Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Гыйләҗев: “Медведев белән очрашуда Алтын Урданы искә алмадылар”


Дмитрий Медведев тарихчылар белән очраша, Владимир, 22 июль 2011
Дмитрий Медведев тарихчылар белән очраша, Владимир, 22 июль 2011

2012 елда Русиядә урыс дәүләтчелеге оешуының 1150 еллыгы билгеләнәчәк. Шул уңайдан Дмитрий Медведев тарихчыларны җыйды.

XII гасырга караган "Повесть временных лет" елъязмасыннан 862 елда Новгород шәһәре белән идарә итәр өчен варяглар кенәзе Рюрик чакырылуы билгеле. Шушы вакыйгадан соң урыс дәүләте оеша башлый дип исәпләнә.

Русиядә урыс дәүләтчелеге оешуының 1150 еллыгы уңаеннан юбилей чараларына әзерлек башланды инде. Узган атнада Медведев Владимир шәһәрендә булды. Ул президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать, фән, технология, мәгариф шураларының уртак утырышында катнашты. Бу чарага КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев тә чакырылган иде.

Искәндәр әфәнде, Владимир шәһәрендә Русия президенты Дмитрий Медведев тарихчылар белән дә очрашкан. Бу чарада нәрсә турында сөйләшенде?

– Президентның ике шураның уртак утырышы алдыннан Дмитрий Медведев тарихчылар белән очрашты. Кечерәк күләмдәге очрашуга 12 кеше чакырылды. Дмитрий Медведев белән очрашуда катнашучылары нигездә Мәскәү кешеләре, төбәкләрдән һәм милли республикалардан килүчеләр юк иде, бердәнбер кеше мин булдым.

Дмитрий Медведев тарихчылар белән махсус очрашты. Киләсе елны "Русия тарихы елы" дип игълан итү, Русия дәүләтчелегенең 1150 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан фикер алышу булды, кайбер мәсьәләләр каралды.

Дмитрий Медведев үзенең чыгышында 1150 ел элек Русия дәүләтенең барлыкка килүенең нигезендә күпмилләтлелек ята дип әйтте. Урыс дәүләте барлыкка килер алдыннан камил структуралы, хакимият институтлары җайга салынган Алтын Урда дәүләте булганы билгеле. Җыелышта Алтын Урда чорын искә алучы булдымы?

– Русия баштан ук күпмилләтле дәүләт буларак оешкан. Медведев яңгыраткан бу фикерне күпләр хуплады. Үзем дә чыгышымны нәкъ шул мәсьәләгә багышладым. Бу дата урыс халкы өчен генә түгел, ә күпмилләтле Русия өчен истәлекле вакыйга. "Әгәр дә Алтын Урда булмаса, урыс дәүләте дә барлыкка килмәс иде", дип әйттем. Бу яктан башкача Алтын Урданы искә алучы булмады.

Алтын Урда дәүләтчелеге турында Сездән башка берсе дә искә төшермәве, башкаларның бу турыда сүз кузгатмавы нәрсәгә бәйле? Бу тарихчылар тарафыннан Алтын Урданы танырга теләмәве дип аңларгамы?

Президент белән очрашуда
– Бу очрашу зур яисә вак тарихи вакыйгаларны тикшерүгә бәйле булмады, аерым дәүләтләр, шәхесләр турында, ниндидер тарихи сюжетларга туктау, аларны тикшерү максаты куелмады. Биредә, гомумән, позицияләр нинди булырга тиешлеге турында сүз барды. 1150 ел элек дәүләт оешуы нигезләре турында фикер алышынды.

862 елда Новгород шәһәренә варяг кнәзе Рюрик чакырыла, шушы вакыйгадан соң урыс дәүләте формалаша башлый. Әйе, тарихтагы Алтын Урда чоры четерекле мәсьәлә. Аның турында күпләрнең искә алмаска тырышканнарын да беләбез. Урыс тарихчыларының аңа яңача, киңрәк карарга әзер булмавын да яхшы аңлыйм. Бу әлеге очрашуның нәтиҗәсе түгел, гомумән, күзәтүем шуны исбат итә: Алтын Урда чорын читләтеп китәргә, аңа игътибар итмәскә тырышалар.

Тарихчылар белән очрашуда Дмитрий Медведев тарих укыту мәсьәләсен дә күтәрде. Бу татар-башкорт өчен мөһим проблемаларның берсе. Үзәктән кушылган рәсми тарих фәнен укыту турында башка тарихчыларның фикере нинди?

– Очрашуда төп сүз бер-береңне яхшырак белү, тану турында барды. Шул исәптән дәреслекләр мәсьәләсе дә күтәрелде. Үз чыгышымда дәреслекләрнең җитешсезлекләргә игътибар итәргә кирәк дип ассызыкладым. Балаларга белем биргән уку әсбапларында стереотиплар, фактик төгәлсезлекләр күп дип әйттем.

Дәреслекләрнең әһәмияте зур, алар аша бала тәрбияләнә. Башка халыклар турында беренче мәгълүмат алу, алар белән танышу да мәктәптә башлана. Аларга җитдирәк караш булырга тиеш. Бу фикерне башкалар да куәтләде. Гомумән, тарихта каршылыклы моментлар шактый. Бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү, йогынты ясау, тату яшәү турында сөйләшү урынына күбрәк каршылык, сугыш турында бәхәсләшәбез.

Искәндәр әфәнде, тарихта субъективизм көчле. Үзегез дә фактик төгәлсезлекләр, фальсификацияләр, каршылыклар күп дип әйттегез. Тарихи вакыйгаларны да тасвирлау төрлечә була, Мәскәү үз ягына тарта, татарлар исә тарихны үзенчә тасвирлый, рәсми тарихи фактларга альтернатив караш эзли… Шулай да ике каршы якның тарихчылары, татар һәм урыс фән ияләре бергә җыелып, уртак комиссия төзеп, тарихтагы бәхәсле вакыйгаларны яңадан тикшерү мөмкинлеген тудыру турында инициатива күрсәтүче бармы? Мәсәлән, Куликово сугышы. Уртак комиссия булса, бу бәхәсле вакыйга турында фикер алышып, аңа ике каршы якны да канәгатьләндерерлек яңа караш тудырып булыр иде кебек.

Искәндәр Гыйләҗев (с) президент белән очрашуда

– Владимирда булган очрашуда еш кына консенсус дигән сүз яңгырады. Уртак тел табу мәсьәләсе актуаль. Мин үзем дә бу турыда әйтермен дип уйлаган идем, ләкин миңа кадәр бу фикерне Русиянең Этнология институты мөдире, профессор Валерий Тишков яңгыратты. Ул Русиядә тарихчылар берлеге яки тарихчылар ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Координация үзәге булырга тиеш. Дмитрий Медведевка бу фикер ошады. Мин дә чыгышымда бу фикерне кабатладым.

Чыннан да, үзәктә һәм төбәкләрдә яшәүче тарихчылар өчен уртак тел табу өчен мөмкинлек, шартлар кирәк. Тарихны һәр кеше язып, аны үз ягына тарта ала. Мәскәү тарихчылары үз ягын кайгырта, без тарихны үзебезчә күрсәтәбез. Әгәр без бер-беребез белән уртак тел таба алмыйбыз, контактка кермибез икән, ул вакытта тарих язуның мәгънәсе юк.

Тарихны һәр кеше яза башлаячак, ләкин профессионализм дигән төшенчә дә бар бит. Тарихны журналистлар да яза, ә алар анда объективлылык түгел, ә сенсация эзли. Кеше популяр материалны укый, ә җитди фәнни эзләнүләрне төп масса читләтеп уза. Бердәмлек, консенсус табу, уртак позициягә килү өчен оешма кирәк. Аның оешу адымнары ничек, киләчәге нинди булыр, белмим. Иң мөһиме – бу фикернең яңгыравы. Медведевның хуплавы да яхшы, ул якын арада бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтачакбыз дип әйтте.

Урыс дәүләтенең оешуына 1150 еллык дата урыс булмаган халыкларга ничек тәэсир ясый, аны ничегрәк кабул итәргә тиеш?

– Бу датаны үзебезнең файдага борып җибәрергә тиешбез. Киев Русиясе чорында славяннар төркиләр белән тыгыз бәйләнештә торган. Киев дәүләте кенәзләре хезмәтендә төркиләр булган. Мәсәлән, каракалпаклар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр белән аралашу тыгыз барган. Аралашу сугыштан гына тормаган, феодаль таркаулык башлангач та, күп урыс кнәзләре кыпчак кызларына өйләнгән, мәдәни багланышлар да көчле иде.

Урыс дәүләтен төзүдә татарларның керткән өлеше гаять зур. Татар дәүләтләре вәхшиләр, урысларга карата каршы торган мәмләкәтләр генә булмаган. Бу – стереотип. Төрки халыклар шушы зур сәяси уенда реаль катнашучылар икәнне онытмаска кирәк. Без моны әйтергә, даими күтәрергә тиеш. Алтын Урда чорына да, Казан ханлыгына да игътибарны арттырырга, алар турында сөйләргә, нинди дәүләт булганын күрсәтергә, аңлатырга тиешбез.

Явыз Иван Казанны басып алганчы Казан ханлыгындагы халык саны Мәскәү дәүләтендә яшәүче халык саны белән тигез була. 450 елдан артык вакыт узды, урыслар саны 150 миллионнан артык, ә татарлар 6-7 миллион белән генә исәпләнә. Урыслар башка халыкларны йоткан, алар башка милләтләр исәбенә үскән, башка халыкларны ассимиляцияләштереп, үз сафларын тулыландырган.

Урыс этносы төрле тамырларга барып тоташа. Урыслар ягына күчкән йомышлы татарларны да искә төшерергә кирәк, алар христиан диненә күчеп, урысларның атаклы морзалар нәселләренә нигез салган. Бу да безнең уртак тарих. Бу ситуациядә киләчәк юбилей чараларга безнең бернинди дә катнашыбыз юк, каршылык күрсәтеп утыру дөрес түгел. Форсатны кулдан ычкындырмыйча татар мәнфәгатен кайгырту кирәк.
XS
SM
MD
LG