Татар яшьләре көннәренең һәр минуты чаралар белән бик тулы. Аерым программа белән вокал, хореография, актерлык осталыгы, татар теле дәресләре үткәрелә. Шулай ук сәяхәтләргә чыгу да, Казанга барып күренекле шәхесләр белән танышу да күздә тотылган.
Чәршәмбе көнне яшьләр Болгарга барып кайтты. Бу сәяхәт күңелләрендә матур тойгы-хисләр белән уелып калгандыр. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхвәтуллина фикеренчә, яшьләрнең Болгарга сәяхәт кылулары аерым әһәмияткә ия.
"Болгар – безнең бик зур тарихи истәлегебез. Ул быел төзекләндерелгәнгә, тагын да матурланган. Яшьләр өчен безнең тарихыбыз, милләтебез белән танышу бик файдалы, дип уйлыйм", диде ул.
Яшьләрдә милләткә мәхәббәт сизелә
Яшьләр күбрәк урысча сөйләшә. Кайберләре татар телен бик белеп бетермәсә дә, татар теленә, милләтенә, мәдәниятенә булган мәхәббәтләре сизелеп тора.
Татар яшьләре үз туган телләренә хөрмәт белән карый, шунлыктан бу чарага җыелып, татар телен мөмкин булганча күбрәк кулланырга, туган телләренең серләренә төшенергә тырыша.
Монда җыелган һәрбер делегатның үзенә бер шәхес икәне күренеп тора. Аларның үз милли аңнары бар, яшь буын үз фикерләрен уртаклашырга ашыга.
Яшьләр үз программалары белән дә чыгыш ясый, түгәрәк өстәлләр уздыра, төбәкләрендә кертелгән уен-чаралар белән таныштыралар. Иң мөһиме – татар теленең, үз туган телләренең иң әһәмиятле тел булуына төшенәләр дисәк, ялгышмабыз.
"Татар телен үстерүгә юнәлтелгән җәйләүләр кирәк"
28 июль көнне яшьләр “Идел” җәйләвендә Русия татарлары Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашты.
“Татар теле – ул безнең мирасыбыз. Аны һәрбер татар кешесе камил белергә, белмәгәннәрне өйрәтергә тиеш! Татарстанда гына түгел, калган төбәкләрдә дә татар теленә багышланган, телне киңәйтүгә, үстерүгә нигезләнгән җәйләүләрне булдыру бик мөһим. Әгәр сез, яшьләр, шуларны оештырасыз икән, мин сезгә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итәргә әзер”, дип чыгыш ясады ул.
Шулай ук ул көнне “Идел” җәйләвендә бию марафоны да булып узды. Татар яшьләре көннәренә иң җитез һәм иң тапкыр, сәләтләре белән аерылып торган балалар җыелганлыктан, мондый чарада катнашучылар бик теләп табылды.
Катнашучылар барлыгы ун төбәктән килгән иде. Бәйгедә көнчыгыш биюе дә, татар халык биюе дә, шулай ук брейк биюен дә күрергә мөмкин булды. Хәтта көрәш белән чыгыш ясаучылар табылды. Жюри әгъзалары да, тамашачылар да, катнашучылар үзләре дә бу күренештән бик канәгать калды.
Яшьләр җәйләүне ошаткан
Бүген яшьләр Казанга юл тота. Алар “Бөркетләр” һәм “Бибинур” исемле фильмнарны карап, анда төшкән актерлар белән сөйләшү уздырачак. Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдинов кебек актерлар белән танышып, фикерләшү булачак.
“Идел җәйләве ошыймы, нинди хис-тойгылар кичерәсең?” дигән сорауга берничә делегаттан җавап алдым. Аларның һәрберсе шундый мөлаем, татарча да бик камил һәм матур итеп җавап кайтарырга тырышты.
“Монда килгән беренче мизгелдән бирле күтәренке кәеф булды минем. Шул кәефем әле дә саклана. Монда кызыклы чаралар үтә. 28е көнне бик кызыклы һәм матур бәйге үткәрдек. Чын "татар егете"н һәм "татар кызы"н сайладык. Мин аны оештырырга булыштым. Бик күңелле булды”, диде Самар төбәгеннән килгән Римма Гарипова.
"Мин үзем беренче генә тапкыр катнашам. Үзем Ижаудан булгач, Болгарда булганым юк иде. Шуңа Болгар сәяхәте бик ошады. Үзебезнең ничә еллык тарих белән таныштык, Болгарның истәлекле, күренекле урыннарын карадык”, диде Удмуртиядән килгән Гүзәл Нургаянова.
Чыннан да яшьләрнең үҗәтле, җитез булулары күренеп тора. Уйлавымча, яшьләр татар телен, татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауда зур эшләр кылып, яшь буынга үрнәк булып торачак.