Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның кино төшерергә акчасы җитми


Быелгы VII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан нибары бер фильм катнашачак. Моның сәбәпләре тәкъдим ителгән фильмнарның аз һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә булмавы белән бәйле.


Күптән түгел VII халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашачак фильмнарның исемнәре билгеле булды. Татарстан быел “Вдохновленный Тукаем” дигән тасма тәкъдим итәчәк.

Кино Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, билгеле музыкант Рөстәм Абязовка багышланган. Ул Рөстәм Абязовның Тукайга багышланган иҗаты турында сөйли. Аны режиссер Николай Морозов төшергән.

Кинога акча юк

Республикадан быел фестиваль өчен фильмнар аз тәкъдим ителгән. Төшерелгәннәре дә фестиваль кысаларына сәнгати яктан яраклы түгел икән. Фильмнарның аз төшерелүе, республиканың кино төшерергә финанс яктан мөмкинлеге булмавы белән бәйле, ди режиссер, драматург Салават Юзеев.

“Бу финанс белән бәйле. Кризис башлангач, Татарстанны финанслау кимегән, шуның өчен фильмнар да азрак төшерелә.

Тәкъдим ителгән фильмнар бар, әмма алар фестиваль өчен төшерелмәгән. Мәсәлән, “Участие Татарстана в Великой Отечественной войне”, бәлки кызыктыр ул, әмма фестиваль өчен түгел. Чөнки фестивальнең сәнгати яктан үз кысалары бар. Татарстаннан тәкъдим ителгән фильмнар күбрәк юбилей темасына багышланган иде”.

Быелгы фестивальдә катнашу өчен барлыгы 40 илдән 300ләп фильм тәкъдим ителгән. Алар арасында беренче тапкыр Эстония, Тайланд, Филиппин, Кения, Словения, Чад, Грузия кебек илләрдән килгәннәре дә бар. Аеруча Кыргызстан фильмнары яхшы, ди Салават Юзеев.

“Кыргызстаннан өч фильм килде, аларның бөтенесе дә бәйгене үтте. Бик көчле тасмалар.

Башкортстаннан бик кызыклы фильм җибәрелгән, Азәрбайҗаннан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Фәләстиннән.

Русиядән килгән фильмнарны яхшы дип әйтмәс идем, анда да начар сыйфатлы кинотасмалар күп”.

Бәйгене тормыш турындагы фильмнар үткән

Фильмнарны сайлап алганда, беренче чиратта, аның сәнгати яктан сыйфатына игътибар ителгән. Алар йөрәккә үтәрлек булырга тиеш, ди Салават Юзеев. Шуның өчен күбрәк тормыш турындагы фильмнар сайланган.

Сайлап алу комиссиясенә быел режиссер Салават Юзеев, кинофестивальнең програмнар мөдире Илшат Латыйпов, Италия режиссеры Ингрид Демец, фестивальнең иҗтимагый элемтәләр мөдире Мурат Секакмия кергән. Комиссия рәисе итеп, Русиянең танылган кино белгече Сергей Кудряцев билгеләнгән.

300ләп тәкъдим ителгән фильмның нибары кырыгы бәйгегә үткән. Кинотасмаларның күбесе Иран, Төркия, Пакстан, Үзбәкстаннан җибәрелгән. Шулай ук быел Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөек Британия, Италия, Мексика, Греция, Һиндстан кебек илләр дә үз киноларын тәкъдим иткән.

Быелгы фильмнар да һәр елны билгеләнгән номинацияләрдә бәяләнер дип көтелә. Шулай ук бәйге програмыннан тыш, тамашачы игътибарына лаеклы булган 20 фильм да күрсәтеләчәк.

Алар “Азия киңлеге”, “Татарстанда эшләнгән” дип исемләнгән тематик бүлекләрдә тупланачак. Бәйге програмыннан тыш күрсәтеләчәк югары профессиональ дәрәҗәдәге яңа үзбәк фильмнарына аерым урын биреләчәк.

Быел фестивальнең жюри рәисе итеп, күренекле режиссер, актер, сценарийләр авторы, Русия федерациясенең сәнгать эшлеклесе һәм Русиянең халык артисты Владимир Хотиненко билгеләнгән. Ул 2005 елдагы фестивальдә “Мөселман” фильмы белән җиңеп чыккан иде.

Быелгы VII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 6-11 сентябрь көннәрендә “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог кору мәдәниятенә” дигән исем астында узачак.
XS
SM
MD
LG