Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Мәҗлес татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар халкының Милли Мәҗлесе соңгы вакытта Татарстанга, татар халкына төрле яктан басым көчәйгәннән-көчәя бара дип саный. Ул татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Татар халкының Милли Мәҗлесе фикеренчә, татарларны милләт буларак юкка чыгаруны Русия җитәкчеләре ачыктан-ачык эшләсә, Татарстан түрәләре моны милли битлек киеп башкара. Монда әлеге оешма 309нчы канунның кабул ителүен, Бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына тапшыртуны искә ала. Мөрәҗәгатьтә билгеләнгәнчә, бу яшь буынны меңъеллык татар әдәбиятыннан, мәдәниятеннән, тарихыннан мәхрүм итү булып тора.

Шулай ук Русия җитәкчеләренең урыс теленә генә өстенлек бирүе искә алына.

“Шушы көннәрдә Русия президенты Дмитрий Медведев илдә бары тик бер халыкны – урыс милләтен һәм православ динен генә үстерү, саклау һәм яклау турында чыгыш ясады, аны Русия парламенты палаталары рәисләре, Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчеләре дә яклап чыкты, бу исә турыдан-туры Русия Конституциясен бозу булып тора, чөнки аның буенча – Русия күпмилләтле, дөньяви (светский) дәүләт, дин дәүләттән аерылган; Татарстан җитәкчеләренең һәм Дәүләт Шурасының моңа да җавабы булмады, алар татар халкын, аның милли һәм дини хокукларын яклап, Мәскәүгә каршы бер сүз дә әйтмәделәр, димәк, шушы шовинистик программа белән килештеләр дигән сүз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш әлеге документта төбәк җитәкчеләренең Мәскәү тарафыннан билгеләп кую турында кануны кабул ителүен, шулай итеп, халыкны үз хакимият башлыкларын сайлап кую хокукыннан мәхрүм булуы языла. Күптән түгел Русия парламенты тарафыннан милли республикаларда президент атамасын юкка чыгару турында канун кабул ителүе искә алына.

“Татарстан җитәкчеләре һәм Дәүләт Шурасы моңа каршы үз сүзләрен әйтмәделәр, Татарстан Конституциясен һәм Президент институтын яклап чыкмадылар”, диелә анда.

Татар халкы Милли Мәҗлесе фикеренчә, соңгы вакытта Русия ачыктан-ачык шовинистик юлга басты, ул башка милләтләрнең, шул исәптән, татар халкының да телен, динен, мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын һәм үзләрен урыс тегермәне аша уздырып, алардан бер халык – урыс телле, праваслау динле урыс милләтен ясап чыгару максатын куйды.

“Халыкның гаранты, ышанычы булырга тиешле Татарстан җитәкчеләре милләтебез өстенә ябырылып килгән урыслаштыру сәясәтен, яңача чукындыру башлануын әллә белмиләр, әллә белергә дә теләмиләр. Һәрхәлдә, алар ягыннан милләтне бу афәттән яклап берни дә эшләнми, киресенчә, Татарстан җитәкчеләре күп адымнары белән Мәскәүнең татарны бетерү сәясәтенә ярдәм итәләр”, диелә анда.

Документта шулай ук Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” проекты, ягъни Болгар-Зөяне бергә торгызу – татар халкының тарихына, фаҗигасына төкереп карау, милләтне мыскыл итү, үзеңне явызларча басып алучыларны күккә күтәрү, шушы коллыгың белән килешү, бетүең белән ризалашу икәне искәртелә. Моннан тыш, Казанда татар тарихы белән бәйле биналарның җимерелеп, аларның җирләрен Мәскәү урысларына һәм татар байларына сатылуы әйтелә. Ә милли мәдәниятне, әдәбиятны тудыручылар, тарих язучылар, милли интеллигенциянең гаҗәеп авыр хәлдә - фәкыйрьлек чигендә яшәве, татар газета-журналларының бүген-иртәгә ябылу алдында торуына борчылу белдерелә.

“Суверенитет елларында Мәскәүне – татар милли хәрәкәте белән, урысны – татар, татарны – урыс белән куркытып, үзләре өчен тиңе булмаган бәйсезлек алган, хакимияткә ирешкән Татарстан түрәләре, халыкның хокуксызлыгыннан файдаланып, азгынлыкның чигенә барып җиттеләр – урлашу (коррупция), алдашу, хыянәт, сату һәм сатылу, үзеңнән түбәннәрне сыту-изү аларның яшәү рәвешенә әйләнде. Нәтиҗәдә, халык шушы түрәләрнең колына әйләнде, фәкыйрьлек чигенә килеп җитте, дөреслеккә өметен җуйды, яшәүнең мәгънәсен югалтты, күпләр, протест йөзеннән, эчкечелеккә, наркоманлыкка кереп батты, җинаять юлына аяк басты, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китте...”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Татар халкы Милли Мәҗлесе фикеренчә, гаделсезлеккә, әхлаксызлыкка, имансызлыкка каршы торырга тиешле ислам дине әһелләре хакимиятнең курчагына әйләнде, дәүләт муллаларны үзе куйды, үзе алды, оятсызларча аларның эчке эшләренә тыкшынды.

“Эш шуңа барып җитте ки, үзләре бер тапкыр тезләнеп намаз укымаган Мәскәү һәм Казан түрәләре, дин буенча зур “белгеч”ләргә әйләнеп, мөселман-татарларны хәнәфиләргә һәм ваһһабиларга бүлә башладылар, аларны бер-берләренә каршы куйдылар, хакимиятчә булмаганнарны мәхкәмәсез-нисез атып үтерә башладылар”, диелгән оешма документында.

Татар халкына мөрәҗәгатьтә Милли Мәҗлес бу чорда халыкны аеруча да уяу булырга һәм үз хокуклары өчен көрәшергә чакыра.

“Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел, үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә ирек бирергә тиеш түгел! Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас, иншаллаһ!”, диелә анда.
XS
SM
MD
LG