Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Чәк-чәк бәйрәме үтте


Омскида инде өченче ел рәттән Чәк-чәк бәйрәме үткәрелеп килә. Быел да аны шәһәр милли-мәдәни мохтариятының «Ялкын» оешмасы яшьләре оештырды.

Бу чараны үткәрү 2008 елда Бөтендөнья татар яшьләренең III форумында тәкъдим ителгән иде. Чәк-чәк бәйрәме зур шәһәрләрдә яшәүче халыкны татарның милли ризыгы – чәк-чәк белән таныштыру, яшьләрне милли мохитка тарту максаты белән үткәрелә.

Омскида чараны оештыруда елдан-ел күбрәк яшьләр катнаша. Алар милли киемнәрдә, җыр-биюләр белән, уеннар, бәйгеләр оештырып, шәһәрнең үзәк урамын тутырып татар бәйрәме үткәрәләр, үткән-сүткән кешеләрне дә, тукталып карап торучыларны да, бәйрәмгә махсус килгәннәрен дә чәк-чәк белән сыйлыйлар.
Урамнан үтеп баручылар чәк-чәк белән сыйланды

Быелгы бәйрәм дә узган елдагы кебек шәһәр үзәгендә, музыкаль театр каршындагы мәйданда үтте. Аны Айрат Әхкамов һәм Альбина Фәхретдинова ике телдә алып бардылар.

Көннең шактый салкын һәм җилле булуына карамастан, бәйрәмгә халык җыелган иде. Рәсми даирәләрдән шәһәр хакимияте вәкилләре булды. Хакимиятнең милли һәм дини оешмалар белән багланышлар бүлеге белгече Андрей Казанцев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, киләсе елда тагы очрашырбыз дип уйлыйм, чөнки бу чара инде гадәткә әйләнде, дигән фикерен белдерде.

Яшьләр ике сәгатьлек програм әзерләгән иде. Җырлар, биюләр төрле бәйгеләр белән үрелеп барды, актив катнашучыларга бүләкләр бирелде.
Бәйрәмдә бәйгеләр җыр-бию белән үрелеп барды

Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре бар иде, башыннан ахырына кадәр булучылар арасында руслар да, нәни кызы белән таҗик ханымы да, үзбәк егетләре дә бар иде.

Бик яхшы бәйрәм, диде үзбәк егетләре, башкалар да, яхшы оештырылган дип, чараны үткәрүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Чәк-чәк бәйрәме күмәкләп Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG