Халыкара туган телләр көнендә Азатлык Радиосы татар һәм башкорт телләрендә эшләүче популяр нейрочелтәрләрне барлап чыкты. Бүген кайсылары милли телләрне яхшы белә һәм кулланучыларга ярдәм итә ала? Азатлык Радиосы мондый хезмәтләрне сынап карады һәм алар турында белгечләрдән сорашты.
Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без бүген берничәсе белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.
Русиядәге рәсми җанисәп саннары удмурт телендә сөйләшүчеләрнең саны кискен кимүен күрсәтә.
Белгеч милли телләр өчен боларның мөһим вакыйгалар булуын, милли телләр өчен мөмкинлекләр ачылуын әйтә. Әмма бу мөмкинлекләр тел активистларының алдагы тырышлыгыннан торуын әйтә.
Әлеге проект — Азатлык радиосының 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы.
Азатлык радиосы 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасын тәкъдим итә.
Исландия президенты тәкъдиме белән илнең OpenAI ясалма интеллект ширкәте белән хезмәттәшлеге башланды. Исланд телен нейрочелтәр ярдәмендә ничек сакларга тырышуларын аңлатабыз.
Ясалма интеллектка нигезләнгән яңа хезмәткә берничә бирем биреп, аның татарча сөйләмне никадәр дөрес аңлавын һәм Youtube видеоларын татарчага никадәр сыйфатлы тәрҗемә итүен тикшереп карадык.
Әлегә хезмәт бета-тест тәртибендә эшли.
Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.
Швециядә Нобель атнасы тәмамланды. Атна дәвамында фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар аталды. Азатлык быелгы бүләк ияләре белән таныштыра.
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.
дәвам