Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инде милли белдерүләр дә урысча


Татар концертлары турындагы белдерүләр хәзер урысча да булырга тиеш. Авылда узган җыелышларның беркетмәләрен дә урысча язу мәҗбүри.

Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, моннан бер ел чамасы элек республика прокуроры Татарстан халыклары телләре турындагы канунга үзенең протестын белдергән. Һәм ул протестны рәсми рәвештә Татарстан Дәүләт шурасына юллаган булган.

Бу протестта телләр канунының ике мәддәсенә үзгәрешләр кертү карала. Аның беренчесе җыелышларны нинди телдә алып бару һәм аларның белдерүләрен нинди телдә язуга кагыла. Мисал өчен кечкенә генә милли авылда да, ул татар, чуаш, мари авылы булсынмы, андагы җыелышлар протоколы һичшиксез урысча да булырга тиеш икән.

Вәлиев әйтүенчә, алар моның белән һич килешә алмаган.

“Мәсәлән, татар авылында көтүче сайлап кую турында яки кое казу турында җыелыш булды ди, аның белдерүенең урыс телендә дә булуы кемгә кирәк. Бу Медведевка да, Путинга да кирәк түгел. Шул канун өчен генә кирәк килеп чыга”, ди ул.

Разил Вәлиев шул өлкәдә Татарстан югары мәхкәмәсендә дә чыгыш ясаган. Ул аны татарча ясаячагын әйткән. Әмма мәхкәмәдә тәрҗемәче таба алмаганнар.

“Мин аларга иң югары мәхкәмдә тәрҗемәче таба алмагансыз икән, ничек инде кечкенә генә 20-30 йортлык авылда шундый кешене табу мөмкин булсын дидем”, ди комитет рәисе.

Әмма Татарстан прокуратурасы бу фикер һәм мәхкәмә карары белән килешмичә мөрәҗәгатьне Русия югары мәхкәмәсенә җибәргән. Һәм ул республика прокуратурасын яклап канунга үзгәрешләр кертүне таләп иткән.

Моннан тыш, тагын бер мәддәгә төзәтмәләр кертелгән.

Вәлиев әйтүенчә, бу инде бөтенләй бернинди кысаларга сыймый. Анда төрле ярлыкларны, тышлыкларны, белдерүләрне урыс телендә дә бастыру турында сүз бара.

“Моңа кадәр булган канунда татар концерты икән аны - татарча, урыс концерты икән урысча гына бастыру мөмкин иде. Ә яңа төзәтмә нигезендә, аларның барысы да ике телдә басылырга тиеш. Мисал өчен Илһам Шакиров концертына 100% татарлар гына җыелса һәм татар җырлары гына җырланса да, игъланны без киләчәктә ике телдә бастырырга тиеш булабыз”, ди Вәлиев.
XS
SM
MD
LG