Гаепләү белдерелгәннәр арасында Рәфис Кашапов, Зиннур Әһлиуллин, Наил Нәбиуллин һәм тагын берничә кеше исеме әйтелә. Чаллы ТИҮ рәисе Р.Кашапов белдерүенчә, гаепләү беркетмәләрен төзүләр дәвам итә. Аның әйтүенчә, бу җыенда татар милли хәрәкәте вәкилләрен катнаштырмау максатыннан, Чаллы прокуратурасы урам җыенына кадәр дә кисәтүләр ясаган.
“29 апрель көнне прокуратура хезмәткәрләре безне чакырды. Мин һәм Зиннур Әһлиуллин, урыс ата-аналары оештырган җыенда кискен хәрәкәтләр ясасак, төрмәгә утырту ихтималы хакында да кисәтү алдык. 30 апрельдә, урам җыеныннан соң мине, Зиннурны һәм Наил Нәбиуллинны, тагын 3-4 кешене Чаллының Автозавод районы эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр. Анда беркетмә төзелде.
Бу атнада сигезләп кешенең хөкем каршына басасы була. Без 1000 сумнан 3000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш булабыз. Без моңа риза түгел. Зиннурга кичә эшендә, бүген Наилгә Казанда, Равил Сәхәбиевның Чаллыдагы фатирына кереп беркетмә төзегәннәр. 8 кеше бу атнада мәхкәмә каршына баса. Кемнәрнең кайчан икәнен белеп бетермим”, диде Р.Кашапов.
Җыеннан соң БМОга хат языла
Билгеле булган кисәтүләрдән соң, ТИҮ, “Азатлык” татар яшьләре берлеге исеменнән БМО генераль секретаре Пан Ги Мун әфәндегә хат юллана. Хатның кыскача эчтәлеге мондый:
“Татарстан конституциясе нигезендә Татарстанда татар һәм урыс телләре тигез дәрәҗәдә тора. БМО Декларациясендә төп халыкларның хокуклары хакындагы 2007 ел, 13 сентябрьдәге 61/295 санлы резолюциянең 14 маддәсендә болай диелә:
“Төп халыклар мәгариф системасы, ана телендә белем бирерлек уку йортлары булдырырга хокуклы...”
Без, шушы маддәгә нигезләнеп, татар телен яклап, урам җыенына чыктык. Безнең хәрәкәт экстремистик дип бәяләнә алмый. Шуңа, көч структураларының канунсыз эшчәнлекләренә каршы сүзебезне белдереп, Татарстан кануннарын яклавыгызны сорыйбыз”, диелә БМОга язылган хатта.
Чаллы газетлары ни яза
Һәр атнаның чәршәмбесендә Чаллыда газетлар күпләп чыга. 50 мең тираж белән чыгучы “Челны ЛТД” 30 апрель җыены хакында 1нче һәм 5нче битләрдә язма бирә. Язма “Телләрен тешләделәр” ("Прикусили язык") дип атала. 1нче биттәге материалда “Татарстан – не Россия”, дигән шигар күрсәтелсә, 5нче биттә “Не уважаешь язык коренного народа… Чемодан, вокзал, Россия» дигән шигар белән Зиннур Әһлиуллин фотосурәте төшерелгән.
Газетта урам җыеныннан соң 5 кешене, шул исәптән Кашапов һәм Әһлиуллинны, Автозавод эчке эшләр идарәсенә алып китеп, протокол төзелүе хакында да әйтелә. Алга таба әлеге эшләр мәхкәмәгә тапшырылачак, диелә язмада.
23 мең данә белән чыга торган “Вечерние Челны” газеты да әлеге җыен хакында 2 битлек язма бирә. Биредә дә алда әйтеп кителгән шигарләр урын алган. Шулай ук “артык хәрәкәтчән булган Кашапов тарафдарларының тоткарлануы” бәян ителә. Бу газет Зиннур Әһлиуллин тарафыннан әйтелде дип, мондый сүзләр дә китерә:
“Русиягә, Мәскәүгә китегез һәм анда хокукларыгызны даулагыз! Бу – безнең җир! Сез – оккупантлар! Без сезне ашаттык, тел һәм ил бирдек! Тагын нәрсә кирәк сезгә?!”
Монысы Зиннур Әһлиуллин сүзләре диелсә, тагын мондый фикер дә әйтелә:
“Бу – Татарстан! Сез Татарстанга каршы чыктыгыз!” дип кычкырды “Азатлык” оешмасының яшь вәкиле Наил. Ул соңыннан урысча сүгенеп тә куйды”, ди “Вечерние Челны”.
30 апрельдә булган урам җыены хакында Чаллы халкының зур күпчелеге бары тик 4 майда, әлеге газетлар чыккач кына хәбәрдар булды. Чөнки җыен турында моңа кадәр Чаллының матбугат чаралары хәбәр итмәде. Әлеге газетлар үзләрен ирекле дип саный.