Күңелгә үтеп керер өчен бер караш та җитә. Бер кечкенә генә фотосурәттә тормышның купьяклы үзенчәлекле бер могҗиза икәнен күреп була. Дөнья гел икенче төрле: безгә якын да, ерак та.
Сәяхәт итүче бу уникаль күргәзмәгә дөньяда иң күренекле фотожурналистик бәйгедә җиңүчеләрнең ике йөзгә якын эше җыелган. Бәйге инде 54нче тапкыр уздырыла икән, быел аның нәтиҗәләре Амстердамда февраль аенда билгеле булган.
Бу елны бәйгедә 125 илдән 5691 фотограф катнашкан. Ике атна эчендә жюригә 108 меңнән артык фоторәсем белән танышып үтәргә туры килгән.
Күргәзмәнең Казандагы оештыручысы Пол Расель белдергәнчә, бәйгегә дөньяның бар почмагыннан да фотографлар бик теләп катнашкан. Бу чара аларда бик зур кызыксыну уяткан.
Бәйгедә оста фотографлар гына түгел, ә гади өйрәнчекләр дә катнаша алган. Һәм иң кызыгы: соңгылары арасыннан җиңүчеләр саны күбрәк булган. Бу яңадан-яңа сәләтләр фото дөньясына аяк баскан дигән сүз.
Оештыручылар сүзләренчә, фотосурәтләр җәй буе шәһәрләр буенча сәяхәт итә. Казанга хәтле Самар һәм Мәскәүдә булып өлгергән алар.
Бу фотокүргәзмәнең ачылышы алдыннан, “Татмедиа” агентылыгында аңа багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда чараның оештырылуына күп көч түккән, аны җитәкләгән кешеләр чыгыш ясап, журналистлар биргән сорауларга җавап бирде.
World Press Photo күргәзмәсе башка күргәзмәләрдән үзенең фотосурәтләре белән аерылып тора. Алар гади түгел. Мондагы эшләр күбесенчә куркыныч вакыйгалар агышын: сугышларны, аларның нәтиҗәләрен, революция чолганышын, табигатьтә һәм кешелек җәмгыятендәге кискен үзгәрешләрне, җимергеч борылышларны тасвирлый.
Фотосурәтләр беркемне дә битараф калдырмый: алар күңел дөньясына, рухи халәткә нык тәэсир итә. Аларга карагач, дөнья гел икенче төрле булып күренә, тормышта туган проблемалар монда сурәтләнгән коточкыч вакыйгалар белән чагыштырганда бик гади һәм җиңел чишелә торган булып тоела.
Фотокүргәзмәнең ачылыш чарасына халык уйланылганнан да күбрәк җыелган иде, хәтта басып торырлык урын да юк иде.
Бу ачылышка матбугат та, күренекле фотографлар да, чит илләрдән килгән кунаклар да, оештыручылар үзләре дә, гади халык та килеп, күргәзмәләр залын шыгрым тутырган иде.
Кешеләр чыннан да мондый сурәтләрне күрергә әзер булмагандыр. Йөзләрендә кызгану, сагыш, моңсулык таплары сизелә, көчле тойгылар кичерүләре күренеп тора иде. Хәтта бермә-бер чыккан күз яшьләре дә урынлы булып күренде.
Күргәзмәнең төп максаты – фотосурәтләрне мөмкин кадәр күбрәк кешенең күрүе, алар тудырган хис-тойгыларны татуы, фотоларга карашларын уртаклашуы, дип белдерде чараны оештыручылар.
“Ел фоторәсеме”нә еламыйча карап булырмы?
Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, “Ел фоторәсеме” номинациясендә, күңелләрне тетрәндерә торган фотосурәт җиңгән. Көньяк Африкадан 2011 елның беренче премиясе лауреаты булган Джоди Бибер исемле ханым Әфганстанлы 18 яшьлек Биби Айшаның фотосурәтен төшереп, әлеге зур дәрәҗәгә лаек булган.
Ләкин ул гади портрет тугел. Бу рәсемнең үз тарихы бар. Биби Айшаны бик иртә кияүгә биргәннәр. Ире аны җәберләп, интектереп торганлыктан, ул аннан кире әти-әнисе өенә качып киткән. Ләкин ире хатынының әлеге гамәлен үзен түбәнсетүгә санап, аның өенә Бибине җәзалар өчен талибаннарны җибәргән.
Кызның колакларын һәм борынын кисеп, тауларда үләргә калдырганнар. Ләкин мәрхәмәтле кешеләр дөньяда әз түгел: Биби Айшаны да хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче оешма ярдәме белән төзелгән сыену урынына яшергәннәр.
Хәзер Бибига Америкада операция ясаганнар. Һәм ул әкренләп терелеп килә икән. “Кешенең тәне дәваланса да, җанында булган җәрәхәтләр беркайчан да бетми, искә төшергән саен авыррак була, алар мәңге күңелдә уелып калачак. Бу бик аяныч”, ди чараны оештыручылар.
Фотосурәтләр арасында фоторепортажлардан алып, зур тарихи вакыйгаларны сурәтләгән рәсемнәргә кадәр бар. Аларның һәрберсе астында рус телендә шәрехнамәләр бирелә.
Табигатьнең аерым гүзәл мизгелләренә багышланган фотолар да бик күп. Ап-ак аккошларны тасвирлаган сурәт шулай ук бик күп кешенең игътибарын җәлеп итә.
Спорт мизгелләрен тасвирлаган фотосурәтләр күргәзмә залының икенче катын бөтенләй ала, дисәк тә була. Спорт төренең үзен генә түгел, ә аның белән шөгыльләнүче кешеләрнең уңышларын, уңышсызлыкларын, максатларын һәм таләпләрен күзәтеп була.
Сурәтләргә карагач, ул кешеләрнең дөньясына аяк баскан кебек буласың, алар белән бергә хис-тойгыларын кичерәсең, алар өчен шатланасың яки моңсулана башлыйсың.
Казан халкы бу күргәзмәне 21 августка кадәр тамаша кыла алачак. Җанга дәва бирмәсә дә, рухи дөньясын баетып, яңа карашлар һәм фикерләр булдыру өчен әлеге чара күпләргә файдалы булачак.