Дәүләт шурасы депутатлары, Сингапурда булган 5 көн эчендә бер сорауга җавап эзләдек, ди. Заманында ярлы утрау булган Сингапурның якынча 50 елда бай, заманча илгә әверелү серенә төшенергә теләдек, дип сөйләде алар.
Белгәнегезчә, үткән атнада Татарстанның парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми вәкиллек Сингапурда бер атналык сәфәрдә булды.
Шушы илнең өстен яклары турында 25 гыйнвар көнне парламентта булган матбугат очрашуында Дәүләт шурасы секретаре Лилия Маврина, канунилык һәм хокук саклау комиссиясе башлыгы Шакир Яһүдин һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Светлана Захарова сөйләде.
Дәүләт Шурасы секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, Сингапур хакимияте “бөтен нәрсә халык өчен” дигән принциптан чыгып эшли. “Аларда коррупция, эшкә салкын карау юк, бөтен депутат һәм министрлар тормышны ничек яхшырту турында уйлана, кеше гел үсештә булырга тырыша”, дип сөйләде ул.
Хакимият вәкилләренә бернинди тәнкыйть белдермәү тәртибе дә Татарстан депутатларының күңеленә хуш килгән.
“Халык депутатларны сайлаган икән, аларны тәнкыйтьләми, чөнки ул аларга ышана”, диде парламент секретаре. Лилия Маврина, башка депутатлар да, Сингапурдан алып кайткан уңай мисаллар нигезендә Татарстан кануннарына кайбер үзгәрешләр кертелү мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Аерым алганда ул инновацияләр, инвестиция һәм социаль сәясәт турындагы кануннарны атады.
Демократия казанышларын үзләренә җайлаштыру
Канунилык комиссиясе башлыгы Шакир Яһүдинны башкарма хакимият оешмаларының бер-берсе белән бик килешеп, нәтиҗәле эшләве шаккатырган.
Шул ук вакытта ул, монда бернинди яңалык юк, дип әйтә. Шакир Яһүдинның игътибарын хакимият төзелеше принципларын, демократия казанышларын җирле гадәтләргә яраклаштыру тәҗрибәсе җәлеп иткән.
Сингапурда башкарма һәм канун чыгару хакимиятләренең аерылуы канунда язылса да, чынлыкта министрлар шул ук вакытта депутат булып та эшли икән. Казан кунакларына илнең яшәү рәвеше турында дәресләр биргән Сингапур вәкилләре хәтта президент сайлауларының кайчан булганын искә төшерә алмаган.
Яһүдин дисциплина һәм кануннарның шактый кырыс булуын да искә алды. Наркотиклар белән бәйле эшләр өчен Сингапурда үлем җәзасын бирәләр, кисәтү максатында кешене 2 елга кадәр кулга алу рөхсәт ителә. Лифтта тарткан өчен, урамда чүпләгән өчен, метрода ашаган өчен бик зур күләмдә акча түләтәләр икән.
Сәяси төзелеш ягыннан Татарстан Сингапурдан нәрсәдер алырга җыенамы, юкмы – моны парламент вәкилләре тәгаенләмәде.
Милли мәсьәләне Сингапур үзенчә хәл иткән
Милли мәсьәләгә килгәндә, матбугат очрашуында чыгыш ясаган депутатларның барысы да Сингапурда милләтара һәм динара татулык, бөтен милләтләрнең тигез булуын әйтеп китте.
Илдә җирле халык малай дип саналса да, күпчелекне кытайлар алып тора, шулай ук анда индуслар һәм тайлар яши. Сингапурда будда дине, исламны, христиан һәм индуизм диннәрен тоталар. Бар диннәргә һәм халыкларга тигез мөмкинлекләр бирелгән, дип сөйләде социаль комиссия башлыгы Светлана Захарова.
Аның сүзләренчә, бер мандатлы бүлгеләрдә депутатлар сайланганда, кандидатлар арасында берничә кеше милли азчылыклардан булырга тиеш.
Канун өлгеләрен кабул иткәнче, аларны җирле халыкларның дини һәм милли мәнфәгатьләренә туры килү-килмәвен президент каршындагы махсус шура тикшерә икән.
Әмма кануннар инглиз телендә языла, дәүләт оешмаларында да эш кәгазьләре шушы халыкара телдә әзерләнә, җыелышлар да инглизчә бара. Аңламаган кешеләр өчен малай һәм кытай һәм башка телләргә тәрҗемә итәләр, дип сөйләде Дәүләт шурасы секретаре Лилия Маврина.
Күпмилләтле дәүләттә гимн нинди телдә булырга тиеш?
Шәхсән Лилия Мавринаны бу күпмилләтле илдә гимнның нинди телдә башкарылуы кызыксындырган.
“Мине гимн мәсьәләсе бик кызыксындырды. Чөнки без Татарстан гимны өчен бу чакырылышта сүзләр кабул итәргә теләгән идек. Без аларның русча һәм татарча булырга тиешлеген аңладык.
Сингапурда гимнның малай телендә генә булуын ишетеп гаҗәпләндек. Моңа башкалар ничек карый дигән соравыма, "тыныч, телне аңламасалар да җырлыйлар, чөнки бу – үз илләренең гимны", дип әйттеләр", дип сөйләде Дәүләт Шурасы секретаре Лилия Маврина
Милли сәясәттә Татарстан Сингапур тәҗрибәсен кулланырга җыенамы дигән сорауга Лилия Маврина: "Бездә бу өлкәдә хәлләр болай да яхшы", дип җавап бирде.