Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минме, синме татарча сөйләшә?


“Мин татарча сөйләшәм”нең яңа тамгасы: "Bez tatarça sөylәşәbez!"
“Мин татарча сөйләшәм”нең яңа тамгасы: "Bez tatarça sөylәşәbez!"

Камил Исхаков, Фәрит Мөхәммәтшин, Рафаил Хәкимов та татарча өйрәнде бит, ди Рәшит Әхмәтов. Сүз "Мин татарча сөйләшәм"нең дәвамы турында.

Узган бер түгәрәк өстәлдә “Татар теле кемгә кирәк?” дип сорау куйган идек. Тел галимнәре Фәһимә Хисамова, Рәфилә Касыймова, социолог Лилия Сәгыйтова һәм башкалар татар теленең Татарстан башкаласында да үги калуын искәртте. Шулай ук милли дәүләтчелексез генә телне саклап калуга шик белдерелде. Шул түгәрәк өстәлдән соң шалтыратулар, хат язучылар да шактый булды. Димәк мегаполистагы туган тел проблемасы мөһим булып кала.

Дәүләте булмаганы нишләсен?

Милли дәүләте булмаган халык нишли ала? Татар 450 ел элек дәүләтен югалтса да советка кадәр саклана алган бит. Бүген дә берникадәр хокукый һәм кануни шартлар, гыйльми һәм матди база, татарча эшләүче матбугат, радио-телевидение булганда Казанда татар теле ник үги булып кала?

Тукай туган көне алдыннан язын телне сакларга теләүчеләр активлаша. Шуның чагылышы: февраль аенда башланган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе. Ул вәзгыятьне үзгәртергә тели һәм инде өченче тапкыр ясала. Быел аларны урыстелле чыганаклар, сәүдә үзәкләре, хезмәтләр дә күтәреп алды. Тик бу чараның даими нәтиҗәсе дә көчле булырмы? Аерым кешеләрнең генә “Мин татарча сөйләшәм” диюве күңелне тынычландырамы?. Беркем дә бер ялгызы үз-үзе белән сөйләшеп телне өйрәнә алмый бит. Гаиләдә, эш урынында, урамда татарлар бер-берсе белән яки башкалар белән туган телләрендә сөйләшсә хәл үзгәрер иде. Шуңа күрә мин дип кенә түгел, ә “Без татарча сөйләшәбез!” дип тә әйтәсе килә.

Без дип әйтәсе килә

Теге түгәрәк өстәлдә ни өчен татар телен саклау авыр дип сәбәп эзләдек. Шуның дәвамы итеп бу юлы исә булган шартларны ничек булса да кулланып туган телне саклый һәм үстерә алу турында фикер алышынды. Экспертлар сүздә терелеш һәм тел кулланышын яклый. Тик туган телләрендә чатлатып сөйләргә өйрәнә алмаганнар? “Без татарча сөйләшербезме?” Урыс теллеләрне татарча сөйләтү өчен ни эшләргә? “Без татарча сөйләштерербезме?”

Резеда Сафиуллина.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан фольклор үзәге җитәкчесе, галимә Фәнзилә Җәүһәрова, “Татмедиа” хезмәткәре, КДУ шәкерте Гүзәл Галимова, Татарстан хөкүмәтенең телләрне үстерү сәясәте бүлеге хезмәткәре, язучы Галимҗан Гыйлманов, “Сакура” татар-япон дуслык үзәге җитәкчесе, техник университетта физика укытучы, Җәмәгатъ пулаты әгъзасы Асия Садыйкова, “Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов катнаша. Түгәрәк өстәлне оештыруда Татар конгрессы хезмәткәре, сәясәт белгече

Руслан Айсин һәм шәркыят галимәсе Резеда Сафиуллина ярдәм итте. Алар икесе дә “Үзебез” яңа буын хәрәкәтеннән. Әңгәмә конгресс бинасында, тамашачылар каршында язылды.

Оят түгелме, Фәрит Мөхәммәтшин да өйрәнде бит

Беренче сүз “Звезда поволжья” газетасы баш мөхәррире, милли һәм сәяси темаларга мәкаләләр бастыручы урыстелле милләттәш Рәшит Әхмәтовка бирелде. Сүзне Резидә Сафиулллина да куертып торды. Әйтик Әхмәтов сүзне урысча башлады. Ул урыс телендә дә шактый татар тамырлы сүзләр булуын әйтте. Шул арада Резидә Сафиуллина, татарча өйрәнергә вакыт инде, оят түгелме, дип аны кисәтте. “Сез шул кадәр үҗәт итеп таләп иткәч туры килер инде”, - дип күнде Рәшит Әхмәтов та. Резидә Сафиуллинага күнмичә яки каршы әйтеп кара?

Рәшит Әхмәтов.

Бу әңгәмәдә вәгъдә бирүче бер Әхмәтов кына булмады. Катнашучыларның һәрберсенә татар телен белүне яки сакларга җыенуны күрсәтергә туры килде.

“Мин искәртергә телим. Бездә бит туксанынчы еллар башында түрәләр Камил Исхаков та, Фәрит Мөхәммәтшин да, Рафаил Хәкимов та татарча белми иде бит. Өйрәнделәр бит”, - дип искә төшерде Рәшит Әхмәтов та.

Татарча белүче акыллырак

“Татар телен белүчеләр миндә соклану уята. Алар башка бер телле кешеләрдән акылы, хикмәте, энергиясе белән аерылып тора. Шулай ук һәр тел акылга байлык китерә диләр. Бу телне өйрәнергә кирәк. Тел өйрәнүне баш миендә яңа бер элемтә кору диләр бит. Шул элемтәләр баерак һәм сыйфатлырак булган саен баш мие дә әйбәтрәк эшли дип саныйлар Әйтик Америкада “ай-кью”ны билгелиләр. Ул акыл дәрәҗәсен күрсәтә. Шул дәрәҗәне исәпләп карасак, татарча белүчеләрдә ул күберәк булачак”, - ди Рәшит Әхмәтов.

Бу идея Асия Садыйкованы да рухландырды. Ул үз студентлары арасында да ике телне белүчеләрнең белемлерәк булуын искә алды. Шулай ук Асия Садыйкова студентлары белән даими татарча сөйләшеп карый икән. Ул урыс милләтеннән булган күпләрнең татарча белүен әйтә. Шул ук вакытта кайбер татар егет-кызлары бер сүз дә татарча белми дип зарланып алды

Татар, урыс, инглиз телен телим

Асия Садыйкова.

Асия Садыйкова гадәти катнашучы түгел. Ул татар мәдәниятен чит илләрдә аңлату эшен дә алып баручы. Тик аңа Татарстанда да әниләре телен якларга туры килә икән.

“Миңа 1990 елларда бер урыс кешесе татар телен өйрәнү мәҗбүри булса, кулга мылтык алам диде. Ул шәһәр депутаты иде. Шунда аңа, мин балаларга өч телне өйрәтүче кешене генә президент итеп сайлаячакмын, дидем. Баламның татар, урыс, инглиз телен белүен телим, дип әйттем. Шуннан соң бу егет сүзен кире алды. Ул КХТИ атлы уку йортына барып татарча газета чыгара башлады. Бүгенге Вәлиулла Якупов белән эшләде”, - дип искә алды ул. Монысы инде, башка милләт кешеләрен дә татар телен яки мәдәниятен хөрмәт иттертә алу турында.

Милли мәгариф системасы юк инде

Тел һәм акыл турында татар йолаларын өйрәнгән фольклор һәм тел галимәсе Фәнзилә ханым Җәүһәрова ни әйтә ала?

“Рәшит Әхмәтов белән килешәм. Ул татар телен белү акылны арттыра диде. Тик шушы телебезне ничек итеп өйрәтү турында уйланырга кирәк. Беренчесе - гаиләдә өйрәтү кирәк. Икенчесе - мәктәптә. Тик утызынчы елларда чын милли булган мәдәрәсә системаларыбыз юкка чыкты. Совет системасы безнең акыл үстерә торган үз мәгариф системабызны юк итте”, - дип ул сүзне тел саклау юлларын эзләүгә күчерде. Аны җөпләп Резидә Сафиуллина да мәгариф ситемасы татарныкы түгел дип зарланып алды.

Мәхәллә дә юк

Фәнзилә Җәүһәрова.

Татар конгрессы хезмәткәре Руслан Айсин белән Фәнзилә Җәүһәрова фикере тулысынча туры килми. Айсин беренче чиратта мәхәлләнең мөһим булуын әйтте. “Дагыстанда аз санлы халыклар бар. Мәктәп яки китап бастыру аларга авыр нәрсә. Тик алар мәхәллә булып яши, шуның кысаларында телне, гореф-гадәтне дәә саклый. Мәхәлләләр тоткарлап торган, мәдрәсәләр саклаган”, - ди Айсин. Руслан Айсин гаиләгә дә, мәктәпкә дә мәхәллә тәэсир яки ярдәм итә ала дип саный. Әйтик, мохит ясап.

Мәскәүдәме, Казандамы?

Резидә Сафиуллина белән Руслан Айсин милли мәгарифне дә искә төшерде. Әйтик эшсез калачак укытучылар мәгарифнең татарчасын юк итүгә каршы чаралар оештырмаган. Әллә, үзебез ясыйкмы, дип сорадылар алар. Берочтан урам җыены ясыйкмы, дип тә сөйләштеләр. Резидә бу эшне Казанда ясарга чакырды. Ә Руслан Мәскәүдә оештырырга кирәк, диде. Милләтне юк итә алучы мәгариф кануны Казанда түгел, ә Русия башкаласында чыккан дип.

“Патшалар теле”

“Ни булса да, беренче чиратта үзебезнең актив эшләвебез кирәк”, - ди Резидә Сафиуллина. Ул шулай ук ватандашлар җәмгыяте турында да искәртеп узды.

Моңарга Җәмәгатъ пулаты әгъзасы Асия Садыйкова да фикер өстәде. Ул халык белән бергә дәүләт арасында да элемтә, хезмәттәшлек булырга тиеш дип саный.

“Пулатта да без милли-төбәк мәгарифе турында сорау күтәрдек. Бу сорауны митинг белән чишеп булмый. Ә эшлекле киңәшләр белән карыйк . Русия федерациясендә бу сорау башка халыкларга да кагыла бит. Алар белән дә милли мәгариф турында сорауларны бергә карарга кирәк.

Ә халыктагы телгә мөнәсәбәт ул көчле җитәкчеләр, юлбашчы булганннарның шул телгә мөнәсәбәтеннән дә тора. Ә алар Мәскәүдән безгә карый. Ә Мәскәү бит урыс мәркәзе. Алар беренче чиратта урыс теле өчен борчылып эшли. Татар телен саклап калуда да барысы да алардан тора. Башкалар иярә торган юлбашчылар татар телен яки башка телне ни дәрәҗәдә белә? Һәм кешеләргә алар шул телне белүнең мөһимлеген ничек итеп аңлата ала?” – дип сорый Асия Садыйкова.

Дәүләт теле дип өйрәтергә

Татарстан хөкүмәтенең телләрне үстерү сәясәте бүлегеннән Галимҗан Гыйлманов билгеле язучы да. Ул татарны гына түгел, башаларны да татарчага өйрәтергә кирәк дип саный.

Галимҗан Гыйлманов.

“Бу түгәрәк өстәл миңа бик ошый. Чөнки катнашучылар янып-көеп тора икән. Нәтиҗәсе дә булыр кебек. Татар теле дәүләт теле икән, без үзара талашырга тиеш түгел. Инде башка милләт кешеләренә дә ул телне, дәүләт телен өйрәтергә кирәк”, - диде ул.

Ә Асия Садыйкова: “Әлбәттә, барысын да бүген һәм тизрәк аласы килә. Тик бу эш бер көнлек кенә түгел бит Сез беләсезме, дәүләттән телне саклатыр өчен аны мәҗбүр дә итәргә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Ә мине урыслар тарафыннан да татар теленә карата кимсетү, битарафлык бетеп килүе сөендерә. Татарстанда урыслар да татарча белә башлады. Ә гомумән әйткәндә, кешеләр татар телен өйрәнә башлар иде: әгәр дә алар бу телне һөнәри яктан файда белән куллана алса”, - ди.

Урыс теле елы ник кирәк?

“Татмедиа” гаммәви чыганаклар агентлыгы хезмәткәре Гүзәл Галләмова исә Казан университетында да укый.

“Минем Галимҗан Гыйлмановка соравым бар. Ни өчен Татарстанда урыс теле еллыгы ясала. Шул кадәр ул телнең яклауга мохтаҗлыгы бар мени?” – диде ул.

Галимҗан Гыйлманов: “Ул Русиякүләм эш. Аңа Татарстан акчасы кирәкми. Без бары тик бу елны оештыруга кушылабыз гына. Ә бит Татарстан хөкүмәте ике дәүләт телен дә якларга тиеш. Дәүләт сәясәте дә шулай дип атала. Тик чынбарлыкта асылда татар телен якларга туры килә, барыбер. Нәтиҗәсен дә күрәсе килә,” – дип җавап бирде.

Гүзәл Галләмова: “Мин халыкара мөнәсбәтләр бүлегендә укыйм. Шунда укытучыларда татарга каршы нәфрәтне күрәм. Бер укытучы Татарстанда “бар түрә дә татар” дип борчыла. Икенчесе исә баласын татарча өйрәтәләр, дип зарлана. Бу университетларга барып халык белән, укытучылар да, студентлар белән дә әле эшләргә кирәклеген күрсәтә. ”

Сүздән эшкә күчеп

Руслан Айсин.

Татар телен үстерү механизмнарыннан гаилә дә, мәктәп тә, хәтта мәхәллә дә, дәүләтнең гамәлдәге булган программалары да эшкә кулай дип монда әйтелде. Әйдәгез хәзер, шушы мөмкинлекләрдән чыгып тормышка якынрак басыйк. “Хәрәкәтттә - бәрәкәт”. Кем нинди, конкрет эш эшләргә тели яки алына?

Галимҗан Гыйлманов: “Киләчәктә дәүләтнең финансланган телне саклау үзәге булырга тиеш. Ул хөкүмәт белән дә, галимнәр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә эшләргә тиеш. Дәүләт үз телен лабораториялар, проектлар аша сакларга, үстерергә тиеш. Киләчәктә бергә эшләргә мин разый”.

Ә Асия Садыйкова: “Мин менә өч телдә яшләр эше буенча каталаг ясарга телим. Аны без бар илләргә дә таратырга телибез. Шул ният белән менә татар газеталарына пулаттан кешеләр алып бардым. Аларның хезмәттәшлеген телим”, - диде.

Резеда Сафиуллина исә: “Әле шушы акциядән дә яхшырак ысул таба алмадык. Үзебезгә дә ошады. Без аның бер акция белән генә туктап калмыйча бар җиргә дә таралуын теләр идек”, - диде.

Руслан Айсин: “Казан, Татарстан, Төмән, Мәскәү. Омск, башкалар да бу акциягә кушылды. Шуны Русиядә дәвам итәсе бар”, - ди.

Галимҗан Гыйлманов бу чараны дәүләт бюджетына да кертергә кирәк, ди.”

Ә Гүзәл Галләмова : “Университетларга барыйк. Мондый акцияләрдә волонтерлар да табыла. Татарның рухы көчле аның, ярдәм итүчеләр табылыр”, - диде.

Кем, нәрсә эшли ала?

Шулай иттереп Казанда шаулап узган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышлап ясалган әңгәмәдә “Без татарча сөйләшербезме?” дип сорадык. - Сөйләшәбез килеп чыкты. Урысча сөйләшкән әңгәмәдәшләр дә татарча өйрәнергә вәгъдә бирде. Экспертлар кухня теле белән булса да татарча сөйләргә тырышты. Бу түгәрәк өстәл сүздән гамәлгә күчәргә мөмкин икәнлеген дә күрсәтте. Ә без? Йә, кем, нәрсә эшли ала? Татарча сөйләшер яки башкаларны сөйләштерер өчен? Сүздә түгел, гамәлдә!

Бу нисбәттән биредә дә язылды:

"Үзебез" Татарстанны сөйләштерә

26 апрель: Кояшлы көн күләгәсе

Кайсы кибет татарча сөйләшә?

Омски яшьләре татарча беләме?

“"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе башланды

XS
SM
MD
LG