Казан кирмәне каршындагы Ярминкә мәйданында корылган чатырларда авыз ачканчы, башта Кол Шәриф мәчетендә мөтфи Илдус Фәиз вәгазь сөйләде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка шундый олы дәрәҗәдә ифтар оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Чарага Татарстан районнары мөхтәсибләре, имамнар да килгән иде.
Ифтарда президент булмаса да, сәясәт, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм дин әһелләре катнашты. Җитәкчелек исеменнән ифтарга премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева килде. Ифтарга Төркия һәм Иран илчеләре кунак итеп чакырылган иде.
Ифтарда катнашкан язучы Рабит Батулла да әлеге мәҗлесне "Казанны югалтудан соң яңадан ханнарча оештырылган ифтар" дип саный. Аны үзенә күрә милләт корылтае, татарның берләшү мизгеле дигән фикердә.
Казан ханлыгы чорында да ханнар да ифтарлар оештырыла торган булган. Ләкин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ифтарга килмәде. Рабит Батулла Татарстан президентының ифтарда катнаша алмавын мөмкинлеге булмаудан күрә.
“Әгәр ифтар оештырырга рөхсәт биргән икән, димәк, денсез кеше түгел”, ди Рабит Батулла.
Әмма ифтарга чакыру белән генә керттеләр. Шулай да мәҗлескә керә алмаучы кешеләргә цирк янында ризык тутырылган капчыклар өләштеләр. Киләсе елларда исә Казан үзәгендә зур ифтар оештыруны гадәткә кертү ихтималы да бар.