Питер Даймонд, Дейл Мортенсен һәм Кристофер Писсаридес икътисадый сәясәтнең эшсезлеккә тәэсирен аңларга ярдәм иткән теория уйлап чыгарган.
Еш кына шулай була: хезмәт базарында эш урыннары артыгы белән күп, шул ук вакытта бик күп кеше үзенә эш таба алмый. Белгечләр телендә бу күренеш “кытыршы базар” дип атала икән. Өч галим уйлап чыгарган теория шушы хәлнең сәбәпләрен аңларга ярдәм итә.
70 яшьлек Даймонд Масачусетс технология университеты профессоры. Аның шәкертләре арасында Кушма Штатларның хәзерге федераль резерв системы (үзәк банкы) рәисе Бен Бернарке да бар, ул анда PhD диссертациясен язган булган.
71 яшьлек Мортенсен – Иллинойдагы Төньяк-көнбатыш университеты профессоры. 62 яшьлек Писсаридес – Лондондагы икътисад мәктәбе профессоры.
Быелгы Нобель бүләгенең акчалата күләме – 10 миллион швед кронасы (1.5 миллион доллар). Өч галим бу акчаны үзара бүлешәчәк.
* * * *
2010 елның медицина, физика, химия, әдәбият өлкәсендә һәм тынычлык бүләге ияләре узган атнада игълан ителгән иде.
Икътисад өлкәсендәге бүләк гайре рәсми санала. Альфред Нобельның васыятендә бу бүләк телгә алынмаган. Ул нибары 1968 елда гына швед банкының 300 еллыгы уңаеннан булдырылган. Бүләкнең акчалата өлешен дә шушы банк түли.
Икътисад бүләген алучыларның күбесе – американ галимнәре. Бүләкнең илле елдан артык тарихында ул барлыгы 64 галимгә бирелгән, шуларның 46сы – американ галимнәре.