Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре Медведевны хуплый


Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтае ил президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән канун үзгәрешләрен хуплый.

Бу хакта Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда белдерде. Әлеге фикерен Толкачев әфәнде Дмитрий Медведевның Русия президентлыгы мөддәтен 6 елга, ә дәүләт думасының эш вакытын 5 елга кадәр озайту турындагы тәкъдимнәренә кагылышлы әйтте.

Константин Толкачев әйтүенчә, ил парламентының түбәнге һәм югары палаталары тарафыннан хупланган канун төзәтмәләре өлгесе Башкортстан дәүләт җыелышына килеп җиткән.

“Хәзер безнең парламентның даими комитетларында аны тикшерү бара, аннан соң ул президиум тикшерүенә чыгарылачак”, диде Толкачев. Ә төп канунга үзгәрешләрнең Башкортстан дәүләт җыелышының 16 декабрьдә үтәчәк чираттагы утырышында кабул ителәчәгенә ышануын белдерде парламент рәисе.
XS
SM
MD
LG