Мин аларның иреклек, сүз иреге, үз-үзләрен белдерү иреге хисе белән үсүенә бик шат. Ләкин алар безнең нинди режим белән эш иткәнебезне һәм әниләренең кем тоткыны булганын бик яхшы белә.

— Сүз уңаеннан, баларыгыз журналист булырга теләмиме?

— Күптән түгел олы кызымның мәктәптә карьера көне (Career Day) кебегрәк чара булды. Ихтимал эшенең бер варианты буларак "журналист" дип язган иде, өстәвенә әле конкрет Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты дип. Аннары минем балалар: әйе, бу — мактаулы һөнәр, әмма Русиядә аның өчен төрмәгә утырта алалар, ди.

Нормаль җәмгыятьтә мондый хәл булырга тиеш түгел. Без бары тик укучыбызга, тамашачыга кеше тарихларын сөйләргә тиеш.

Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

— Хәзер бөтен дөньяда Алсу тарихын сөйләү никадәр мөһим?

— Алсу турында журналист, әни кеше, туган теле һәм мәдәнияте өчен җан атучы буларак сөйләү бик мөһим. Ярдәм күрсәтү бик мөһим. Беләсезме, мин бу турыда көн саен, иртәннән кичкә кадәр сөйләргә телим. Мин һәр иртән бер уй белән торам һәм кич бер уй белән ятам: Алсуны азат итәр өчен җитәрлек эшлимме? Шуңа күрә башкаларны да бу турыда мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә чакырам.

Язманың оригиналы: Америка авазы

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG