Алар арасында Азатлык Радиосы кергән Глобаль медиа агентлыгы да бар.
Тугыз сәгатькә сузылган сөйләшүләрдә Украина 30 көнгә атышларны туктатып торырга ризалашкан. Хәзер Русияне күндерергә кирәк.
Сөйләшүләргә Украина президенты Владимир Зеленский кушылмаячак.
Русия саклану министрлыгы хисабына күрә, бер төн эчендә 337 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Дроннар Мәскәү, Курски, Брянски, Белгород, Рязань, Калуга, Липецки, Орёл, Воронеж, Түбән Новгород өлкәләренә очып килгән.
Яхъя шаһитләрендә 15 тентү, кырымтатарларның өйләрендә 10 тентү (соңрак аларны имештер Хизб ут-Тәхриргә катнашлары булуда гаепләгәннәр), журналистларда — дүрт, кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында — дүрт тентү үткән.
Украина АКШның күзләү белешмәләрен тапшыруны һәм хәрби ярдәм бирүне торгызуына өмет итә. Моның өчен ул Русиягә еракка очучы дроннар, ракетлар белән һөҗүмнәрен һәм Кара диңгездәге хәрби хәрәкәтләрне туктатуны тәкъдим итмәкче диелә.
Сүрия Бәшәр Әсад хакимияте җимерелгәннән соң иң авыр канлы бәрешләр кичерә. Әсад - Иран һәм Русия беректәше, аның гаиләсенең 50 елга сузылган хакимлеге былтыр декабрьдә берничә көн эчендә юкка чыкты.
Аерым алганда, Франция белән Британия "һавада, диңгездә һәм энергетика инфраструктурасына булган атышларны" бер айга туктатырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта бу җирдә барган хәрби хәрәкәтләргә кагылмый.
Шул ук вакытта бөтен түрәләрне дә фронтка җибәрмиләр. "Алар артык күп беләләр һәм каһарманнар булып әйләнеп кайтулары бар, аннан соң алар үзләрен утырткан кешеләрдән үч алырга мөмкиннәр", ди адвокатлар.
дәвам