Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Курай” радиосы дәүләт ярдәменә өметләнә


"Безнең гәҗит" тышында радио алып баручысы Габдрәхим (Рөстәм Юнысов)
"Безнең гәҗит" тышында радио алып баручысы Габдрәхим (Рөстәм Юнысов)

2011 елда “Татар радиосы” 10 еллыгын билгеләп үтсә, “Курай” радиосы 15 яшен тутыра. “Безнең гәҗит” “курайлар"ның туган көне уңаеннан аларда кунакта булып, радио директоры белән сөйләшеп кайткан.


“Курай” радиосы заманында популяр татар телле радио булса да, хәзер аны теләсә кайсы радиоалгычта тыңлап булмый, кыска дулкыннарда һәм интернетта гына эшли. Ләкин шуңа да карамастан, алар тулы тормыш белән яшәргә тырыша. Моның шулай булуын “Безнең гәҗит”нең соңгы саны исбатлый.

Алар акча дип “үлмиләр”

“Уйна, “Курай” тынма, “Курай”!” язмасында Лилия Локманова әлеге радионың бүгенге җитәкчесе Марат Туктамышев белән әңгәмә кора. Автор “Курай”ның икътисади кризис чорларын үтү, төрле авырлыкларга бирешмичә эфирны туктатмау серләре белән кызыксына.

“Радио оешканның беренче көннәреннән алып эшләүче
"аксакалларыбыз" Сәрия апа Тукаева, Габдрәхимне «Курай»ны саклап калучылар дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Аларның үз тыңлаучылары бар, бераз эфирга чыкмый торсалар, шунда ук аларны сорап шалтырата башлыйлар. Без беркайчан да акча дип «үлмәдек». Шуңа безнең радио яшь, әле яңа гына сәхнәгә менгән артистларга популярлашырга булыша”, ди Марат әфәнде “Безнең гәҗит” журналистына.

“Курай” өчен махсус радиоалгыч кирәк

Проблемаларга килгәндә, “Курай”ның кыска дулкыннарда гына сөйләве, тулы канлы FM-радио булмавы төп авырткан җирләре икән. Шуңа да пәрәвездәге мөмкинлекләрне кулланып эш итәләр, Кuray.ru рәсми сайтларыннан тыш, Tataram.ru, Vkontakte.ru интернет битләрендә аларны күреп тыңлап була.

Татарча сөйләүчеләр җитми

Радио җитәкчесе белдергәнчә, “Курай”ның бүгенге ди-джейларының күбесе – яшьләр.

“Яңа гына институт тәмамлаган, яисә әле укый торган, матур әдәби телдә сөйләшүче, креатив яшьләргә бездә ишекләр һәрвакыт ачык! Сүз уңаеннан шуны да әйтим, үзен радиода сынап карарга теләүчеләр бар икән, безгә рәхим итсеннәр!” дип, Марат әфәнде радионың яңа карашлы, милли җанлы егет-кызларга мохтаҗ булуын әйтә.

Шунда ук “Курай”ның дәүләттән ярдәм өмет итүе дә күренә, алга таба үсештә булыр өчен югарыда утыручыларның тәэсире кирәк, ди.

“Курай”да рус җырлары да әйләнә

“Курай” үзен милли радио дип танытса да, Марат әфәнде эфирда татар җырлары белән бергә рус һәм чит ил көйләренең яңгыравын төгәл аңлатып бетерми, “тыңлаучыларыбыз өчен, аларга яхшы булсын өчен эшлибез”, дип кенә әйтеп уза.

Ләкин аның татар телле радио өчен җан атуы сизелә, газет укучылар “Курай”ның “БИМ” радио канаты астында булуга карамастан, үзләренең аерым проектлар алып баруларын белә. Казан үзәгендә аларның татар дискәтүкләре, аз булса да концертлары уза.

15 яшьлек туган көнен дә “Курай” 13 сентябрьдә Филармония концертлар залында үткәрергә җыена. Тамашада иҗат юлларын әлеге радиода башлаган танылган артистлар булачак икән.

Татар газеты укучыга барып җитми

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны болардан тыш “Хәерчелек ник үрчи?”, СССРның беренче президенты Михаил Горбачев кайда ялгышкан дигән сорауларга җавап табарга тырыша.

Шулай ук газетка килгән хатлар да уйланырга мәҗбүр итә. “Безнең гәҗит” бөтен җирдә дә халыкка барып җитми икән, аның сәбәпләрен укучы һәм мөхәррир уртага салып тикшерә.
XS
SM
MD
LG