Киләчәктә Русия халкы хәзерге төсле 83 аерым регионга түгел, ә 20 эре индустриаль мега-үзәк тирәсенә тупланып яшәргә мөмкин. Мәскәү Русияне 20 эре агломерациягә бүленгән рәвештә күрә. 20 ноябрьдә татар иҗтимагый үзәге милли республикаларда президентлыкны бетерү, Татарстан конституциясен үзгәртүгә, Русияне губерналаштыруга каршылык белдереп урам җыены үткәрде.
Мәскәү милли дәүләтләрне бетерүгә алынды
Русия конституциясендә республикалар дәүләт дип язылган булса да, федераль президентлар төп канунга игътибар итеп тормый. Урам җыенына килгән галим, шагыйрь Фарсел Зыятдинов сүзләре белән әйтсәк, һәрбер президент хакимияткә килгәч, эшен конституцияне үзгәртү белән башлый.
Фарсел Зыятдинов акрын-акрын Татарстан конституциясен бетерә баруларын таный. Гадәттә бу Русия конституциясенә үзгәрешләр кертү белән бәйле була. Русиянекен үзгәртсәләр, Татарстанныкына да каләм белән тыгылмый калмыйлар.
“Русия конституциясен үзгәртүне туктатырга кирәк. Ул бит иләк түгел. Америка, Финляндиядә конституциягә бик кирәк булганда гына үзгәрешләр кертәләр. Ә бездә һәркем аны төзәтергә тырыша. Бу халыкның ышанычын киметә. Русия федераль дәүләт булып санала икән, федераль булсын”, ди Зыятдинов.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, Русияне агломерациягә бүлү милли республикаларны бетерүгә юл ача, дип саный. “Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов язуынча, агломерацияләр төзү дистәләгән халыкны милли дәүләтсез – республикасыз калдырачак. Моның нәрсә китереп чыгаруын Мәскәү аңлый микән?
Рафаил Хәкимов: Мәскәү Татарстаннан курка
Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Русияне агломерацияләргә бүлүгә каршы. Беренчедән, агломерация төзегәндә авыллар юкка чыгачак, икенчедән, сүз республиканы бетерү турында бара һәм, өченчедән, агломерация карар белән генә оеша алмый. Әгәр илдә коррупция чәчәк атса, юллар булмаса, агломерация оештырып булмый.
Хәкимов фикеренчә, агломерацияләрне республикаларны какшату өчен эшлиләр.
“Татарстан Мәскәүне нык куркыта бит. Мәскәүләр республикадагы милеккә карый. Татарстанда заводлар әйбәт кенә эшли икән, федераль үзәк аларга кызыга, чөнки әлегә аларны әлегә үзенеке түгел дип уйлый.
Шулай да Мәскәү сәясәттә һаман алга бара. Татарстан исә киресенчә сәясәттән читләнә. Ләкин сәясәттән төшеп калу – хакимиятне югалту дигән сүз. Мисал өчен, сәяси партияләр матбугат, акча аша сәясәткә килә. Ә Татарстан алган хакимиятне дә югалтып бара”, ди Рафаил Хәкимов.
Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Казан агломерациясенә нинди төбәк-республикаларны кушасыларын белми. Президент киңәшчесе булмагач, Татарстан түрәләренең президентлыкны, конституцияне якламаулары, агломерация төзүгә каршы килмәүләре турында: “килмәсә, килмәсләр”, дип кенә карый.
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Марат Хәйруллин әлегә агломерация турында республика хакимиятенең рәсми карашы юклыгын әйтә. Шуңа бу турыда сөйләшүне мәгънәсез ди. Марат Хәйруллин, шәхсән үзе, милли республикаларны бетереп, агломерация төзүгә, президентлыкны бетерүгә каршы.
“Путин сугыш чыгарырга тели”
Язучы, милли хәрәкәт аксакалы Зәки Зәйнуллин Татарстанда президентлыкны бетерү, конституцияне үзгәртүгә, агломерация төзүгә башкачарак карый. Аның фикеренчә, Владимир Путин милләтләрне Мәскәүгә каршы күтәрелергә мәҗбүр итеп, сугыш чыгарырга тели.
“Путин халыкларның ризасызлыгын урысларга аңлатмый. Бары тик: татар, башкорт, чуаш баш күтәрә, алар Русиядән аерылырга тели, дип кенә әйтә. Питербурның “Зенит” командасы җанатарларының сүзләрен ишеттек бит. Алар, татарларны басарга кирәк, тагын башка калкыта башлаган, диләр. Болар барысы да махсус эшләнә”, ди Зәки Зәйнуллин.
Рафаил Хәкимов исә агломерация төзү фикерен әйтүне уен дип уйлый. Моның республикаларның реакциясен аңлау өчен генә эшләнүе бар.
Шулай итеп, милли хәрәкәт Татарстанны бетерүгә юнәлдерелгән сәяси уеннарга каршы үз фикерен әйтте. Президентлыкны бетерүгә, агломерация төзүгә каршылык белдерде. Ә Татарстан хакимнәре әлегә дәшми, бу турыда рәсми чыгышлар ясамый.