Accessibility links

Кайнар хәбәр

Веб-мәхәббәткә каршы килеп


Алсу Мәҗитова: Татар Интернеты үз кулланучылары кебек үк яшь, дәрмәнле бит.
Алсу Мәҗитова: Татар Интернеты үз кулланучылары кебек үк яшь, дәрмәнле бит.

Татар Интернетын тикшерүче Илмир белән Алсу танышу сайтларына керми, веб-мәхәббәткә шикләнә.


Алар урамда да еш кына бергә күренә. Дус, фикердәш, хезмәттәшләр. Алсу Мәҗитова Кукмара районы Березняк авылыннан. Илмир Хәбибуллин Казаннан. “Шәһри Казан” газетында яшьләр сәхифәсен алып баралар. Университетта журналистика бүлегендә укыйлар. Татнет турында мәкаләләре аша мәгълүм булдылар. Аеруча Илмир тырышты: пәрәвездәге татар газеталарын өйрәнеп мәкалә язды. Аларны шартлы рәвештә татнет кызы һәм егете дип атыйк. Алардан Казандагы “Азатлык” студиясе тыйнак, әмма самими көлү тавышларына күмелде. Ул елмаюларны без “смайл”-тамга белән куярга булдык. “:)” ны - итагәтле елмаю дип укыгыз. Ә “:)))” - көлү була.

Санак каршындагы :) күзгә киңәшләр

- Сез бер-берегезне ничек таптыгыз?

Алсу: :))) Яшүсмер журналистларның "Алтын каләм" бәйгесендә таныштык. Мин Илмирның бик акыллы һәм талантлы булуын шундук күреп алдым.

- Кыяфәт тә бер-берегезгә ошаган. Ике бертуган “ботаник” кебек. :) Күзлек киеп йөрисез. Бу акыллылык галәмәтеме, зыялы модамы?

Алсу: :) Бу югары технологияләргә бәйле.

Илмир: Китапны еш укыгангамы, санак артында еш утыргангамы, күзлек киябез шул.

- Инет, санак артында утыргач, күзләр бик нык арый. Кызара да. Сукыраябыз бугай. Нишләргә икән? Киңәш бирегез әле.

Илмир: Мин иртән күзне чәй белән чайкыйм. Аның бер авырлыгы да юк: күзне чайкыйм да биш минут чамасы күзне йомып торам.

Алсу: :) Мин мамык “томпон” белән чылатып күзләргә куям.

- Ул нинди чәй, яшелме, карамы?

Илмир: Гади кара чәй. Әлбәттә, чәй күрүне яхшырта алмый. Әмма күз арыганны ала.

- Шул ук вакытта күзгә махсус гимнастика да тәкъдим итәләр. Әйтик күзне уч төбе белән йомып торып. Махсус витаминнар, кара җиләк, кишер ашарга кушучы табиблар да бар.

Алсу: Күзләрне даими ял иттерү дә кирәк. Ярты сәгать эшләгәч күзне йомып яки башка эш эшләп ял итеп алам.

Тормыш өйрәтте :)))

- Сез ник “яшьләр” матбугатында түгел, ә нәк менә “Шәһри Казан”да берләштегез?

Алсу: Анда яңа редактор Мансур Мортазин килде, үзгәреш чоры. Ул яңалык эзли. Безгә шундук тулы бер бит итеп сәхифә әзерләргә кушты.

- Алсу - авылдан. Илмир, ә син шәһәрдә татар мәктәбендә укыдыңмы?

Илмир: Юк.

- Ә татарча язарга ничек өйрәндең?

Илмир: Тормыш өйрәтте :))). Чынында өйдә татарча сөйләшкәч, туган телгә хөрмәт булгач әллә ни проблема булмады. Тел мәктәп аша гына керми, өйдә дә керә. Хәер, урыс сыйныфларында да татар теле укытыла бит. Теләсәң әйбәтләп өйрәнеп була.

Рәхәтләнеп авылча сөйләшәләр :)

- Сез узган елны татар матбугаты “теше үтми” торган нәрсә: милли Интернет турында яза башладыгыз. Татнет нинди фикер уята.

Илмир Хәбибуллин: “Знакомстволар” алдауга корылган кебек.

Илмир: Әйбәт. Татнет акрынлап киңәя, үсә барыбер. Ул саннан сыйфатка да күчәр дип уйлыйм. Шулай ук аның проблемалары да бар. Мине татарча сәхифәләр саны аз булуы борчый. Эшлисе эшләр күп әле, башланды гына әле ул. Кулланучылар саны Интернетка керү кыйммәт булу сәбәпле бик тиз арта алмый.

Алсу: Татар Интернеты үз кулланучылары кебек үк яшь, дәрмәнле бит. Аеруча алдынгы яшьләр анда татарча аралаша. Әйтик менә “ИттифакЪ” төркеме сәхифәсе шуны ачык итеп күрсәтә . Шулай ук гадәттә яшьләр үз якташлары белән дә татарча аралаша. Әйтик Балтач районы порталында рәхәтләнеп татарча аралашар. Рәхәтләнеп авылча сөйләшәләр :). Сабада да шулай. Татнетка авыл халкы ешрак керә башлагач, аның кыры тагын да киңәячәк.

- Ә Сезнең Кукмарада портал бармы?

Алсу: :) Әлегә юк. Әйтик Актанышта да бар. Тик татар сайтларын ясаучылар еш кына бит татарча хәреф проблемасы белән очраша. Аеруча веб-тәҗрибәсез мәктәп укучыларына татарча сайт ясарга авыр. Әйтик Балтач гимназиясе сәхифәсе урысча. Менә үзебезнең авыл мәктәбе дә шактый авырлык белән генә татарча сайт ясап маташа. Белгәннәргә генә кулай ул татарча сайт ясап кую. Урысча ясар өчен үрнәкләр, калыплар күп. Ә татарча сәхифәләрне ясау буенча камилләшкән системалар, белешмә-дәресләр аз.

Илмир: Туган тел татар сайтлары белән генә туктамый бит. Башка сайтларда татарча аралашу була ала. Тик драйверлар, кодировка проблемасы бар. Без махсус рәвештә пәрәвездәге чатларда, форумнарда татарча сөйләшүләр оештырып карадык. Әйтик “116.ru” сайты форумына кереп карадык. Тик татарча аңлаучыны анда табу авыр булды. “Mail.ru”да да уннарча татар чатлары бар. Тик татарча сөйләшү юк. Татарныкы булган “Duslar.ru” сайтына да кереп татарча эндәшеп карадык. Анда да аралашу татарча түгел. Чөнки Мәскәүдә торалар, туган телләрен белмиләр.

Алсу: Туган телне һәр кеше үзе Интернетка кертә ала. Менә Моя Казань" чатына да бер вакытны карадык. Анда инде без татарча аралаша башлагач, тотынды барысы да татарча сөйләшергә. :) Кайсысы авылдан, кайсысы Буадан. Кайсы үзе татар. Кайсы урыс, тик татарча мәктәптә өйрәнгән.

:) “Знакомстволар” алдауга корылган

- Сез дә башкалар кебек “көтү белән” Vkontakte.ru"да утырасызмы?

Алсу: :) Вакыт юк. Эш күп, уку бар. Блогларда утыру да шактый вакыт сорый.

- Танышу сайтларында да утырмыйсызмы?

Илмир: :) “Знакомстволар” алдауга корылган кебек. Бер-берсен алдап-йолдап утыралар. Веб-мәхәббәт шикле нәрсә. :)

- Ә еракта үзенә яр эзләүче татарга нишләргә?

Илмир: :) Казанга килеп карасыннар, Бауман урамында йөрсеннәр.



Сезнеңчә, веб-мәхәббәт ышанычлы була аламы? Фикерегезне форумда әйтегез!

XS
SM
MD
LG