Татарстанның Спас районында уздырылучы ашлыкларны гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе турында Атомга каршы оешма күп мәртәбәләр чаң сукса да, Татарстан хөкүмәте әлеге тәҗрибә хакында халыкка төгәл мәгълүмат биреп бетерми.
Узган ел тәҗрибә кырларыннан күпме уңыш җыеп алынган? Җыелган уңыш кая сатылган? Быел әлеге тәҗрибә ничә гектар мәйданда уздырылачак һәм күпме бөртекле чәчеләчәк?
Бу тәҗрибә өчен, нилектән нәкъ менә Татарстанның уңдырышлы җирләре сайлап алынган һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга тели әлеге оешма.
Депутатлардан атом тәҗрибәсенә каршы канун соралды
Бүгенге пикетта да бу һәм башка таләпләрне үз эченә алган мөрәҗәгать сессия эшенә килгән депутатларга парламент керешендә тәкъдим ителде.
Әлеге мөрәҗәгатьтә Дәүләт шурасыннан шулай ук Татарстан гражданнарының һәм киләчәк буыннарның экологик хокукларын тәэмин итүне, бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистартуны туктатуны, республика территориясендә әлеге нурланышка дучар булган ризыкны сату, куллану һәм таратуны тыя торган канун кабул итү соралды.
Парламент янында барабан кагу ярамый
Гамма-нурландыруга каршы чыгучылар белән тәртип сагында торучылар арасында кызу бәхәсләр дә булып алды.
Башта пикет урыны турында сүз көрәштерү булса, аннары пикетчыларның барабан кагулары парламент полициясенә ошап бетмәде. Нәтиҗәдә, кисәтү ясалгач, барабан кагу туктатылды. Барабан кагуны тыюга сәбәп итеп, тавышның депутатлар эшенә комачаулавы күрсәтелде.
Хафиз Миргалимов пикетчыларны хуплый
Пикетчылар янына иң элек Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов тукталды.
Ул әлеге оешма вәкилләрен, бу тәҗрибә турында иркенләбрәк сөйләшү өчен үз фиркасенә чакырды. Миргалимов республикада уздырылучы теләсә нинди тәҗрибә халыктан яшерелмәскә тиеш дип саный.
"Совет чорында да гектарыннан 35-40 центнер уңыш алалар иде. Узган ел корылык булды да 600-700 мең тонна белән генә калдык. Җирне сөрмәсәң, тиешенчә эшкәртеп, ашламасын кертмәсәң, әллә нәрсәләр белән генә уңышны арттырып булмый. Мондый тәҗрибә республикага кирәкми дип уйлыйм. Мин пикетчыларны хуплыйм", дип белдерде Хафиз Миргалимов.
Туфан Миңнуллин: “Бездән сынау күселәре ясамасыннар”
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да әлеге пикетны уздыручылар белән сөйләшеп, үз фикерләрен әйтте. Аның сүзләренчә, атомны ризыкка кертү бер дә дөрес эш түгел.
"Мин бу тәҗрибәнең бөтен нечкәлекләрен дә аңлап бетермим. Ләкин атом булган урында сак булырга кирәклеген бик яхшы беләм. Үз вакытында атом станциясен төзетмичә без үз сүзебезне әйттек.
Хәзер бездән атом тәҗрибәләре уздыра торган сынау күселәре ясамасыннар иде. Мин моңа җаным-тәнем белән каршы.
Ишетүем буенча, Русиянең башка республикаларында бу тәҗрибә үткәрелми. Ни өчен безне сайлыйлар? Күрәсең, монда шушы эштән зур файда күрүче кешеләр бар яисә бу куркынычның нәрсә икәнен без әле аңлап бетермибез.
Әнә Японияне генә карыйк. Ә инде без үз кулыбыз белән атомны җиребезгә, ризыгыбызга кертәбез икән, бу үзебезгә үзебез кабер казыйбыз, дигән сүз була.
Атом – кешелек дөньясына афәт китерә торган әйбер. Аның белән шаярырга ярамый", ди Туфан Миңнуллин.
Марат Әхмәтов: “Гамма-нурландыру тәҗрибәсе туктатылды”
Пикетчыларның ризасызлык чарасы парламент утырышында да кайтаваз китереп чыгарды. Депутатлар арасында игеннәрне гамма-нурландыру тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты.
Сессия утырышын алып барган Фәрит Мөхәммәтшинның гамма-нурландыру тәҗрибәсе турындагы соравына, вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
Альберт Гарапов: “Тәҗрибәне туктату гына җитми”
Атомга каршы оешма вәкиле Альберт Гарапов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының әлеге җавабы белән генә канәгать булмауларын, Татарстан парламентының, мондый тәҗрибәләрнең, гомумән, республикада уздырылуын тыю турында канунның кирәклеген белдерде.