Пәнҗешәмбе 13 гыйнвар көнне тарихи һәйкәлләрнең җимерелүенә каршы көрәшүче казаннар төркеме, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенрусия оешмасы вәкилләре мәдәният министры Зилә Вәлиева белән очрашты. Алар Казанда соңгы вакытта җимерелгән архитектура һәйкәлләре турында сөйләште.
Министр шушы көннәрдә һәм соңгы арада җимерелгән һәйкәлләр турында мәгълүмат бирде һәм бу мәсьәләдә җәмәгатьчелеккә тиешле күләмдә мәгълүмат җиткерелмәве турында да белдерде. Бу хакта очрашуда булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы вәкиле Фәридә Зәбирова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казанның Дзержинский урамындагы Банарцев йорты һәм Чернышевский урамындагы Потехин йорты элекке рәвешендә торгызылачак, аның өчен үлчәүләр алынган, документлар бар, дип ышандырган.
Тарихи биналарның җимерелүенә каршы хәрәкәт вәкилләре һәм мәдәният министры бергәләп эшләргә килешкән. Активистларга проектлар кертергә, координацион шура төзергә тәкъдим ителгән.
Казанның Дзержинский урамындагы Банарцев йорты һәм Чернышевский урамындагы Потехин йортының җимерелүе бүген мәдәният министрлыгы каршында пикет оештыруга сәбәпче булган иде. Аны Казанның тарихи йөзе югалуга каршы көрәшүче активистлар төркеме үткәрде.
Каршылык чарасы иртәнге сәгать 10.00 алып 11.30 кадәр дәвам итте. Аннан соң пикетчылар мәдәният министры янына кереп китте. Ирек мәйданында салкын җилдә тору авыр булганга күрә, пикетны күзәтүчеләр буларак килгән активистлар бер-берсен алмаштырып торды. Каршылык белдерүчеләр муенга аскан шигарләрдә “Шәһәрнең тарихи йөзен җимерүне туктатыгыз!”, “Һәйкәл юк – проблемасы да юкмы?” дип язылган иде.
Пикетчылар янына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм мәдәният министрлыгы каршындагы архитектура һәм мәдәният һәйкәлләрен куллануны контрольдә тоту дәүләт идарәсе башлыгы Игорь Нестеренко чыкты. Алар бер тавыштан: “Тарихи һәйкәлләрне җимерү булмады!” дип белдерде. Прокофьева “бер һәйкәлне җимерү булмады, Банарцев сәүдәгәре һәм Потехин йортында булган эшләр “мәдәни мирас объектын саклау” дип атала” дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу биналарны саклау һәм консервацияләү эшләре башкарылырга тиеш булган. Әмма аларның икесендә дә диварлар җимерелгән.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәйкәлләрне җимерү гаепләүләрен кире кагып, киресенчә “биналарның хуҗалары белән эш алып барабыз, шәһәрнең тарихи йөзен саклап калу өчен бик тырышабыз”, дип белдерде.
Һәйкәлләрнең торышын күзәтүче оешма җитәкчесе Игорь Нестеренко: “Биналарны җимерү түгел, сүтү, чистарту эшләре башкарылды. Аның өчен күзәтүче оешмалар һәм мәдәният министрлыгының рөхсәте инде үткән ел бирелгән иде”, диде.
Дзержинский урамындагы йортның дивары гына калган иде. Аны бу хәлгә кем җиткергән? Бу йортны аны сатып алган эшмәкәрләр карарга тиеш булган. Әмма кәгазь эшләре барган арада, анда янгын да чыккан булган, аны ике тапкыр канунсыз рәвештә сүтә башлаганнар, җинаять эшләре ачылган, ул арада бина чүплеккә әйләнгән булган һәм әкренләп ишелеп барган.
Хакимият вәкилләре белән очрашудан соң активистлар хәлнең бераз булса да үзгәрүенә өмет белән таралды. Әмма барыбер һәйкәлләрне саклау бөтенрусия оешмасының төбәк бүлеге алдан игълан иткән каршылык чарасыннан баш тартмады.