Февральдән башлап мәктәпләрдә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән ярминкәләр үтте, балаларга пешкән әйберләр, кул эшләнмәләре, тозланмалар, кайнатмалар алып килергә кушылды.
Якташлары социаль челтәрләрдә бу ирләрнең сугыштан кайтуыннан куркабыз дип яза. Бер таҗикны үтереп аның йөрәген ашаган Дмитрий Малышев сугышка колониядән киткән. Имеш ул "Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау өчен" сугышырга булган. Сугышта ул ике кызны үтереп тураклаган төрмәдәше белән очрашкан.
Бу оешмалар Русиянең хәрби-сәнәгать нигезен тәэмин итеп тора диелә. Мәсәлән, Чаллыда урнашкан "Ремдизель" заводы "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина да чыгаралар.
"Фейк" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде.
"2022 елда күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк - сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр", диелә.
Украинада сугыш башланганнан бирле мондый теләк белдерүчеләр турында даими хәбәр ителеп тора. Элегрәк Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуровның да, үзен ярлыкасалар, Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләве турында язганнар иде.
"Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", диелә хәбәрдә.
Аерым алганда бу Русия гаскәрен "кимсетү", "фейклар", диверсия, дезертирлык, Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакыру, шымчылык, дәүләткә хыянәт, "ят агент" канунын бозу, теләнмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашу кебек эшләрдә хөкем ителгәннәргә яный.
"Хвасон-11" ракеты турында сүз бара диелә.
"Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде,алар "махсус хәрби операция" шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә барырга куша. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю,хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләр. Анда Татарстан ирләре генә түгел, теләсәләр башка төбәкләрнең хәрбиләре дә кушыла алачак диелә. Батальонда 400дән артык кеше булачак.
Бу пост Бучадагы хәлләр турында булган.
дәвам