Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә интернетны изоляцияләргә җыеналармы һәм моңа ничек әзер торырга?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Протестлар вакытында төбәкләрдә мессенджерларны сүндерәләр, Рунет изоляциясенә әзерләнеп булмый, ләкин IT-белемнәрне арттыру кирәк, башкорт каналларын томалауда Telegram-ның максатчан гаебе күренми. Азатлык сорауларына "Роскомсвобода" техник белгече җавап бирә.

Гыйнвар аенда Русиядә интернетка бәйле бер-бер артлы төрле вакыйгалар булды. Башкортстанда Фаил Алсыновны яклап үткәрелгән протестлар вакытында мессенджерлар, аерым алганда, What'sApp белән Telegram начар ачыла башлады, кемдәдер бөтенләй ачылмады. Бу хәл өлешчә күрше төбәкләрдә дә, шул исәптән, Татарстанда да күзәтелде.

Шуннан соң берничә Русия төбәгендә төнге вакытта мобиль интернетның эшли башламавы турында хәбәрләр таралды. Саха республикасы, Петербур шәһәре, Ленинград, Псков, Новгород өлкәләрендә мобиль интернет ачылмый башлады. Шуннан соң хакимиятләр моны "техник чаралар" белән аңлатты, халыкны тынычландырырга тырышты, ләкин телеграм-каналлар "интернетны сүндерүгә әзерләнәләр" кебек сүзләр белән тулды.

Гыйнвар азагында исә борчылу өчен тагын бер сәбәп өстәлде: RU зонасында эшләүче сайтлар ачылмый башлады. Бу проблем тиз хәл ителде, ләкин болай да тыныч булмаган җәмәгатьчелектә тагын да күбрәк сораулар тудырды. Күп кенә телеграм-каналлар, мисал өчен, "Сетевые свободы", моны "Русия суверен интернеты"на әзерлек дип фаразлады.

Сораулар күп, һәм аларга төгәл җаваплар юк. Азатлык илдәге интернет проблемнарын аңлату өчен "Роскомсвобода" техник белгеченә мөрәҗәгать итте. Ул иминлек максатыннан үз исемен атамаска сорады ("Роскомсвобода" Русиядә "ят агентлар" исемлегенә кертелгән).

Белгеч интернет белән бәйле бу вакыйгалар арасында туры бәйләнеш күрмәсә дә, интернет өлкәсендә белемне арттырырга, томалауларны урап узу юлларын өйрәнергә киңәш итә.

1. Төбәкләрдә төнлә интернетны сүндерү нәрсәгә бәйле? Моның Башкортстан протестларына катнашы бармы?

— Төбәкләрдә интернетны төнлә сүндерү сәбәпләре турында сорауга белгечләр җавап бирә алмый. Моның сәбәбен төгәл белү кирәк, белгечләр монда фараз кыла алмый. "Коммерсант" һәм "РБК" чыганаклары бу хакта сөйләде, һәм аларның версияләре дөрескә охшаган: моның сәбәбе булып дроннарга каршы көрәш һәм Путин белән Лукашенко катнашындагы чараларда иминлек тәэмин итү тора. Чыннан да була алган хәл.

Мессенджерларны протестлар вакытында томалыйлар

Төбәкләрдә мессенджерларны вакытлыча томалауга килгәндә, күрәсең, чыннан да, хакимияттә протестлар вакытында элемтәне кысу, үзара аралашуны киметү коралы барлыкка килгән. Мессенджерларны протестлар вакытында томалыйлар, бу реаль сәбәп булып күренә.

2. Телеграм-каналлар хакимият мессенджерларны томалау юлларын сыный, Рунетны изоляцияләргә тели дип борчыла. Бу чынбарлыкка охшаганмы?

— Сынау юллары дигәне кызык, чөнки томалау инде чынбарлыкта урын алган. Озакка һәм һәркем өчен томалау турында сүз бара икән, бу фикер генә, моны әйтү өчен нигез юк.

Томалау инде чынбарлыкта урын ала

Техник яктан караганда, вакытлы, ситуациядән торган томалаулар "даими томалау"дан берничек тә аерылмый. Шуңа техник яктан хәзер ниндидер сынаулар бара дип әйтә алмыйбыз.

Фараз буларак бу фикер яши ала, әлбәттә. Ләкин миңа икенче версия якынрак булып тоела: хакимият мессенджерларны протестлар вакытында координацияне катлауландыру өчен сүндерә.

3. Соңгы көннәрдә RU доменында сайтларның ачылмавы сәбәбе нидә? Бу да техник яктан Рунет изоляциясе билгесе була аламы?

— Русиядә интернетта техник проблем барлыкка килде. Хәзер аны анализлыйлар һәм әкренләп бу проблем турында без күбрәк белербез дип уйлыйм.

Катлаулы системнар яхшы эшләсен өчен, чит ил оешмалары белән дус булу кирәк

Гади генә әйткәндә, монда берничә фактор бергә тоташты: техник хата + кеше факторы + төрле оешмалар арасында координация җитмәү + чит илләргә каршылык. Соңгысы да мөһим, чөнки катлаулы системнар яхшы эшләсен өчен, чит ил продуктлары, оешмалары белән дус булу кирәк. Хәзер исә аларны дошман булып күрү генә бар, хезмәттәшлек юк.

Ләкин төп сәбәп дип мин техник проблемны атар идем.

4. Соңгы вакытта кайбер VPN хезмәтләренең дә эшләми башлавы турында хәбәрләр күбәя. Роскомнадзор аларны актив томалыймы? Укучыларга нинди киңәшләр биреп була?

VPN-нарны томалау эше туктамады, даими рәвештә бара

— Әйе, дөрес, Роскомнадзор VPN провайделарның инфраструктурасын даими рәвештә томалый, чөнки бу сайт томалауларын урап узу юлы. Бу эш туктамады, даими рәвештә бара.

Русиядән булган укучыларга төп киңәшем: VPN-нар турында берәр файдалы каналга язылырга. Андый каналларда бүген нинди VPN хезмәте эшли, кайсысын алып була дигән мәгълүматлар бирелә.

Азатлыкның ышанган түләүсез VPN хезмәтләре:

Тагын бер киңәшем: үзегезнең шәхси VPN-ны эшләтеп була, ләкин моның өчен техник белем кирәк. Иң яхшысы - моны берәр дус IT-белгеченнән сорагыз. Шәхси VPN-нарны системлы томаламыйлар. Андый системнарны, мәсәлән, Amnezia VPN технологиясе нигезендә эшләп була.

5. Русиядә интернет "изоляциясе" булган очракта нишләргә? Дөнья белән ничек элемтәдә калып була?

— Әле булмаган киләчәк турында сорау бу. Мондый киләчәккә әзерләнү бик кыен, "ахмак" киңәшләр бирәсем килми. Төп киңәшләрем шул:

Интернет һәм технологияләр өлкәсендә үзегезнең белемнәрегезне арттырыгыз
  1. Интернет һәм технологияләр өлкәсендә үзегезнең белемегезне арттырыгыз. Бу сезгә үзегезнең VPN-хезмәтен булдырырга, томалауларны үз көчегез белән урап узарга мөмкинлек бирәчәк.
  2. Сезгә конкрет очракта ярдәм итә алган берәр IT-белгечне табыгыз. Ул сезгә шул ук урап узу юлларын киңәш итәчәк, күрсәтәчәк.
  3. Томалаулар һәм аларны урап узу юллары турында файдалы каналларга, тематик форумнарга язылыгыз. Мәсәлән, безнең Роскомсвобода даими рәвештә бу проблемнар турында яза, киңәшләр яза, конкрет хезмәтләр тәкъдим итә.

Кызганычка, реаль интернет изоляциясе булса, бер кушымта урнаштыру белән генә чикләнеп булмас, монда белем һәм осталык кирәк булыр.

6. Telegram-да башкорт милли каналларын томалау очраклары күзәтелде. Моның сәбәбе итеп нәрсәне күрәсез? Telegram үзе бу очракта никадәр гаепле?

— "Гаеп" дип зыян китерү максатыннан эшләнгән гамәлләрне атасак, юк, бездә бу Телеграм гаебе дип әйтергә нигез юк.

Телеграм-каналларга күп кеше тарафыннан массачыл "зарланулар" оештырыла

Бу томалауларның юлын мин шулай күрәм: бу каналларга күп кеше тарафыннан "зарланулар" шаукымы оештырыла. Бу очракта Телеграм роботлары ул каналларны томалый. Аннары соң, эш нидә булганын аңлар өчен кешеләр кирәк, ләкин бу озак процесс.

Ягъни, зарланулар шаукымында Телеграм техник яктан мондый каналларны томалый, аннары аларны торгызыру өчен Телеграм кешеләренең кушылуы һәм вакыт кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG