Мисал өчен, “Башкортстан” газетасы үзенең 13 февраль санында “Асылыбызга кайтыр вакыт” дип исемләнгән күләмле язма бастырып чыгарды. Аның авторы узган елда мәрхүмә булган башкорт галимәсе Мөсәллия Хәйруллина. Шушы ук мәкаләне “Башкортстан” газетасы 2002 елда узган җанисәп вакытында да үзендә бастырып чыгарган булган. Әле дә аның актуальлеге югалмаган, дип башкорт басмасы бу мәкаләне тагын да урнаштырган. Мәкаләнең башыннан азагына кадәр Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларны башкортлар дип раслау бара.
“Алар татар телендә укып татарлашкан үзебезнең башкортлар. Күп еллар татарча укыган хәлдә дә милли рухын югалтмаган көнбатыш башкортларына соклану гына җитми, аларга ярдәм дә итәргә кирәк”, ди автор. “Башкортстан” газетасы алдагы атналарда һәм айларда да шушы теманы күтәргән язмаларны даими бирәчәген белдерә.
Дөрес, республикадагы татар этнолог галимнәре һәм татар милли оешмалары җитәкчеләре халык исәбен алган 2002 елдан ук бу кампания чорында бик күп ялганлаулар булуы һәм бихисап татарларның башкорт дип яздырылуы хакында моңарчы да әйтә килде. Шундый хәрәмләшүләр аркасында, Башкортстанда татарлар халык исәбе буенча моңарчы булган икенче урыннан өченче урынга тәгәрәде, ә башкортлар, киресенчә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә артып, икенче урынга менде, диләр алар.
2002 елдагы халык исәбен алу чорында Башкортстанның төньяк-көнбатышында татарлашкан башкортлар яши дигән фикер башкорт басмалары тарафыннан гына түгел, ә татар гәзитләре аша да таратылган иде. Тиздән республика татар гәзитләренә бу эш тагын да йөкләнер, дип көтә татар галимнәре. Хакимият акчасына карап торган татар басмалары, әлбәттә инде, бу эшне җиренә җиткереп башкарачак.